Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
E-Mail: | schg027@mail.ru S27.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 746 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
У нас учат: | 43 педагога |
Новости гимназии №27
Гимназиябез укучылары III «Гәүһәр» балалар фестиваленең гала-концертында чыгыш ясады
Опубликовано: 12.02.202512 февральдә «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә III «Гәүһәр» балалар фестивале узды.
«Гәүһәр» проекты 2022 елдан Казан мэриясе тарафыннан Татарстан Республикасы рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Проектның максаты — туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту, татар мәдәниятен таныту, балаларны сәнгатькә тарту.
Дүрт ай дәвамында, 2024 елның октябреннән 2025 елның гыйнварына кадәр, безнең укучыларыбыз Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры Алмаз Гәрәев җитәкчелегендә сүз сәнгатенә, сәхнә теле осталыгына өйрәнделәр. Дәресләр татар телендә үткәрелде.
«Гәүһәр» балалар фестиваленең сайлап алу туры 21 гыйнварда Казанның Башкарма комитетында узды. Катнашучыларны профессиональ жюри бәяләде, аның составында Татарстанның халык артисты, балетмейстер Таһир Латыйфуллин, Татарстанның атказанган артисты, «Казан» бию ансамбле солисты Татьяна Мифтахова, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры Артем Пискунов, Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры актеры, «Алтын битлек» театраль премиясе иясе Булат Гатауллин һәм «Апуш» балалар татар театр студиясе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова.
Укучыларның чыгышларын Казан шәһәре МЭРы И.Р.Метшин үзе залда утырып карады. Мәртәбәле кунаклар алдында чыгыш ясау укучыларыбыз өчен аеруча дулкынландыргыч һәм җаваплы булды.
К списку новостей