Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 733 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 46 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 71 ( 72 ) 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
“Сугыш чоры җырлары”н башкарабыз! 24.06.2022

Балаларның җәйге яллары һәркөн төрле чаралар белән үрелеп бара. Җитезлек, тапкырлык, белем таләп иткән уеннарда укучылар рәхәтләнеп ял итәләр, үзләрен сынап карыйлар. Шулай да бүген иң истә калганы “Сугыш чоры җырлары” бәйрәме булды. Укучылар бу чарага бик теләп һәм тырышып әзерләнделәр. Чыгышлар дулкынландыргыч, уйланылган, истә калырлык булды.
-
“Бөек Җиңү варислары” 23.06.2022

Лагерь – үзе бер дөнья. Анда ял итәргә дә, вакытны файдалы һәм күңелле уздырырга да, кызыклы мәгълүматлар алырга да мөмкин. Бүген укучылар шәһәребезнең 41 нче китапханәсендә экскурсиядә булдылар. Биредә алар “Хәтер көне”нә багышланган чарада катнаштылар. Шулай ук балалар өчен викторина да оештырылган иде. Чараларда актив катнашкан укучылар махсус бүләкләргә ия булдылар. Балалар әлеге сәяхәттән бик күп яхшы тәэсирләр белән кайттылар.
-
Хәтер һәм Кайгы көне 22.06.2022

Бүген 22 июнь – Хәтер һәм Кайгы көне. 1941 нче елда фашист илбасарлары илебезгә каршы сугыш башлаган, канкойгыч бәрелешләрдә миллионлаган халкыбызны югалтырга мәҗбүр иткән көн. "Энҗе бөртекләре" мәктәп яны лагерендә ял итүче балаларыбыз бүген сугыш турында шигырьләр сөйләделәр, “Сугыш еллары ңырлары” ярышында катнаштылар, яуларда һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Ветераннарыбызга, сугышта үзен аямыйча көрәшкән бабаларыбызга, тылда хезмәт куйган әбиләребезгә Бөек Җиңү өчен зур рәхмәт әйтәбез! Яшь буын тарихыбызны, бабаларыбызның батырлыгын онытырга тиеш түгел. Алар даны мәңгелек!
-
Бөек Җиңүнең варислары 21.06.2022

Күңелле лагерь тормышы дәвам итә. Бүген укучылар кинотеатрда булып, “Артек. Большое путешествие” дигән кинофильм карадылар. “Бөек Ватан сугышы турында мин нәрсә беләм?” дигән блиц - конкурста һәм “Сугыш турында шигырьләр” әдәби ишегалдында катнаштылар. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
Юл хәрәкәте иминлеге 20.06.2022

20 июньдә лагерьда ял итүчеләр Вахитов районының "Балалар иҗаты үзәге"нә юл тотты. Алар квест формасында үткәрелгән кызыклы, күңелле чарада катнаштылар. Төрле станцияләрдә бик теләп эшләделәр, музейда булдылар.
Көннең икенче яртысында лагерьда ял итүчеләр янына “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәре кунакка килде.Алар аны бик җылы кабул иттеләр. Җанлы әңгәмә, уеннар, ярышлар, бергәләп караган мультфильмнар, призлар балаларга бик ошады. Балалар юл кагыйдәләрен бозмаска сүз бирделәр.
-
Поздравляем с победой! 12.06.2022

“Профсоюз ул безнең хәркайсыбыз һәм без бөтенебез дә бергә” темасы астында район видеороликлар конкурсында, 33 беренчел Профсоюз оешмасы катнашты. Гимназия Профсоюзын яклап, яшь Профсоюз членнары- Алсу Фяимовна, Эльза Магсумовна катнашты. Оешмабыз III дәрәҗә дипломга һәм сертификатка лаек булды. Афәрин, кызлар!
-
12 нче июнь – Россия көне! 10.06.2022

12 июньдә илебездә Россия көне билгеләп үтелә, бу Россия Федерациясе өчен аерым горурлык көне. Лагеребездә әлеге көнгә багышланган “Минем адресым – Россия”, “Россиям, синең белән горурланам!” квест һәм интерактив уеннар үтте. Аннан соң балалар Горький исемендәге паркта күңел ачып кайттылар.
Бүгенге көн укучыларның күңелләренә хуш килде.
-
Петр 1нең тууына 350 ел 09.06.2022

Бөек рус имперавторы Петр 1нче тууына 350 ел тулу уңаеннан лагерьда «Россиянең бөек исемнәре. Петр1» исемле мәгълүмат сәгате үткәрелде. Укучылар Петр 1нең тормышы, аның биографиясеннән фактлар, реформалары һәм эшләре белән таныштылар. Чара аларда ватанпәрвәрлек һәм үз Ватанына, Россия тарихына карата мәхәббәт хисе уятты.
Көннең икенче яртысында балалар шәхәребезнең 41 нче китапханәсендә үткәрелгән «Пушкин Казанда» дип аталган чарада актив катнаштылар.
-
8 нче июнь – Бөтендөнья океаннар көне! 08.06.2022

Лагерь тормышы бик күңелле. Көн саен укучылар вакытларын файдалы һәм мавыктыргыч итеп үткәрәләр. Бүген, 8 июнь көнне, лагерьга йөрүче укучылар «Бөтендөнья океаннар көне» нә багышланган интерактив сәяхәттә булдылар.Бу сәяхәт күңелле дә, файдалы да булды.
-
Минем халкым – минем горурлыгым! 07.06.2022

Укучыларның күңелле яллары дәвам итә. Лагерьга йөрүче укучылар бүген Казан Молл кинотеатрында «Бука. Моё любимое чудище» мультфильмын карап кайттылар. Моннан тыш, гимназиядә дә укучылар өчен «Минем халкым – минем горурлыгым!» интерактив уен оештырылды. Укучылар уенда бик теләп катнаштылар.




