МБОУ «Акбашская начальная общеобразовательная школа» Ютазинского муниципального района РТ. Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы "Акбаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423958, Республика Татарстан, Ютазинский район, с. Акбаш, ул. Школьная, д. 16 _ Татарстан Республикасы, Ютазы районы, Акбаш авылы, Мәктәп урамы, 16 нчы йорт |
| Телефон: | +7(855)-934-14-17 |
| E-Mail: | Shkola.Akbash@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Акбашская НОШ" |
| Руководитель: | Хазиева Гульуса Фирдависовна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 6 обучающихся/бездә 6 укучы белем ала(иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 3 педагога/аларга 3 укытучы белем бирә |
МБОУ «Акбашская начальная общеобразовательная школа» Ютазинского муниципального района РТ. Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы "Акбаш башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 ( 178 ) 179 180 >>
- Всероссийская акция "100 баллов для Победы" 05.05.2015
-
флешмоб 05.05.2015

Танцевальный флеш-моб "Будь ярким! Стань заметным!", посвященный третьей Глобальной Неделе безопасности дорожного движения ООН и видеообращение к руководителям района прошел в нашей школе при активном участии учащихся школы.
-
Тукай көннәрен үткәрү буенча отчет 04.05.2015

Акбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә Тукай көннәрен үткәрү буенча отчет.
2014 – 2015 нче уку елы.
Туган тел – тарихның хәзинәсе, рухы, җаны ул. Аның матурлыгы шагыйрьләр, язучылар өчен генә түгел, барыбызга да кирәк. Туган телебезне онытсак, балачагыбызда кичергән сөенечләребезне онытачакбыз. Чөнки шул телдә беренче тапкыр “әти – әни” сүзләрен әйткәнбез. Ана теле бар кодрәте, матурлыгы, нәфислеге, моңы белән җанга сеңгән һәм үсә төшкәч, башка телләрнең дә кирәклеген , гүзәллеген аңларга ярдәм иткән.
Республикабызда апрель ае тулысы белән туган тел айлыгы итеп игълан ителде. Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне 26 нчы апрель – Шигърият һәм Туган тел бәйрәме көне буларак бәйрәм ителде. Апрель аенда республикабыз мәктәпләрендә төрле бәйрәм чаралары үтте.
Шул исәптән Акбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә дә тирән эчтәлекле, милли хисләр белән сугарылган чаралар уздырылды.
Тукай көннәрен мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучылары башлап җибәрде. Алар катнашында Г. Тукай әсәрләре буенча рәсемнәр конкурсы, Тукай әкиятләре буенча төшерелгән мультфильмнар карау оештырылды. 1 -3 нче сыйныф укучылары белән Казандагы Тукай музеена виртуаль экскурсия оештырылды. 2 – 4 нче сыйныф укучылары өчен укытучы Инсапова Р.Р. тарафыннан “Мәңге яшь Тукай” дигән темага викторина үткәрелде. Шулай ук Г. Тукайның көйгә салынган шигырьләреннән җырлар да өйрәнелде.
27 нче апрель көнне гомуми мәктәп линейкасында 6 нчы сыйныф укучылары катнашында “Яздан аерып булмый Тукайны” дигән темага телдән журнал үткәрелде. Монда бөек Тукайның тормыш юлына кагылышлы моңылчы матбугатта чыкмаган шигырьләре яңгырады, шигырьләре буенча төшерелгән иллюстрацияләр дә күрсәтелде. Телдән журнал ахырында татар халкының гимнына әйләнгән “Туган тел” җыры башкарылды.
Башка сыйныфларда түбәндәге темаларга сыйныф сәгатьләре уздырылды:
7 -8 нче сыйныф – “Әдәбиятта һәм сәнгатьтә Тукай образы”
9 нчы сыйныф – “Һәрчак безнең белән бергә – безнең замандаш Тукай”.
Мәктәп китапханәсендә һәм залда Г. Тукай китапларыннан күргәзмә оештырылды. Г. Тукайның тормыш юлын, үсмер чагын чагылдырган стенд эшләде, “Тукай урыннары” дигән альбом чыгарылды.
Тукаебызның бөтен гомере караңгылыкны, наданлыкны бетерү өчен тырышып узды.
-
«Помоги своей школе» 01.05.2015

-
28.04.2015

-
“ТатарТеле.ИНФО” 28.04.2015

Укучыларга татар теленнән халыкара олимпиадада катнашу турында диплом һәм сертификатлар ташырылды. Интернет -тест үтүдә мәктәбебезнең һәр сыйныфы актив катнашты.
-
Яздан аерып булмый Тукайны 27.04.2015

Апрель.
Кемнәр көтми ышанулар, гөлләр,
Яшәүләрне биргән бу айны?
Яздан, гаделлектән, киләчәктән
Мөмкин түгел аеру Тукайны!
27 апрельдә 6 сыйныф укучылары “Яздан аерып булмый Тукайны” исемле телдән журнал белән чыгыш ясадылар. Татар халкының бөек шагыйре, көрәшче һәм патриот Габдулла Тукайның 129 еллыгы уңаеннан балаларга бик таныш булмаган шигырьләрен яттан сөйләделәр, Кырлай авылы музеена сәяхәт кылдылар, шагыйрьнең шигырьләренә язылган җырларны искә төшерделәр.
-
Тукай көннәрен үткәрү буенча чаралар планы
22.04.2015
Акбаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә
Тукай көннәрен үткәрү буенча чаралар планы.
2014 – 2015 нче уку елы.
№
Үткәреләчәк чаралар исемлеге
Сыйныф
Җаваплы кешеләр
1.
“Тукай ни өчен якын миңа?” дигән темага әңгәмә.
3 нче сыйныф
20.04.15.
Вәлиәхмәтова Д.М.
2.
Тукай әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар карау.
1 нче сыйныф
21.04.15.
Вәлиәхмәтова Д.М.
3.
Тукай әсәрләре буенча рәсемнәр конкурсы.
1,3 нче сыйныф
Атна дәвамында
Вәлиуллова Т. А.
4.
“Мәңге яшь Тукай” дигән темага викторина.
1 – 4 нче сыйныфлар
21.04.15.
Инсапова Р.Р.
5.
Сыйныфларда түбәндәге темаларга класс сәгатьләре:
1.”Әдәбиятта һәм сәнгатьтә Тукай образы”
2. “Һәрчак безнең белән бергә – безнең замандаш Тукай”
7 - 8 нче сыйныф
22.04.15.
9 нчы сыйныф
23.04.15.
Закирова Ф. Ш.
Вәлиәхмәтов Җ.Ф.
6.
Тукайның Казандагы музеена виртуаль экскурсия.
1 – 4 нче сыйныф
24.04.15.
Вәлиәхмәтова Д.М.
7.
“Мәңге үлемсез Тукай” дигән темага китап күргәзмәсе оештыру.
Китапханәче
Атна дәвамында
Кәлимуллина Р. И.
Камаева Г.Р.
Вәлиәхмәтова Д.М.
8.
“Яздан аерып булмый Тукайны” дигән темага телдән журнал.
6 нчы сыйныф
25.04.14.
Камаева Г.Р.
-
детский телефон доверия 21.04.2015

-
День вежливых слов. 21.04.2015

Сегодня в нашей школе День вежливых слов. Все учащиеся при разговоре друг с другом должны использовать как можно больше вежливых слов.









