Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 558 учащихся, из них 6 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 ( 246 ) 247 248 249 250 >>
-
Баскетбол ярышы 08.12.2017

1 нче декабрь көнне, гимназиябез егетләре баскетбол ярышларында булып кайтты. Егетләребез бик яхшы уен күрсәттеләр. Җитезлек, кыюлык, уен кагыйдәләрен яхшы белү һәм хәйләкәрлек күрсәтеп җиңү яуладылар.
Вахитов һәм Идел буе гомум белем бирү оешмалары арасында гимназия данын яклаганнары өчен егетләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Алга таба да зур җиңүләр нысыйп булсын! -
Шахмат турнирына рәхим итегез! 07.12.2017

Гимназиядә 7-22 нче декабрь көннәрендә шахмат турнирлары узачак. Ярыш безнең гимназиянең 29 нчы кабинетында уза. Ярышлар турында төгәл мәгълүматны бирелгән рәсемнән күрә аласыз. Җиңүчеләрне бүләкләү һәм турнирның ябылышы 22 нче декабрьгә билгеләнгән.
Турнирда катнашырга теләк белдерүче барлык укучыларны бәйгедә көтеп калабыз! -
Кем тизрәк? 06.12.2017

Математика һәм информатика декадасы кысаларында, Резеда Рашатовна җитәкчелегендә, башлангыч сыйныф укучылары бик матур ребус ясаганнар иде. Әлеге ребус стена газетасы форматында икенче катта эленеп тора.
Кадерле укучылар! Актлар залы янында эленгән әлеге ребусларны чишәргә чакырабыз. Нәкъ менә сезгә иң авыр, кызыклы, катлаулы ребус авторын билгеләргә тәкъдим итәбез. -
Семинар узды 06.12.2017

Бүген, 6 нчы ноябрь көнне, гимназиядә “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә педагогик технологияләр” исемле семинар оештырылды. Әлеге семинар “ФГОС ОО шатларында заманча татар теле һәм әдәбияты дәресе” исемле өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы кысаларында узды.
Килгән кунакларга 1 нче Татар гимназиясе турында фильм күрсәтелде, музейга экскурсия оештырылды. Шулай ук, 4 сыйныфта татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән ачык дәресләр күрсәтелде. Башлангыч сыйныф укытучылары Фәридә Фәимовна, Земфира Нурисламовна, татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гөлүзә Азатовна һәм Лилия Мәгъфүровна әлеге педагогик технологияләрне уңышлы куллану үрнәкләрен күрсәттеләр. Һәр укытучы үз эшчәнлегендә заманча технологияләр кулланырга тырышкан иде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Рөстәмовна проект эшчәнлеге буенча мастер-класс күрсәтте.
Әлеге семинар укытучылар өчен файдалы булгандыр дигән теләктә калабыз! Ә гимназия укытучыларына, гимназия исеменнән, яхшы, кызыклы дәресләр, мастер-класслар күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәбез! -
Тимер юлларда сак йөрик 05.12.2017

Бүген, 5 нче декабрь көнне, педагог-оештыручылар, 5 нче сыйныфларны тимер юлларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар. Педагог-оештыручылар нинди җирләрдән тимер юл аша чыгарга, нинди кагыйдәләрне үтәргә, наушниктан музыка тыңлау, күңелсез нәтиҗәләргә китерүче төрле хәлләр турында сөйләделәр, ә укучылар куелган сорауларга җавап бирергә тырыштылар.
Укучылар инструктаж ахырында түбәндәге нәтиҗәләргә килделәр: үзеңне тимер юл янында ничек тотуың, алдагы бөтен гомереңне билгели. Кеше үз гомерен, сәламәтлеген кайгыртырга һәм башкаларга да игътибарлы булырга тиеш.
Кадерле укучылар! Тагын бер кат искәртеп үтәбез: юлларда сак һәм игътибарлы булыгыз! -
Милли музейга сәяхәт 05.12.2017

