Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 733 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 46 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 ( 167 ) 168 169 170 >>
-
Новые спортивные достижения
28.12.2018
Поздравляем Малинина Максима, ученика 7Б класса, занявшего 1 место в Первенстве Республики Татарстан по футболу среди юношей 2005 года рождения и ставшего обладателем кубка Победителя республиканских соревнований. Желаем новых достижений в спорте и учебе!
-
Олимпиада нәтиҗәләре 27.12.2018

Татар теленнән Республика олимпиадасының муниципаль этабы нәтиҗәләре билгеле булды. 9б сыйныфы укучысы Билалова Лилия һәм 10а сыйныфы укучысы Фатихова Ләйсән җиңүче, 9а сыйныфы укучылары Мөхетдинова Ләйлә белән Лотфуллина Әдилә призер булуга ирештеләр.Укытучылары –Нурмиева Гөлгенә Вазых кызы. Укучыларны һәм аларның остазларын чын күңелдән котлыйбыз!
-
Защита проектов в 5 классах 26.12.2018

Сегодня в рамках изучения предмета ОДНКНР в 5 классах состоялась защита проектов. Ученики представили свои работы на темы, входящие в курс данного предмета. Самыми актуальными оказались такие темы как - "Моя страна Россия", "Я - гражданин", " Мои права и обязанности", "Речевой этикет". Ребята творчески и ответственно отнеслись к выполнению работы.
-
Чыршы ачу тантаналары дәвам итә... 25.12.2018

25 декабрь көнне гимназиябезнең 1-4 сыйныф укучылары Кыш бабай белән Кар кызын каршы алырга Г.Тукай ис. филармониянең скверына сәяхәт тоттылар. Мавыктыргыч Яңа ел маҗарасына танык булып, укучыларыбыз Яңа ел чыршысының утларын яндырырга бөтен көчләрен куйдылар. Әлбәттә, чыршының утлары янып, шәһәребезне тагын да матурайтып җибәрде, ә безнең күңелләргә бәйрәм хисе кертте!
-
Гимназиябезгә Кыш бабай килде 25.12.2018

Бүген гимназиябезгә укучыларны котлау максаты белән Кыш бабай юлын тотты! Үзенең дуслары, батыр керпе малае Көрән, төлке кызы Төләнтай һәм барлык җәнлекләр белән, матур театр күренеше куеп, һәрберебезне куандырды, Яңа 2019 ел белән котлап, укучыларыбызга бүләкләр тапшырды!
-
"Тылсымлы Кыш бабай" 25.12.2018

25.12.2018, 2 б сыйныф укучылары ( сыйныф җитәкчесе Костюнина Г. Р.) Балалар иҗат үзәк йортында "Тылсымлы Кыш бабай" дигән тамашада катнаштылар.
-
Чыршы ачу тантанасы 24.12.2018

Бүген гимназиябезнең 5-11 сыйныф укучылары Черек күл паркында урнашкан Яңа ел чыршысын ачу тантанасында катнашты. Кыш үзенең буранлы холкын күрсәтүгә карамастан, чара бик күңелле узды!
-
"Уймак" тапшыруына рәхим итегез! 24.12.2018

Бүген гимназиянең 6а сыйныфы укучылары командасы FUN24 күңел ачу үзәгендә ШАЯН ТВ телеканалында чыгучы "Уймак" тапшыруын төшерүдә катнаштылар. Әлеге тапшыру хәрәкәтчән, җитез, бер урында тик торырга яратмаучы тамашачылар өчен! Укучыларыбыз командаларга берләшеп, төрле спорт төрләре буенча ярышты. Физик активлыктан тыш, «Уймак»та егет-кызларыбызның зирәклеге һәм төрле хәлләрдән чыгу юлын таба алу осталыклары да сыналды.
-
Укучыларыбыз “Сәләт ВикиМәктәбе” проектының йомгаклау конференциясендә катнашты 21.12.2018

Бүген 21нче декабрь көнне гимназия укучылары “Сәләт” яшьләр үзәге һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тормышка ашырыла торган “ВикиШкола Сәләт” (“Сәләт ВикиМәктәбе”) проектының йомгаклау конференциясендә катнаштылар.
-
"Такташ укулары" V гимназия фәнни-практик конференциясе 21.12.2018

Бүген гимназиябездә язучы, шагыйрь Һ.Такташ тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә багышланган, "Яңарыш" мега-проекты кысаларында "Такташ укулары" дип аталган фәнни-практик конференция узды.




