муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Суксинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422729, РТ, Высокогорский район, с.Суксу, ул.Школьная, д.13 |
| Телефон: | +7(843)-656-18-12 |
| E-Mail: | Ssux.Vsg@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Суксинская ООШ" |
| Руководитель: | Закиров Айрат Булатович |
| Год основания учреждения: | 1929 |
| У нас учатся: | 41 учащихся |
| У нас учат: | 13 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Суксинская основная общеобразовательная школа Высокогорского муниципального района Республики Татарстан" - "Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Суыксу төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
3 сентября-День солидарности в борьбе с терроризмом 03.09.2016

Бүген мәктәптә терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек буенча сыйныф сәгатьләре үткәрелде. 7-11 сыйныф укучылары "Путь в никуда" исемле фильм карадылар.
-
Белем бәйрәме белән! 01.09.2016

Бген укучыларыбыз Белем бәрәменә җыелды. 1 класска быел бер генә укучы килде. Ул да, укучыларыбыз да сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, укытучыларны бәйрәм белән котладылар. Белем бәйрәме белән барыгызны да!!
-
Сыйныф сәгатьләре"Минем булачак профессиям" 01.09.2016

Белем көнендә укучыларга "Минем булачак профессиям "- дигән темага һәр сыйныфта класс сәгатьләре булып узды.
-
Сау бул, лагерь! 01.07.2016

Инде бүген лагерьда соңгы көн эшлиләр. 18 көн сизелми дә үтеп китте. Укучыларыбыз эштән соң сабантуй оештырдылар. Мәктәп каршындагы плитәгә акбур белән матур итеп рәсемнәр ясадылар.
-
Кәбестәләр мул уңыш бирсен 29.06.2016

Укучыларыбызга мәктәп бакчасында эш җитәрлек. Бүген алар кәбестә араларын, помидор үсентеләрен чүптән арындырдылар, көндәгечә күп итеп су сиптеләр.
-
Страуслар янында кунакта 27.06.2016

Укучыларыбыз бүген Ямаширмә авылында урнашкан страуслар яши торган фермага бардылар. Алар андагы матур кошларга сокланып кайттылар.
-
Ура! Спорт мәйданчыгы ачылды! 25.06.2016

Бүген иң шатлыклы вакыйга булды. Балалар өчен рәсми рәвештә спорт мәйданчыгы ачылды. Мәйданчыкны ачарга районыбыз башлыгы Кәлимуллин Р. Г. килде. Ул балаларга көчле, сәламәт булып үсүләрен теләде. Ә без үз чиратыбызда мондый иркен уңайлы мәйданчыкны булдырган өчен барысына рәхмәт белдерәбез.
-
Чыгарылыш кичәсе 24.06.2016

Бүген чыгарылыш сыйныф укучыларының чыгарылыш кичәсе булды. Мәктәбебезнең иң тырыш, иң акыллы, иң якты йолдызлары мәктәбебездән чыгып китәләр. Аларга ак юллар телибез! Барлык теләкләре дә тормышка ашсын!
-
Тукай эзләре буйлап 23.06.2016

Бүген лагерьда ял итүче укучыларыбыз Тукай-Кырлай музеенда булдылар. Сәгъди абзый йортын яратып карадылар.
-
22 июнь - Сугыш башланган көн 22.06.2016

Бүген лагерьда ял итүче укучыларыбыз сугыш башлануга 75 ел буларак, һәйкәл янына барып сугышта һәлак булган каһарманнарыбыз истәлегенә чәчәкләр куйдылар, аларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Илебезне тетрәткән иң куркыныч Бөек Ватан сугышында башларын салган батырларны онытырга ярамый.











