Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №209 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Вахитовского района г.Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 209нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы" автономияле мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, РТ, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 4а |
| Телефон: | 8-(843) - 293-14-61 |
| E-Mail: | madou.209@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАДОУ "Детский сад № 209" Вахитовского района г.Казани |
| Руководитель: | Галимуллина Эндже Рафаилевна |
| Год основания учреждения: | 1963 |
| У нас учатся: | 160 воспитанников, из них иностранных граждан -4 |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад №209 комбинированного вида с татарским языком воспитания и обучения" Вахитовского района г.Казани / Казан шәһәре Вахитов районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 209нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы" автономияле мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Муса Җәлилгә - 120 ел 14.02.2026

2026нчы елның 15нче февралендә татар шагыйре, Советлар Союзы герое Муса Җәлилнең тууына 120 ел тула. Әлеге дата уңаеннан балалар бакчасында әдәби хәтер сәгате үткәрелде. Чара барышында балалар шагыйрь тормышыннан, аның катлаулы балачак һәм яшүсмер елларыннан, әдәби эшчәнлегеннән, Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар белделәр. Шулай ук шагыйрьнең балалар өчен язылган шигырьләре дә яңгырады.
-
Семинар-практикум 12.02.2026

"Дәвам" шәһәр проекты кысаларында бакчабызда өлкән тәрбиячеләр һәм татар теле тәрбиячеләре өчен семинар-практикум узды. Семинар барышында балаларны Татарстан Республикасы җирлегендә яшәүче халыкларның милли мәдәнияты белән халык иҗаты аша таныштыру буенча төрле эш алымнары тәкъдим ителде.
-
Рәсәй Фәне көне - День Российской науки 08.02.2026

8нче февраль - Рәсәй Фәне көне. Әлеге уңайдан бакчабызда төрле чаралар узды: балалар презентациялар аша галимнәр һәм аларның ачышлары белән таныштылар, үзләре дә төрле тәҗрибәләр ясап карадылар.
-
Яңа ел иртәләре - Новогодние утренники 25.12.2025

Бакчабызда Яңа ел бәйрәмнәре узды. Кунак булып Кыш бабай һәм Кар кызы, әкият батырлары килделәр. Балалар алар белән бергә җырлап, биеп, уеннар уйнап күңел ачтылар. Кыш бабай балаларны татлы күчтәнәчләр белән сөендерде.
-
Яңа ел җитә...- Скоро Новый год... 18.12.2025

Тиздән иң могҗизалы бәйрәмнәрнең берсе - Яңа ел җитә. Балалар Кыш бабай белән Кар кызын каршы алырга әзер: матур чыршы бизәделәр, шигырьләр, җырлар да өйрәнделәр.
-
"Әтием армияда хезмәт итте..." - фоточеллендж - "Мой папа в армии служил..." 03.12.2025

"Әтием армияда хезмәт итте..." исеме астында фоточелленджда катнашабыз. Әтиләребез - безне яклаучылар, илебезне саклаучылар. Без алар белән горурланабыз.
-
Әниләр көне - День Матери 27.11.2025

Әниләр көне уңаеннан, балалар кадерле әниләрен бәйрәм белән котладылар. Бәйрәм матур җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Әниләребез дә бәйрәмдә актив катнаштылар.
-
Бәйге - Конкурс 26.11.2025

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау һәм балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча балалар бакчалары арасында уздырылган "Бала - иң мөһим пассажир!" районара онлайн бәйгесендә катнашып, тәрбиячеләребез Галимзянова З.Ф. һәм Васильева И.И. икенче урынга лаек булдылар. Диплом Ребенок - главный пассажир 2 место.jpg Диплом Ребенок - главный пассажир Лауреат.jpg
-
Халыклар бердәмлеге көне - День народного единства 06.11.2025

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан балалар бакчасында тематик чаралар узды. Әлеге чаралар балаларда Ватанга мәхәббәт, аның өчен горурлык, бердәмлек хисләре тәрбияләргә ярдәм итә.
-
Көзге бәйрәмнәр - Осенние утренники 31.10.2025

Бакчабызда гөрләп көзге бәйрәмнәр узды. Балалар көзгә багышланган җырлар, биюләр башкарып күңел ачтылар. Кунакка Көз кызы да килде, ул балаларны көзге күчтәнәчләр белән сөендерде.