30 нчы ноябрь көнне, 6 нчы сыйныфлар Татарстан Республикасының Милли музеенда экскурсиядә булып кайттылар. Укучылар борынгы гасырлардан алып бүгенге көнгә кадәр, ерак бабаларыбыз тормышы һәм Татарстан тарихы белән таныштылар. Кызыклы, тарихи, чын экспонатлар аша борынгы кешеләрнең көндәлек тормышы белән таныштылар.
Укучылар кул эшләнмәләре, эш кораллары һәм ау өчен кирәк яраклар, борынгы кешеләрнең киемнәре һ.б. әйберләрне күреп тәэсирләнделәр. Укучылар сүзләренә караганда, аларга иң ошаган экспонатлар: хайваннар карачкылары, хәрби киемнәр, Екатерина II каретасы булган.
Әлеге сәяхәт укучыларны таң калдырган. Кызыклы экскурсиядән алган тәэсирләр укучылар күңелендә әле озак сакланыр. -
Яхшылык җир буйлап атлый 05.12.2017

“Яхшылык җир буйлап атлый” исемле рәсемнәр бәйгесе дәвам итә. Бәйге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә багышланган. Укучылар инде матур-матур эшләр тапшыра да башладылар. Тапшырылган рәсемнәр арасында буяулар һәм төсле карандашлар белән ясалган рәсемнәр бар. Ә кайбер укучылар, хәтта, токмачлар, борчаклар һәм ярмалар да кулланганнар.
Кадерле укучылар! Сездән матур, фантазияле рәсемнәр көтеп калабыз. Форматы А3 булган барлык яхшылык турындагы рәсемнәрне бәйгегә кабул итәбез! -
Хезмәт кешесе - хөрмәт кешесе 05.12.2017

Бу атнада күп итеп кар яву сәбәпле, гимназия территориясен кардан чистарту эше башланып китте. Югары һәм урта сыйныф укучылары, билгеләнгән график буенча, юлларны кардан арындырырга ярдәм итәләр. Әлеге эш гимназиянең матур йөзен саклау, укучылага, укытучыларга һәм әти-әниләргә мәктәп территориясендә йөрергә уңайлы булсын өчен эшләнә. Шулай ук, укучыларны физик эшкә өйрәтү, саф һавада шөгыльләндерү өчен дә бик кулай.
Гимназиягә ярдәм иткән әлеге көчле, тырыш егетләребезгә, гимназия исеменнән, рәхмәт белдерәбез! -
Үткәнен белмәгәннең, киләчәге юк! 05.12.2017

Бүген, 5 нче декабрь көнне, 3 нче сыйныфлар мәктәп музеенда экскурсиядә булдылар. Экскурсоводлар 9 нчы сыйныф укучылары иде. Өлкән абый-апаларының кызыклы, мәгълүмати сөйләмен тыңлау нәни укучыларыбызга бик ошады. Алар бер үк вакытта сокланып та, горурланып та, кызыксынып та гимназия тарихын тыңладылар.
Бигрәк тә аларга мамонт сөякләре, борынгы йорт экспонатлары, Г. Тукай белән бәйле әйберләр бик ошаган.
Шундый матур, якты, заманча музеебыз булу белән без бик горурланабыз! -
Кызыл әтәчкә каршы көрәш 05.12.2017

29 нчы ноябрь көнне, 8 нче сыйныфлардан торган ЮДПД отряды, җитәкчеләре Әхмәдиева З.А. җитәкчелегендә, Янгын куркынычсызлыгы музеенда экскурсиядә булдылар. Әлеге сәяхәтнең максаты: янгын вакытында балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм үлем очракларын булдырмый калу өчен кагыйдәләр белән танышу.
Бу көнне укучылар янгын сүндерүче хезмәте белән якыннан таныштылар. Тагын бер кат куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр. Әлеге экскурсия укучыларга бик күп файдалы мәгълүмат бирде.
Кадерле укучылар! Ут белән сак булыгыз! Үзегезнең һәм башкаларның тормышын куркыныч астына куймагыз!













