Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акзегитовская основная общеобразовательная школа имени Усмана Альмеева Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Усман Әлмеев исемендәге Акъегет төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422535, РТ, Зеленодольский район, с. Акзигитово, ул. Центральная, д. 7 |
| Телефон: | +7(843)-712-52-43 |
| E-Mail: | leilya.gayazieva@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Акзегитовская ООШ им.У.Альмеева ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гаязиева Лейля Равилевна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 36 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акзегитовская основная общеобразовательная школа имени Усмана Альмеева Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Усман Әлмеев исемендәге Акъегет төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
Әйләнә - тирәдән ачык дәрес. 25.11.2019

4 нче сыйныфта әйләнә - тирәдән "Субтропик зоналар" дигән тема буенча ачык дәрес уздырылды.
Башлангыч сыйныф укытучысы:Музафарова Р.Ф.
-
Бездә - кунаклар. 22.11.2019

Бүген мәктәбебездә композитор, җырчы Алмаз Хәмзин һәм балалар язучысы Алмаз Гыймадиевлар белән очрашу булды. Очрашу бик күңелле узды. Алмаз Хәмзин үзенең матур җырларын, Алмаз Гыймадиев укучыларга үзе язган китапларын бүләк итте.
Администрация.
-
"Помни водитель - ты тоже водитель!" - дип исемләнгән рәсем конкурсы. 21.11.2019

Бөтендөнья юл фаҗигасендә һәлак булучыларны искә алу көне уңаеннан "Помни водитель - ты, тоже водитель!" - дип исемләнгән рәсем конкурсы оештырылды. Бу конкурста 1 - 7 нче сыйныф укучылары би актив катнашты.
Физкультура укытучысы: Бурганова Р.Р.
-
"Акыллы җәяүле" - викторина. 20.11.2019

Бөтендөнья юл фаҗгасендә һәлак булучыларны искә алу көне уңаеннан 8 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары арасында "Акыллы җәяүле" дип исемләнгән викторина уздырылды.
Физкультура укытучысы: Бурганова Р.Р.
-
Русский медвежонок 14.11.2019

Бүген мәктәбебезнең 4 - 9 нчы сыйныф укучылары "Русский медвежонок - 2019" уен - конкурсында катнаштылар. Укучыларга уңышлар телибез!
Администрация.
-
II чирек башланды. 07.11.2019

Көзге каникул тәмамланып, икенче чиреккә аяк бастык. Укучыларыбызга - укуларында, укытучыларыбызга - эшләрендә уңышлар телибез.
Администрация.
-
6 нчы ноябрь -Татарстан Республикасы Конституциясе көне. 06.11.2019

Сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән чын күңелдән котлыйбыз. 6 ноябрь яңа тарихта иң истәлекле көннәрнең берсе булды. Татарстан Республикасы Конституциясе – төрле милләт, сәяси караш һәм төрле дин вәкилләренең ихтыярына таянып кабул ителгән, күпмилләтле халкыбыз сайлап алган принципиаль сәяси юлны билгеләгән төп канун ул.
Администрация.
-
4 нче ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. 04.11.2019

Бүген 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. “Бердәмлек “ төшенчәсе туплану, берләштерү мәгънәсенә ия. Элек – электән безнең татар халкына хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарны җиңәргә мөмкинлек биргән. Нәкъ менә шушы бердәмлек безнең илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән.
Администрация.
-
Педагогик совет утырышы. 30.10.2019

Бүген укытучыларның чираттагы утырышы булып узды. Һәр сыйныф җитәкчесе I нче чирек нәтиҗәләре белән таныштырды.
Администрация.
-
I чирек тәмам. 29.10.2019

30.10.19 - 06.11.19 - көзге каникуллар. Һәр сыйныфта укучыларны I чирек нәтиҗәләре белән таныштырылды, "Көзге каникул чорында үз-үзеңне тоту" дигән темага сөйләшүләр алып барылды. Укучыларга янгын һәм электр куркынычсызлыгы, сулыклар янында, кеше тормый торган йортлар тирәсендә, гадәттән тыш хәлләр вакытында, урамда, җәмәгать урыннарында, транспортта үз-үзеңне тоту буенча инструктажлар үткәрелде.
Администрация.









