Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420108, г. Казань, ул. Мазита Гафури, д. 34а |
| Телефон: | +7(843)-293-38-67;+7(843)-293-38-87;+7(987)-290-70-21 |
| E-Mail: | g1.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая" |
| Руководитель: | Шамсеева Гульфия Гаязовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 558 учащихся, из них 6 иностранных граждан |
| У нас учат: | 37 преподавателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарская гимназия №1 им.Г.Тукая» Вахитовского района г. Казани - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 228 229 ( 230 ) >>
-
"Озын тәнәфес" - зур җиңүләр! 01.03.2018

Бүген, 1 нче март көнне, гимназия укучылары гомум белем бирү оешмалары арасында үткәрелүче “Озын тәнәфес” исемле бәйгедә катнашып шәһәр турына үттеләр.
Укучылар өчен зур сәхнәгә чыгу яңалык түгел. Алар инде “Пирамида" күңел ачу үзәге һәм К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры сәхнәсендә чыныгу алган укучылар.
Төрле милләт биюләре, лирик җырлар, спектакльдән өзекләр концертның бизәге булдылар.
Әлеге чарага үзеннән өлеш керткән укытучыларга, укучыларга гимназия исеменнән рәхмәт белдерәбез! Шәһәр этабында уңышлар телибез! -
"Безопасное колесо - 2018" 01.03.2018

28 нче февраль көнне, “Яшел төс” ЮИД командасы “Безопасное колесо – 2018” район бәйгесендә чыгыш ясады. “Беренче ярдәм күрсәтү” этабында Чернышёв Ф. 2 нче урын яулады.
Укучыларыбызны һәм аларның җитәкчеләрен уңышлы чыгыш ясаулары белән тәбрик итәбез! Алдагы бәйгеләрдә уңышлар телибез! -
"Иң яхшы эшче һөнәр" презентацияләр бәйгесе 28.02.2018

Бер ай дәвамында гимназиядә һөнәрләргә багышланган чаралар үткәрелде. Бүген шундый бәйгеләрнең берсе – “Иң яхшы эшче һөнәр” презентацияләр бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:
“Иң стильле бизәлеш” номинациясендә 10 нчы сыйныф укучылары һәм 4 нче сыйныф укучысы Фәттәхова А. җиңү яуладылар.
“Иң үзенчәлекле презентация” номинациясендә 5 нче А сыйныфы укучысы Ломов А. һәм 6 нчы Б сыйныфы укучысы Әхәтова А. җиңүче дип табылдылар.
“Иң төгәл эшләнеш” номинациясендә 5 нче Б сыйныфы укучысы Габдрахманова А. һәм 5 нче В сыйныфы укучысы Кононова П. җиңү яуладылар. -
Тизрәк, биегрәк, көчлерәк! 27.02.2018

Спорт - кешенең сәламәтлеген кайгыртучы гомерлек иптәше. Спорт гимназия укучыларының да иң якын дусты. Алар бик теләп, яратып төрле бәйгеләрдә, ярышларда катнашалар. Әлеге актив эшчәнлек үзенең җимешләрен дә бирә.
6 нчы сыйныф укучысы Ведерникова Д. спорт өлкәсендә системалы уңышлары өчен 1 нче разрядка ия булды. Бу зачет кенәгәсе һәм тамганы Татарстан Республиканың спорт комитеты тапшырды. Мондый югары бәягә, бары тик, күп бәйгеләрдә актив катнашып, призлы урыннар яулаган укучылар гына лаек була.
Афәрин, Диана! Сине гимназия исеменнән уңышларың белән тәбрик итәбез, алга та да уңышлар телибез! -
"Озын тәнәфес" 26.02.2018

Гимназиябез укучылары төрле-төрле бәйгеләрдә, чараларда, ярышларда катнашып торалар. Менә күптән түгел генә хәйрия концерты шаулап узды. Ә бүгенге көндә укучылар “Озын тәнәфес” дип исемләнгән концертка әзерләнәләр.
Кече сыйныфлар шаян бию әзерлиләр, ә югары сыйныфлар спорт, кытай биюләре, төрле халык җырлары, спектакльләрдән өзекләр өйрәнәләр.
Укучыларыбызга һәм аларның җитәкчеләренә уңышлар телибез! Сезгә уңышлы чыгыш ясарга язсын! -
Ватанны саклаучылар көне 21.02.2018

