Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение-Тюлячинский детский сад №2 Тюлячинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422080, Республика Татарстан, Тюлячинский район с. Тюлячи, ул. Молодежная, дом 13А |
| Телефон: | +7(843)-602-14-14 |
| E-Mail: | dsad.tul2@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-Тюлячинский детский сад №2 |
| Руководитель: | Хасаншина Фарида Фаннуровна |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 150 |
| У нас учат: | 13 |
-
Масленица/Май чабу бәйрәме 20.02.2026

Яз нәрсәдән башлана? Әлбәттә, кышны озатудан. Безнең Теләче 2нче балалар бакчасында Масленица-Май чабу бәйрәмен уздыру яхшы традициягә әйләнде. Масленица-иң күңелле, шау-шулы, яраткан рус халык бәйрәме. Бүген балалар Масленица бәйрәмнәрдә катнаштылар. Алар кыюлыкта, тапкырлыкта һәм җитезлектә көч сынаштылар, шаярдылар һәм көлделәр. Ә тәмле коймакларсыз нинди Май чабу бәйрәме узсын инде? Бәйрәм азагында барлык балалар да пешекчеләр яратып әзерләгән тәмле, хуш исле коймаклар белән сыйландылар. Балалар шатлыгына чик юк булмады!
-
Футдольный турнир родителей/Әти-әниләр өчен футбол турниры 19.02.2026

-
"Әти белән бергәләп!" бәйрәме/ Праздник "Вместе с папой!" 18.02.2026
18нче февраль көнне балалар бакчасынында “Әти белән бергәләп!” исемле спорт бәйрәме оештырылды. Бәйрәмдә зурлар төркеменә йөрүче балалар әтиләре белән ике командага бүленеп, үзара көч сынаштылар. Нәтиҗәдә, ике команда да бик җитез һәм тапкыр булып чыкты, шунлыктан дуслык җиңде. Ярыш ахырында балалар әтиләренә үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Бәйрәм күтәренке рухта узды, җанатарларның чын күңелдән көч биреп кычкырган авазлары, яңгыраган күңелле музыка аны тагын да матурлады. Бу спорт бәйрәме турындагы хатирәләр әти-әниләр һәм балалар күңелендә озакка сакланыр.





