Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 733 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 46 педагога |
Новости гимназии №27
ҖИҢҮ ДИКТАНТЫ - 2020
Опубликовано: 03.09.20202020 елның 3 сентябрендә гимназиядә Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына "Җиңү диктанты"дигән Бөтенроссия тарихи диктант булып узды. Акциядә безнең гимназия укучылары, тарих, башка фән укытучылары, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре - Масленков Олег Александрович һәм Дернова Татьяна Валентиновна катнаштылар. Беренче тапкыр бу чара 2019 елда уза, ә быел әлеге акцияне дөньяның 75 илендә хуплыйлар. Акциянең асылы-яшьләргә патриотик тәрбия бирү, хәрби-тарихи хәтерне саклау, әхлакый кыйммәтләрне формалаштыру максатыннан, Бөек Ватан сугышы тарихы буенча белемнәрне тикшерү. Безнең һәм җиңүчеләр буыны бурычы — күпмилләтле совет халкының батырлыгын истә тоту, сугыш һәм Бөек Җиңү геройлары турында дөреслекне саклау һәм бу белемнәрне киләчәк буыннарга тапшыру. Акцияне оештыручылар: «Бердәм РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясе, Россия тарих җәмгыяте, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте, «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы, Россия ветераннар берлеге һәм башка оешмалар.
К списку новостей




