Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акзегитовская основная общеобразовательная школа имени Усмана Альмеева Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Усман Әлмеев исемендәге Акъегет төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422535, РТ, Зеленодольский район, с. Акзигитово, ул. Центральная, д. 7 |
| Телефон: | +7(843)-712-52-43 |
| E-Mail: | leilya.gayazieva@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Акзегитовская ООШ им.У.Альмеева ЗМР РТ" |
| Руководитель: | Гаязиева Лейля Равилевна |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 36 учащихся |
| У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Акзегитовская основная общеобразовательная школа имени Усмана Альмеева Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан"/Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы Усман Әлмеев исемендәге Акъегет төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 ( 38 ) 39 40 >>
-
Регионара Шиһабетдин Мәрҗани укулары.
12.12.2019
Мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Закирова Д.М. Яшел Үзән шәһәренең "Чишмә" балалар бакчасында уздырылган регионара Шиһабетдин Мәрҗани укуларында катнашты һәм 2 нче урынны яулады. Укытучыбыз диплом белән бүләкләнде.
Администрация.
-
Ачык сыйныф сәгате.
11.12.2019
2 - 4 нче сыйныфта "Һөнәрләр илендә" дигән тема буенча ачык сыйныф сәгате уздырылды. Укучылар "Мин үскәч кем булырга телим" дигән темага язып килгән хикәяләрен укыдылар, һөнәрләр темасына мәкальләр өйтелде, презентация күрсәтелде, фикер алышу булды. Сыйныф сәгате укучыларда уңай тәэсирләр калдырды.
Сыйныф җитәкчесе: Музафарова Р.Ф.
-
"Батарейлар җыябыз!" акциясе. 08.12.2019

Мәктәбебездә "Батарейлар җыябыз" акциясе узды. Укучылар бу акциядә бик теләп катнаштылар. Алар кулланылган батарейлар җыеп тапшырдылар.
Администрация.
-
Тарихтан ачык дәрес. 06.12.2019

Мәктәбебезнең 5 нче сыйныфында " Кытай акыл иясе Конфуций тәгълиматы" дигән тема буенча тарихтан ачык дәрес уздырылды. Дәрес оешкан төстә алып барылды, презентация күрсәтелде.Укучылар бик актив булдылар, сорауларга төгәл, дөрес итеп җавап бирделәр. Укучыларга уңышлар телибез.
Тарих укытучысы: Адиятуллина А.Р.
-
Ачык сыйныф сәгате.
04.12.2019
Бүген 9 нчы сыйныфта "СПИД - гасыр бәласе" дигән темага ачык сыйныф сәгате уздырылды. Укучылар бик актив булдылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар тыңладылар, фикер алыштылар.
Сыйныф җитәкчесе: Бурганова Р.Р.
-
1 декабрь - СПИДка каршы көрәш көне. 02.12.2019

1 декабрь - СПИДка каршы көне буларак, һәр сыйныфта тәрбия сәгатьләре уздырылды. Спид авыруы, аның киләчәк өчен куркыныч булуы турында дәлилләр китереп сөйләнелде, презентацияләр күрсәтелде, фикер алышулар булды.
Администрация.
-
Ата - аналар җыелышы.
29.11.2019
Бүген мәктәптә ата - аналар җыелышы. булды. Мәктәп директоры Гаязиева Л.Р. 2018 - 2019 нчы уку елы нәтиҗәләре буенча чыгыш ясады. Җыелышта җирле үзидарә башлыгы А.В.Хайруллина да катнашты.
Администрация.
-
КИТ - 2019 27.11.2019

Бүген мәктәбебез укучылары "КИТ - 2019" - Бөенроссия уен - конкурсында катнаштылар. Укучыларга уңышлар телибез.
Администрация.
-
Әниләр көне. 25.11.2019

Бүген Әниләр көне уңаеннан укучылар үзидарәсе бәйрәм концерты оештырган иде. укучылар шигырь сөйләделәр, җырладыылар, биеделәр. Концерт бик матур булды.
Администрация.
-
Кышкы чорда сулыклар тирәсендә сак бул! 25.11.2019

Барлык сыйныфларда да "Кышкы чорда сулыклар тирәсендә сак бул!" дигән темага сыйныф сәгатьләре үзды. Укучылар белән куркынычсызлык кагыйдәләре искә төшерелде, фикер алышынды, бәла килгәндә ничек ярдәм итәргә кирәклеге турында сөйләнде, презентацияләр курсәтелде һәм инструктажлар үткәрелде.
Администрация.









