Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мусабай-Заводская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы «Мусабай-Завод урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе»
Визитная карточка
| Адрес: | 423885, Республика Татарстан, Тукаевский район, с. Мусабай Завод, ул. Ленина, д. 27 |
| Телефон: | +7(855)-279-63-43 |
| E-Mail: | Smzav.Nc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мусабай-Заводская СОШ" Тукаевского муниципального района РТ/ МБГБУ «Мусабай-Завод УГБМ». |
| Руководитель: | Нуртдинова Эльвира Робертовна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | Школа 67 учащихся, Детский сад26 |
| У нас учат: | 11 учителей(из них 2 совместителя)и 3 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мусабай-Заводская средняя общеобразовательная школа» Тукаевского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы «Мусабай-Завод урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе» - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Яна ел бәйрәме 28.12.2012

Мәктәптә яңа ел кичәсенә зур әзерлек бара. 28 декабрь көнне кичке сәгать 18:00 дә 5-10 класслар өчен яңа ел кичәсе үткәрелә. 29 декабрь көнне сәгать 9:00 1-4 класслар өчен бәйрәм оештырыла. Барыгызны дә бәйрәмгә чакырабыз.
-
Приглашение на новый год 25.12.2012

24 декабря 2012 года в ГЦДТ 120 детей от школ Тукаевского района были приглашены на Новогоднюю ёлку, организованную ОАО "РИТЕК" ТПП "ТатРИТЕКнефт"
-
Кар фигуралары 17.12.2012

Мәктәп ишек алдында укучылар ярыша- ярыша кар фигуралары ясадылар.
-
Һөнәрләр дөньясында 17.12.2012

14.11.12 көнендә сыйныф җитәкчеләре «Һөнәрләр дөньясында» дигән темага багышлап сыйныф җыелышлары уздырдылар. Өлкән сыйныф укучылары полиция хезмәткәре Хамматуллин Илнур белән таныштылар. Алар балигъ булмаганнар белән эшләүче полиция хезмәтенең нечкәлекләре белән таныштылар, уку йортлары турында белделәр.
1,3 нче сыйныф укучылары тегүче һәм дизайнер һөнәре белән тирәнтен таныштылар. Үзләре шефлык иткән Розалия апаларыннан бу һөнәргә кызыксыну уянган. Рузалия апалары инвалид булса да тегә дә һәм бик матур итеп чигә дә. (Җитәкчеләре Хайруллина Р.Ф.)
2,4 нче сыйныф укучылары пешекче һөнәре буенча материаллар тупладылар. Пешекче-кондитерлыкка уку йортлары белән читтән торып таныштылар. Һәр укучы үзенең әнисенең һөнәре турында чыгыш әзерләде һәм сыйныф сәгатендә сыйныфташларын таныштырдылар. (Сыйныф җитәкчесе Гилязова Р.Ф.)
5-6нчы сыйныф укучылары укытучы һөнәренең нечкәлекләре һәм авырлыклары үзләштерделәр. Коткаручы булып эшләүчеләр турында да кызыксыналар. (Ахматсафина Р.Р. һәм Фарухшина Н.Я.)
7-8 нче сыйныфлар врач һөнәре буенча материал туплыйлар. Авылыбыз шәфкать туташлары белән очрашу уздырдылар. Врачлыкка укыта торгану уку йортлары турында материал тупладылар. (җитәкчесе Нурдинова Э.Р. һәм Калимуллин Ф.Г.)
9нчы сыйныф укучылары артист һөнәре белән таныштылар. Авылыбыздан чыккан артистлар турында материал тупладылар. Кәрим Тинчурин турында материал туплап презентация ясадылар. «Зәңгәр шәл » комедиясеннән өзек әзерләп мәктәп коллективына һәм аналарга күрсәттеләр. (Җитәкчесе Вилданова Л.Р.)
10 нчы сыйныф укучылары информацион технологияләр белән эш итүчеләр буенча һөнәр белгечләре белән таныштылар. Программист Аитов Илнарның хезмәте белән якыннан танышырга аның белән очрашу уздырдылар. (Җитәкчесе Марсалова Г.М.)
-
Үзебез ясаган тау 16.12.2012

Мәктәп укучылары үзләре ясаган тауда рәхәтләнеп шуалар.
-
Олимпиада нәтиҗәләре 15.12.2012

Предмет олимпиадаларының муниципаль этабында литература предметы (укытучы Марсалова Г.М.) буенча 9 класс укучысыАхметвалеева Элвира, татар теле буенча( укытучы Вилданова Л.Р.) 9 класс укучысы Сафина Алинә, 10 класс укучысы Шайхеева Айгөл, татар әдәбияты буенча ( укытучы Вилданова Л.Р.) 9 класс укучысы Калимуллина Айгөл призер булдылар.
-
Шугалак әзер 14.12.2012

Мәктәптә укучылар өчен каток әзерләнеп бетте.
-
Олимпиадада җиңүчеләр 13.12.2012

Предмет олимпиадалырының муниципаль этабы тәмамланды.Безнең мәктәп укучылары 14 предметтан катнаштылар. Литература предметы (укытучы Марсалова Г.М.) буенча 10 класс укучысы Шайхеева Айгөл , физкультура предметы (укытучы Калимуллин Ф.Г.) буенча 9 класс укучысы Саетгараев Алмаз, ТИН предметы (укытучы Марсалов Н.В.) буенча 10 класс укучысы Марсалов Руслан, татар әдәбияты буенча( укытучы Вилданова Л.Р.) 10 класс укучысы Шайхеева Айгөл җиңүче булдылар.
-
РУСЛАН ҖИҢҮЧЕ 10.12.2012

Районда предмет олимпиадаларының муниципаль этабы ахырына якынлаша.10 класс укучысы Марсалов Руслан ТИН предметы буенча җинүче булды
-
Яна елга әзерлек башланды
08.12.2012
Мәктәптә яңа елга әзерлек эшләре башланды.










