• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: г. Казань, ул. Назарбаева 48
Телефон: +7(843)-277-23-28
E-Mail: S27.kzn@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения"
Руководитель: Хуснутдинова Люция Гапхадиевна
Год основания учреждения: 1934
У нас учатся: 733 учащихся из них 0 иностранный гражданин
У нас учат: 46 педагога

Новости гимназии №27

“Татарча диктант” - 2025

Опубликовано: 14.11.2025

14 ноябрь көнне гимназиядә “Татарча диктант-2025” акциясе узды. Акциядә катнашучы укучыларыбыз үз белемен тикшереп, татар теленә булган мәхәббәтен һәм хөрмәтен күрсәтте.

«Татарча диктант " бөтендөнья акциясе 2025 елның 14-16 ноябрендә уздырыла. 14 ноябрьдә диктант Татарстанда, 15 ноябрьдә Россия төбәкләрендә, ә 16 ноябрьдә чит илләрдә узачак.

Акциянең төп максаты-татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, бөтен дөньяда яшәүче татарларны берләштерү, тел белемен тикшерү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен киңәйтү һәм татар теленә мәхәббәт тәрбияләү.

Быел «Татарча диктант» акциясе унынчы мәртәбә уздырыла һәм күренекле галим, мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышлана. Акция бүген ватандашларны, яшәү юлын берләштерүче иң мөһим проектларның берсе булып тора.

“Татарча диктант” акциясе ел саен үткәрелә торган чара булып, ул телебезнең грамоталылыгын үстерү һәм татар халкының рухи кыйммәтләрен саклау юнәлешендә зур әһәмияткә ия. Акциядә катнашучылар арасында мәктәп укучыларыннан алып, өлкән буын вәкилләренә кадәр һәркем катнаша ала. Бу көнне һәркем үз белемен камилләштерергә, татар теленең киләчәк буыннарга тапшырыла торган кыйммәт икәнен тагын бер кат расларга мөмкинлек алды.



К списку новостей