Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №209 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Вахитовского района г.Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 209нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы" автономияле мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, РТ, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 4а |
| Телефон: | 8-(843) - 293-14-61 |
| E-Mail: | madou.209@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад № 209" Вахитовского района г.Казани |
| Руководитель: | Галимуллина Эндже Рафаилевна |
| Год основания учреждения: | 1963 |
| У нас учатся: | 160 воспитанников, из них иностранных граждан -4 |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №209 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Вахитовского района г.Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 209нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы" автономияле мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 ( 15 ) 16 17 18 19 20 >>
-
Семинар-практикум 12.01.2023

Педагоглар өчен семинар-практикум узды. Семинар алдыннан "Уеннар калейдоскопы" темасына бәйге оештырылды. Семинар барышында педагоглар "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия һәм белем бирүдә заманча уен технологияләре" темасына фикер алыштылар. Һәр тәрбияче үзе иҗат иткән уенны тәкъдим итте.
-
Яңа ел чаралары - Новогодние утренники 28.12.2022

Балалар бакчасында яңа ел чаралары узды. Балалар янына кунакка Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары килделәр. Алар балалар белән җырлап, биеп күңел ачтылар.Балалар матур шигырьләр сөйләделәр. Кыш бабай белән Кар кызы балаларны баллы күчтәнәчләр белән сөендерделәр.
-
"Яңа ел символы "-конкурс-"Новогодние фантазии" 27.12.2022

Балалар бакчасында яңа ел эшләнмәләре иҗат бәйгесе узды.
-
Ватан батырлары көне - День героев Отечества 09.12.2022

9 декабрь - Россиядә Ватан батырлары көне. Әлеге дата уңаеннан балалар бакчасында патриотлык, батырларга, Ватанны саклаучыларга карата горурлык һәм ихтирам хисләре тәрбияләү максатыннан чаралар узды. Мәктәпкә әзерлек һәм өлкән төркемнәр тәрбиячеләре балалар белән әңгәмәләр үткәрделәр, "Ватан батырлары көне" темасына презентация тәкъдим иттеләр.
-
Олимпиада "Умка" 07.12.2022

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен оештырылган ачык "Умка" олимпиадасында катнашып, балалар төрле дәрәҗәдәге дипломнарга лаек булдылар. Олимпиаданың бурычлары: мәктәпкәчә яшьтәге балаларның белем алу теләген ныгыту; елның төрле сезоннарында кешеләрнең, үсемлекләрнең һәм хайваннарның тормыш-көнкүреше турында балаларның белем дәрәҗәсен билгеләү.
-
"Куркынычсыз юл" - конкурс - "Безопасная дорога" 01.12.2022

Балалар бакчасында "Балалар бакчасына куркынычсыз юл" исеме астында иҗат бәйгесе узды. Бәйгенең максаты: балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау эшенең нәтиҗәлелеген арттыру һәм юл хәрәкәтендә кагыйдәләрне үтәүче катнашучылар тәрбияләү.
-
Әниләр көне - День матери 25.11.2022

Һәр төркем әниләр көне уңаеннан видеокотлаулар тәкъдим иттеләр. Балалар яраткан әниләре өчен иң матур җырлар, шигырьләр башкардылар. Шулай ук үз куллары белән ясалган бүләкләрне иң кадерле кешеләренә бүләк иттеләр.
-
24.11.2022

Педагог-психолог "Арганлыкны профилактикалау һәм педагогларның психоэмоциональ сәламәтлегенә ярдәм итү" темасына семинар үткәрде. Шулай ук "Яңа ел шары" ясау буенча мастер-класс оештырды. Бердәм иҗади эш педагогларны берләштерде, уңай кәеф тудырды.
-
"Туган телем-минем горурлык!" 03.11.2022

Балалар бакчасында "Туган телем-минем горурлык!" исеме астында шигырь сөйләүчеләр бәйгесе узды. Бәйгенең максаты: җәмгыятьтә гаилә укуының әһәмиятлелеген күрсәтү, туган телне саклау һәм үстерү, балаларны рус һәм татар халыкларының милли мәдәниятенә тарту.
-
"Китап-иң яхшы бүләк!" конкурс "Книга-лучший подарок!"" 02.11.2022

Балаларның китапка кызыксынуларын үстерү һәм аларның әти-әниләренең иҗади активлыгын үстерү максатыннан, балалар бакчасында "Китап-иң яхшы бүләк!" исеме астында бәйге узды.







