муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Суксинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422729, РТ, Высокогорский район, с.Суксу, ул.Школьная, д.13 |
| Телефон: | +7(843)-656-18-12 |
| E-Mail: | Ssux.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Суксинская ООШ" |
| Руководитель: | Закиров Айрат Булатович |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 41 учащихся |
| У нас учат: | 13 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Суксинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
Лагерь көннәре дәвам итә. 21.06.2016

Балаларыбыз бүген ял иткән арада компьютерда интеллектуаль уеннар уйнадылар.
-
Лагерь көненең 8 көне. 20.06.2016

Лагерь көннәре дәвам итә. Бүген яңгыр яуды. Яңгыр яуса да балаларга эчке якта да эш табылды. Чәчәк савытлары юдылар.
-
Лагерь көннәре дәвам итә. 13.06.2016

Эшләп аргач, балаларыбыз спорт мәйданында ял итәләр+
-
Хезмәт һәм ял лагеры 11.06.2016

11 июнь көнне мәктәптә хезмәт һәм ял лагеры эшли башлады. Лагерьга10укучы йөри. Укучыларыбыз эшли - ял итәләр. Бүген спорт мәйданчыгы тирәсенә чәчәкләр утырттылар. Тиздән яңа спорт мәйданчыгы эшли башлаячак.
-
Авыл җыены 07.06.2016

Бүген мәктәпне оптимизацияләү мәсьәләсе буенча авыл җыены булып узды. Җыенда район хакимияте башлыгы урынбасары- Гәләутдинова Ләйсән Илгизовна, район башкарма комтеты урынбасары- мәгариф бүлеге җитәкчесе- Ахметзянов Нияз Камилевич , Суыксу авылы җирлеге башлыгы Низамиев Рамил Сәлимович катнашты. Ата-аналар үзләрен борчыган сорауларын җиткерделәр. Мәктәпне бер елга булса да урта мәктәп итеп калдыруларын сорадылар.
-
Балаларны яклау көне 01.06.2016

Бүген барлык мәктәпләрдә дә балаларны яклау көне үткәрелә. Шул уңайдан безнең мәктәптә дә балалар сабан туе үткәрелде. Балалар рәхәтләнеп ял иттеләр.
-
Яңгырады соңгы кыңгырау! 30.05.2016

Көтеп алган уку көннәре сизелми дә үтеп киттеләр. Укучыларыбыз өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Бигрәк тә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бу көн гомерлеккә истә калачак. Аларны алда экзаменнар көтә. Барысына да хәерле юллар, зур-зур уңышлар телисе кала.
-
Чәчәкләребезне җиргә утыртыр вакыт җитте. 30.05.2016

Ниһаять көннәр җылытты, чәчәкләрне дә утыртырга вакыт җитте. Мәктәп бакчасында эш кайный. Укучыларыбыз барысы да тырышып эшлиләр. Хезмәт дәресләрендә үсентеләрне җиргә күчереп утырталар. Бу эштә бигрәк тә 10 сыйныф укучылар актив. Тиздән бакчабыз аллы-гөлле чәчәкләргә күмелер. Барлык укучыларга да хезмәт куйган өчен рәхмәтебезне белдерәбез.
-
На старт! Внимание! Марш! 21.05.2016

Бүген мәктәбебез укучылары һәм укытучылары катнашында балалар сабан туе оештырылды. Бәйрәмдәге уеннарда укучыларыбыз актив булды. ГТО нормалары буенча да көч сынаштылар.
-
Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган митинг 10.05.2016

7 май көнне авылыбыздагы һәйкәл янында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды. Митингта тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, укучылар катнашты. Укучыларыбыз әдәби-музыкаль монтаж күрсәттеләр, ветераннарга чәчәкләр тапшырдылар.