Бүген, 21 нче февраль көнне, Ватанны саклаучылар көненә багышланган спорт бәйгесе узды. Чарада хәрби спорт уеннары үткәрелде. Ярышта 8-10 нчы сыйныф егетләре көч сынашты. Һәр сыйныф чарага җитди әзерләнгән иде. Егетләр ярышның соңгы минутына кадәр бөтен көчләрен биреп көрәштеләр. Бәйгедә урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
1 нче урын – 10 нчы А сыйныфы;
2 нче урын – 9 нчы А сыйныфы;
3 нче урын – 8 нчы А сыйныфы.
Шулай ук, автомат сүтеп-җыю ярышында мәктәп рекорды да билгеле булды. Әлеге титулга Хәбибуллин Ч. лаек булды. Моның өчен аңа, ни бары, 24,5 секунд вакыт кирәк булды.
Чараны оештыручыларга һәм катнашкан егетләргә, гимназия исеменнән рәхмәт белдерәбез!
Гимназиядә хезмәт куючы барлык ир-атларны һәм белем алучы ир-егетләребезне, якынлашып килүче, Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез! Сезгә сәламәтлек, бәхет-шатлык, алдагы тормышыгызда удышлар телибез! -
Халыкара Туган тел көне 21.02.2018

Бүген, 21 нче февраль көнне, Халыкара Туган тел көне билгеләп үтелә. Әлеге зур датаны безнең гимназиядә дә искә алдылар. Шул уңайдан, 5 нче сыйныфлар арасында, интеллектуаль викторина уздырылды. Укучылар туган тел турында төрле кызыклы сорауларга җавап биреп, үзара көч сынаштылар. Бәйгенең җиңүчесе итеп 5 нче В сыйныфы билгеләнде.
Шундый кызыклы, кирәкле чара үткәргәннәре өчен 5 нче сыйныфларга һәм аларның укытучыларына рәхмәт белдерәбез! Барыгызны да гимназия исеменнән Туган тел көне белән тәбрик итәбез! -
Рәхим итегез! 20.02.2018

21 нче февраль көнне 13: 30 да, мәктәп спорт залында Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара уздырылачак. 8-10 сыйныф егетләре хәрби спорт төрләре буенча көч сынашачак.
Кайсы сыйныф егетләре көчлерәк һәм җитезрәк икәнен белергә теләсәгез, сорт залына рәхим итегез! -
"Образование. Карьера" 20.02.2018

Бүген, 20 нче февраль көнне, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән “Образование. Карьера” исемле ярминкә уздырылды. Бу чарада илнең төрле төбәкләреннән мәртәбәле югары уку йортлары үзләрен тәкъдим иттеләр. Гимназиянең 8 нче сыйныф укучылары ярминкәдә теләп катнаштылар, бик кызыксынып уку йортлары турында мәгълүмат җыйдылар.
Әлеге чара укучыларга киләчәктә булачак һөнәрләрен сайларга ярдәм итәр дип уйлыйбыз, аларга уңышлар телибез! -
Котлыйбыз! 19.02.2018

17 нче февраль көнне 62 нче мәктәптә Лихачев исемендәге конференция үтте. Безнең укучылар да әлеге чарадан читтә калмады. Алар конференциядә бик теләп, актив катнаштылар. Укучыларның һәм укытучыларның тырышлыгы бушка китмәде. Төрле өлкәләрдә фәнни эзләнүләре үз җимешләрен дә бирде.
Лилия Наилевна җитәкчелегендә, 7 нче А сыйныфы укучысы Ванькова Дарья «Яшь тикшеренүче» секциясендә 1 нче урын яулады, Гөлназ Наилевна җитәкчелегендә, 5 нче сыйныф укучысы Искахов Раушан биология фәненнән 2 нче урын алды, Александра Александровна җитәкчелегендә, 5 нче сыйныф укучысы Ибушева Лиана рус теле фәненнән 2 нче урынга лаек булды.
Барлык җиңүчеләрне һәм аларны әзерләгән җитәкчеләрне уңышлары белән тәбрик итәбез! Алга таба да фәнни уңышлар теләп калабыз!













