Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 733 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 46 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 267 268 ( 269 ) 270 >>
-
Татар шагыйре, журналист, галим Ленар Шәех белән очрашу 27.04.2016

Тукай айлыгы кысаларында, башлангыч сыйныф укучылары (оештыручы 1а сыйныфы җит. Юсупова З.Р.) татар шагыйре, журналист, галим Ленар Шәех белән очрашу уздырдылар. 1а сыйныфы укучылары шагыйрь абыйларын зур әзерлек белән каршы алдылар: шигырьләрен ятладылар, иҗатына багышлап рәсемнәр ясадылар. Очрашу җылы атмосферада үтте, Ленар абыйлары үзе турында сөйләде, шигырьләрен укыды һәм “күчтәнәчкә” һәр укучыга китап бүләк итте. Бу кичә һәр баланың күңелендә матур истәлек булып калыр.
-
Яңа җиңүләр! 27.04.2016

Шәһәребезнең IT- лицеенда “Без һәм космос” темасы астында беренче кешенең Җирдән аерылып космик киңлеккә очуына 55 ел тулу уңаеннан интеллектуаль уен булды.Әлеге уенда 5,6 нчы сыйныф укучыларыннан торган 19 команда катнашты. Уен 3 турда узды. 6Б сыйныф егетләре “Поехали!” командасы (җитәкчесе Гаязова З.Ш.) үзләренең астрономия, космонавтика өлкәсендәге белемнәрен югары дәрәҗәдә күрсәтеп 3 урынны яуладылар. Афәрин егетләр!
-
Киләчәккә хат 26.04.2016

Бүген, Габдулла Тукайның тууына 130 ел булган көнне, Татар дәүләт филармониясе паркында бөек шагыйрь истәлегенә чыршы утыртылды. Чарада 1а һәм 1б сыйныфы укучылары да катнашты. Чыршы төбенә Г.Тукайга мәдхия сүзләре салынган капсула куелды. Әлеге капсулада - киләчәккә Тукай юллары белән язылган хат.
-
Без - "Мин татарча сөйләшәм" акциясенең җиңүчеләре! 26.04.2016

Бүген, 26нчы апрель көнне, Бауман урамында "Мин татарча сөйләшәм" акциясенең йомгаклау гала-концерты узды. Нинди генә чаралар уздырылмады монда... Татар альтернатив музыкантлар үзләренең чыгышлары белән якты дәрт бүләк итте, "Түбәтәй" дип исемләнгән беренче татар фастфуд челтәре милли ризыклары белән кәефне күтәрде, кече архитектура формалары күргәзмәсе эшләде... Гомумән бу бәйрәм татар яшьләре дөньясында елның мөһим вакыйгасы буларак истә калачак!
Әлбәттә, бу бәйрәмдә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы ды узды. Иң элек, "Татар дозор 2016" квест-уены нәтиҗәләре игълан ителде. 27 ноктаны узып, креативлык, сыйфатлылык һәм тизлек критерийларына туры килеп, 33 команда арасыннан, безнең гимназиябезнең "Варислар" такымы 3 урынга лаек булды!!!
Бәйрәмнең азагында иң дулкынландыргыч мизгел килеп җитте. Ул да булса, республикабызда мәктәпләр арасында "Мин татарча сөйләшәм" акциясен уздыру буенча беренчелекне билгеләү. Бу бәйге нәтиҗәләре буенча, гимназиябез 1 урын - Җиңү яулап алды!!! Афәрин! Без булдырабыз!
-
Татар телен иң әйбәт белүчеләр Казаннан һәм Финляндиядән 26.04.2016

Инглиз, кытай телләре иң югары мөнбәрләргә менгән XXI гасырда татар теле кемгә кирәк соң, дип телебезгә кимсетеп караучылар бар. Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада мондыйларга бик шәп җавап кайтара. Бу чара Тукай, Җәлил теле Татарстанда гомер итүчеләргә генә түгел, Җир шарының төрле почмакларында яшәүчеләргә дә кадерле икәнен күрсәтә.
-
Безнең Зилә Гран-при иясе 26.04.2016

22 апрельдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
-
Творческий вечер в рамках лидерского проекта «Встреча с интересными людьми» 25.04.2016

18 апреля 2016 года в МБОУ «Сарабикуловская ООШ» Лениногорского района РТ прошел творческий вечер с учителем географии и биологии Мухаметзяновым Ильясом Муллануровичем. Ученики познакомились с творчеством ученого, рассказывали стихи, исполняли его песни, задавали множество вопросов. Встреча завершилась бурными аплодисментами.
-
Современный урок в аспекте реализации задач ФГОС второго поколения в Лениногорском районе Республики Татарстан 25.04.2016

18 апреля 2016 года в МБОУ «Сарабиккуловская ООШ» Лениногорского района РТ был показан современный урок Мухаметзяновым Ильясом Муллануровичем в условиях реализации задач ФГОС.
-
В Госсовете наградили победителей конкурса «Парламентский урок – 2016» 25.04.2016

25 апреля в Госсовете РТ состоялась церемония награждения по итогам конкурса «Парламентский урок – 2016» на тему «Гражданин. Общество. Государство», который прошел в феврале этого года в школах республики.
-
Г.Тукайга багышланган китап күргәзмәсе 25.04.2016

Гимназиябезнең китапханәсендә Г.Тукайның 130-еллыгы уңаеннан, шагыйрьнең иҗатына һәм тормышына багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә кысаларында китапханәче Р.М. Хәмидуллина укучыларны әдипнең иң танылган шигырьләре белән таныштырды, Тукайның тормышына багышланган "Тукай турында 130 мәгълүмат" дип аталган интерактив чара уздырды.




