Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | г. Казань, ул. Назарбаева 48 |
| Телефон: | +7(843)-277-23-28 |
| E-Mail: | S27.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия № 27 с татарским языком обучения" |
| Руководитель: | Хуснутдинова Люция Гапхадиевна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 733 учащихся из них 0 иностранный гражданин |
| У нас учат: | 46 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №27 с татарским языком обучения имени Хади Такташа» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 ( 148 ) 149 150 >>
-
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез 20.06.2019

Бүген лагерьда ял итүчеләр янына ЮХИДИ инспекторы кунакка килде.Алар аны бик җылы кабул иттеләр. Җанлы әңгәмә, уеннар, ярышлар , бергәләп караган мультфильмнар, призлар балаларга бик ошады. Балалар юл кагыйдәләрен бозмаска сүз бирделәр. Резеда Айдаровна үткәргән “Монотипия техникасы белән рәсем ясау “дигән мастер класс та , “ Сугыш чоры җырлары “ конкурсы да , саф һавада уеннар да балалар күңеленә бик хуш килде.
-
“Җәлил” балалар клубында кунакта 19.06.2019

Бүгенген балалар “Горжусь своим героическим предком “ дигән виртуаль музей буенча экскурсиядә булдылар. Аннан соң “Җәлил “ балалар клубына юл тоттылар. Анда укучылар спорт ярышларында актив катнаштылар . Көннең икенче яртысында саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар, мульфильм карадылар.
-
Без тыныч һәм сәламәт тормыш яклы 18.06.2019

Күңелле лагерь тормышы дәвам итә. Бүген укучылар кинотеатрда булып, “ Аладдин ” дигән мультфильм карадылар. “ Без сәламәт тормыш яклы”дигән спартакиадада һәм батырлык дәресендә катнаштылар. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
Бөек Җиңү дәвамчылары 17.06.2019

Бүген безнең лагерьда ял итүчеләр - балалар иҗаты үзәгендә! Алар анда 5 тукталыш буенча сәяхәт иттеләр. Көннең икенче яртысында ” Балаларга сугыш турында укыйбыз” дигән акциядә катнаштылар, саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар , шашка буенча үткәрелгән турнирда актив катнаштылар. Бүгенге көн бик күңелле һәм файдалы үтте.
-
Нинди һөнәр яхшырак 13.06.2019

Бүген укучыларыбыз « Нинди һөнәр яхшырак ? ” дигән сорауга җавап эзләделәр . “ Кем булырга телим” дигән уенда актив катнаштылар. Резеда Айдаровна үткәргән мастер – класста үзләрен дизайнерлыкта сынап карадылар, модельер һөнәре белән таныштылар . Матур киемнэр иҗат иттеләр. Плакатлар ясау конкурсында үзләрен чын рәссамнарча тоттылар! Саф һавада үткән экология дәресе дә балаларга бик ошады. Көн бик күңелле һәм мавыктыргыч узды.
-
УНИКСта кунакта 11.06.2019

Көн билгеләнгәнчә саф һавада иртәнге зарядкадан башланды. Көннең беренче яртысында балалар КФУның УНИКС мәдәни-спорт комплексында "Шәһәрдә берәүләр яки күңелле дәресләр"театральләштерелгән тамашасына бардылар. Көннең икенче яртысында "Күңелле стартлар"узды. Лагерьга йөрүчеләр бик канәгать калдылар.
-
Китапханәгә сәяхәт 10.06.2019

10нчы июнь көнне балалар китапханәдә булдылар. Алар анда үзләренең барлык белемнәрен күрсәттеләр һәм актив катнашучылар грамоталар алдылар. Төштән соң Габитова Резедә Айдар кызы балалар белән мастер-класс үткәрде. Балалар бик канәгать калдылар.
-
Квест-уены 07.06.2019

7 июнь көнне көн саф һавада иртәнге зарядкадан башланды. Көннең беренче яртысында балалар Халыклар дуслыгы йорты музеенда булдылар. Бик канәгать калдылар.
Көннең икенче яртысында балаларга квест-уены уздырылды. Алар үзләрен әйдәп баручы һәм катнашучылар ролендә сынап карадылар. Көн бик күңелле үтте! -
6 нчы июнь - А.С. Пушкинның туган көне 06.06.2019

Көннең беренче яртысында балалар " Җәлил "балалар клубына бардылар. Көннең икенче яртысы А. С. Пушкинның туган көненә багышланган иде. Лагерь тәрбиячеләре балалар белән уен-викторина үткәрделәр. Балалар командалар белән көч сынаштылар һәм үзләренең барлык белемнәрен күрсәттеләр. Көн бик кызыклы һәм файдалы үтте.
-
Кинотеатрга бару 05.06.2019

5нче июнь көнне балалар Grand Cinema кинотеатрында булдылар . Анда алар "Йорт хайваннарының яшерен тормышы 2" дигән мультфильм карадылар. Балалар бик канәгать калдылар. Көннең икенче яртысында һавада хәрәкәтчән уеннар узды.




