муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | г. Тюлячинский муниципальный район, с.Тюлячи, ул. Кооперативная, д. 2А |
| Телефон: | 8(84360)21-6-78 |
| E-Mail: | Tul.3@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- Тюлячинский детский сад №3 |
| Руководитель: | Габдулхакова Гелюса Вакифовна |
| Год основания учреждения: | 2012 |
| У нас учатся: | 103 воспитанников/103 тәрбияләнүче |
| У нас учат: | 14 педагогов/14 мөгаллим |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - Тюлячинский детский сад №3 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 ( 26 ) 27 28 29 30 >>
-
Поздравляем!!! 02.05.2024

Воспитатели Мингазова Г.Р. , Хузина Р.Г. и родители старшей и подготовительной группы МБДОУ-Тюлячинский детский сад №3 приняли участие в I республиканском конкурсе чтецов и театральных постановок «Барча кошның да үзенчә сайравы бар, шигыре бар » в номинации «Семья –традициями сильна» и награждены дипломом 3 степени. Поздравляем!!!
-
"Тукай – әдәбият йолдызлыгы" 27.04.2024

Безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр районыбызда Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан "Тукай – әдәбият йолдызлыгы" дип исемләнгән әдәби район күләм акциядә катнаштылар. Әлеге акция китапханә тарафыннан оештырылган иде. 26 апрель көнне "Киләчәк" яшьләр үзәгендә бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләр арасында безнең балалар да бар: Гильфанова Риана “Әдәби уку” номинациясендә, Фатхуллина Самина, Рафикова Сәйдә, Юсупов Амирхан, Шарафиева Камилә, Сәлахиев Азамат, Рамазанов Раяз, Фазылҗанов Әскәр “Сәнгатьле уку” номинациясендә диплом белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!!!
-
Г.Тукай бәйрәме узды 26.04.2024

26 апрель көнне Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен татар халкының йөзек кашы булган бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуга багышланган чара үткәрелде. Бәйрәмдә балалар сөекле шагыйрьнең җырларын, шигырьләрен яттан сөйләделәр, җырладылар. Зурлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге төркем балалары Г.Тукайның әкиятләре буенча өзекләр күрсәттеләр. Чарада тәрбиячеләр уеннар да уйнаттылар, балаларга табышмаклар да әйттеләр. Бәйрәм “Туган тел” җыры белән тәмамланды һәм барлык балалар күңелендә онытылмаслык кичерешләр калдырды.
-
Бөтенроссия Эколятлар көне 25.04.2024

25 апрельдә ел саен «Бөтенроссия Эколятлар көне»үткәрелә. Эколятлар көненә багышланган чаралар кысаларында Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында төрле активлыклар узды: «Эколятлар белән табигатьне танып беләбез» акциясе, «Безнең дуслар – Эколятлар» рәсем конкурсы, « Эколятлар - безнең тугры дуслар»акциясе. Чараның төп кунаклары белән очрашу Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының "Ашит" табигать тыюлыгы белгечләре Әхмәтҗанов Р.З., Абдрахманова Г.И. булды. Экологик юнәлештәге чаралар үткәрү балаларны бай эчке дөньяны һәм табигатькә, аның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясына кыйммәтләр мөнәсәбәтләре системасын формалаштыруга җәлеп итә.
-
Янгын куркынычсызлыгы 23.04.2024

Бүген Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасы балалары ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы, эчке хезмәт майоры Тимерханов Л.М. белән очрашты. Әлеге чараларның максаты үсеп килүче буын арасында янгын куркынычсызлыгы культурасын пропагандалау һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларның төрле шартларда үз-үзләрен тоту күнекмәләрен гамәли куллану.
-
Язгы өмәләр 19.04.2024

1 апрельдән районыбызда “Чисталык ике айлыгы” игълан ителде. Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы тирәлеген матурлау һәм чистарту максатыннан,әлеге айлык кысаларында һәр атнаның чәршәмбе һәм җомга көннәрендә өмәләр оештырыла. Бүген дә хезмәкәрләр балалар бакчасының биләмсен чистартып, чүпләрдән арындырдылар.
-
Теләченең нәни йолдызчыклары 19.04.2024

19 апрель көнне район мәдәният йортында “Теләче йолдызчыгы» фестиваленең гала-концерты узды. Фестивальнең максаты-Теләче районы балаларының талантларын ачыклау, үстерү һәм аларга ярдәм итү. Безнең Теләче 3нче номерлы балалар бакчасыннан мәктәпкә әзерлек төркемендәге тәрбияләнүчеләре ( Фәтхуллина С. А., Рафикова С. Л. «Конферанс» номинациясендә 1 урын диплом, Аскарова Я.Р., Шарафиева К.Р. «Конферанс» номинациясендә 3 урын диплом), зурлар төркемендәге тәрбияләнүчеләре ( Хадиятуллина А.А., Ахметгаязова Р.Ф.) «Вокаль ансамбль» номинациясендә 3 урын дипломга лаек булдылар, балаларны әзерләүче тәрбиячеләр Хуҗина Р.Г., Ибраһимова А.Р. , Саетова Д.Р. һәм музыка җитәкчесе Минһаҗева Г.Р. Котлыйбыз!!!
-
"Асылташлар" бәйгесе 19.04.2024

Гаилә елы кысаларында бүген 19 апрель көнне Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасы мәгариф бүлеге белән берлектә “Асылташлар” районкүләм бәйгесе узды. Бәйгенең максаты- үсеп килүче буынның ата-бабаларыбызның тарихи-мәдәни мирасы белән кызыксынуын арттыру, гаиләгә, гаилә кыйммәтләренә аңлы мөнәсәбәт формалаштыру, балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм милли мәдәниятнең төрлелеген ачып бирә торган халык традицияләренә якынаю. Бәйге быел өченче тапкыр үткәрелә,елдан-ел үсә, популярлаша. Бәйге тәлапләре буенча, балалар үзләре белән таныштырдылар, сәләтләрен күрсәттеләр. Гаилә еле уңаеннан күркәм гаиләләр матур чыгышлары белән таң калдырдылар Һәр катнашкан бала җиңүче, диплом һәм истәлекле бүләккә ия булды.
-
«Космос глазами детей» 18.04.2024

Бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында "Теләче" спорт мәктәбе хезмәткәрләре тарафыннан уздырылган «Космос глазами детей» дигән бәйгесендә катнашучыларны дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр. Барлык катнашучыларны да котлыйбыз!!!
-
«Һәр сыерчыкның үз өе» 15.04.2024

Бүген бер ай буе дәвам иткән «Теләчеинформ» мәгълүмат үзәге үткәргән «Һәр сыерчыкның үз оясы» дип исемләнгән сыерчык оялары бәйгесенә, Шәтке авылында узган «Карга боткасы» бәйрәмендә, нәтиҗә ясалды. Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасына йөрүче балалар да әлеге бәйгедә актив катнаштылар, әти-әниләргә рәхмәтебезне белдерәбез, бәйгедә дипломга лаек булган тәрбияләнүчеләрне чын күңелебездән котлыйбыз!







