Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №209 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Вахитовского района г.Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 209нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы" автономияле мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, РТ, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 4а |
| Телефон: | 8-(843) - 293-14-61 |
| E-Mail: | madou.209@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад № 209" Вахитовского района г.Казани |
| Руководитель: | Галимуллина Эндже Рафаилевна |
| Год основания учреждения: | 1963 |
| У нас учатся: | 160 воспитанников, из них иностранных граждан -4 |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №209 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Вахитовского района г.Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 209нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы" автономияле мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
"Ел тәрбиячесе-2024-Воспитатель года" 25.12.2023

"Ел укытучысы - 2024" бәйгесенең район этабы тәмам. Җиңүчеләр билгеле. Безнең хезмәттәшебез Галимзянова Зөхрә Фәнис кызы "Туган телдә тәрбия һәм белем бирү төркеме тәрбиячесе" номинациясендә беренче урынга лаек булды. Киләсе сынауларда да уңышлар теләп калабыз.
-
Яңа ел иртәләре-Новогодние утренники 22.12.2023

-
"Алъяпкычта ТЕАТР На фартуке" 14.12.2023

Балаларда әкиятләр укуга кызыксыну уяту, әти-әниләр белән балаларның уртак иҗат эшчәнлеген үстерү максатында балалар бакчасында "Алъяпкычта театр" методик әсбаплар бәйгесе узды. Бәйгедә актив катнашкан әти-әниләргә рәхмәтебезне белдерәбез. Әлеге әсбаплар балалар белән эшчәнлектә куллану өчен мөһим, мавыктыргыч һәм кызыклы.
-
Юл хәрәкәте иминлеге-Безопасность дорожного движения 08.12.2023

Бүген балалар бакчасында Казан шәһәре буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлегенең өлкән инспекторы полиция капитаны М.С.Гостев булды. Ул балалар һәм педагоглар белән юлда куркынычсызлык кагыйдәләре темасына әңгәмәләр үткәрде.
-
"Күрәм, ишетәм, хәрәкәтләнәм - төрле телләр өйрәнәм" 07.12.2023

"Ел тәрбиячесе -2024" бәйгесе кысаларында тәрбияче Галимзянова З.Ф. ачык белем бирү эшчәнлеге күрсәтте. Эшчәнлектә "Күрәм, ишетәм, хәрәкәтләнәм - төрле телләр өйрәнәм" алымы кулланылды. Эшчәнлек бик кызыклы, файдалы узды.
-
"Ел тәрбиячесе-2024-Воспитатель года" 07.12.2023

"Ел тәрбиячесе - 2024" шәһәр бәйгесенең район этабы башланды. Бәйгенең максаты: тәрбияче хезмәтенең абруен күтәрү, талантлы тәрбиячеләрне ачыклау, яңа педагогик идеяләр белән уртаклашу, мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшне оштыруның инновацион алымнарын пропагандалау. Безнең балалар бакчасы тәрбиячесе Галимзянова Зөхрә Фәнис кызы да әлеге бәйгедә катнаша. Уңышлар юлдаш булсын аңа!!!
-
28.11.2023

"Боз өстендә һәм суда уяу булачакмын" район бәйгесе узды. Бәйгенең максаты: сулыкларда балалар катнашында бәхетсезлек очракларын кисәтү, балаларның сулыклар тирәсендә һәм боз өстендә иминлек кагыйдәләрен үтәү культурасын үстерү. Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче Мотыгуллина Рамилә әлеге бәйгедә катнашып өченче урынга лаек булды.
-
Әниләр көне - День матери 24.11.2023

-
"Акыллы уеннар" 24.11.2023

Казанда "Бала-Сити" халыкара мультилингваль балалар бакчалары белгечләре уйлап тапкан "Акыллы уеннар" Татарстанның 100 мәктәпкәчә белем бирү ошмасына таратылды. Безнең балалар бакчасы да әлеге уеннарны алу сертификатына лаек булды.
-
Әниләр көне уңаеннан мастер-класс 22.11.2023

Әниләр көне уңаеннан мәктәпкә әзерлек төркеме Әниләре һәм балалар өчен шәм ясау буенча мастер-класс узды. Чараны педагог-психолог Фалеева Дарья Александровна оештырды. Чараның максаты: әниләргә балалар белән бергә иҗади эш оештыруда ярдәм итү. Чара барышында, шулай ук, педагог-психолог тарафыннан мәктәпкә әзерлек турында киңәшләр дә бирелде.







