Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №175» Советского района г. Казани / Казан шәһәре Совет районының "175 нче Гимназия" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 420025, Республика Татарстан, г. Казань, ул. Джаудата Файзи, д. 8 |
| Телефон: | +7(843)-276-84-84 |
| E-Mail: | S175.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Гимназия №175» |
| Руководитель: | ио Абдулвахобов Камиль Рустамович |
| Год основания учреждения: | 2006 |
| У нас учатся: | 1162 обучающихся (иностранных гражданин - 0) |
| У нас учат: | 59 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №175» Советского района г. Казани / Казан шәһәре Совет районының "175 нче Гимназия" гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Финальные соревнования по мини-футболу МФС "Поволжье" 17.02.2022

Команда девушек из 9-11 классов приняла участие в финале соревнований по мини-футболу МФС "Поволжье" в Нижнегородской области. Выражаем благодарность нашим ученицам: Соколовой Даше, Шитьковой Вике, Ефремовой Виталии, Кузнецовой Валерии (9б класс), Романовой Алине (9г класс), Габдулхаковой Аделине (10а класс), Алеевой Азалии (11а класс). Также благодарим учителей физической культуры Сабирова Р.Г., Лекомцева Д.Ф.
-
“Туган телем-иркә гөлем” интеллектуаль викторина 17.02.2022

Гимназиябездә туган тел атналыгы дәвам итә. Бүген, 16 нчы февральдә, 6 нчы сыйныфлар арасында “Туган телем-иркә гөлем” дип аталган интеллектуаль викторина үткәрелде.Викторинада телебезнең байлыгын, матурлыгын күрсәткән интеллектуаль уеннар, төрле кызыклы күнегүләр үткәрелде. Укучылар күренекле шагыйрьләр турында мәгълүматлар бирделәр.Шулай ук халык авыз иҗатының бик борынгы һәм үзенчәлекле жанрлары – табышмак һәм мәкальләрне белүләре буенча көч сынаштылар.Туган телебездәге иң матур, иң якын булган җәүһәрләрне барладылар. Пиктограмма кулланып, балалар язучысы Ш.Галиевның шигырь юлларын искә төшерү укучыларга бигрәк тә ошады:
Туган тел – иң татлы тел,
Туган тел – иң тәмле тел.
Тәмле дип, телең йотма –
Туган телне онытма -
“Тылсым” курчак театры 17.02.2022

Бүген, 17 февральдә, туган тел атналыгы кысаларында 7а сыйныфы укучылары һәм сыйныф җитәкчесе Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы 1 нче сыйныф укучылары өчен “Өч кыз” татар халык әкиятен сәхнәләштерде. Спектакль өчен курчаклар, декорация алмашыну күренешләре- һәрберсе алдан планлаштырып системага салынган иде. Шулай ук, милли бизәкләргә аерым игътибар бирелгән. Спектакль алдыннан укучылар белән кереш әңгәмә оештырылды. Төрле әкиятләрнең иллюстрацияләренә таянып, табышмаклар әйтелде. Курчак театры музыкаль бизәлеш белән бер дулкында барды. Укучылар зур кызыксыну белән спектакльне карадылар.
-
Призер Республиканской олимпиады школьников по геологии 16.02.2022

Набиуллин Булат, ученик 10а класса, стал призером Республиканской олимпиады школьников по геологии. От души поздравляем Булата за высокие достижения! Выражаем благодарность учителю географии Миничкиной Т.С.
-
Муса Җәлил иҗатына брейн-ринг 16.02.2022

Бүген, 15 февральдә, халкыбызның каһарман улы патриот-шагыйрь
Муса Җәлилнең тууына 116 ел тулды. Җәлил исемен илебез халкы горурлык белән искә ала. Һәр буын аны йөрәгендә саклый. Аның көрәше һәм эшчәнлеге – күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге.
Муса Җәлил- ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә, үлемне батырларча каршылаган каһарман да. Мәктәбебез күләмендә барлык сыйныфларда герой-шагыйрь биографиясе һәм иҗаты буенча сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Укучылар үзләре яратып укыган шигырьләренә ясап килгән иллюстрацияләр нигегездә “Гомрем минем моңлы бер җыр иде...” исеме астында стенд оештырылды. Рәсемнәр аркылы без Муса Җәлилнең шигырьләрен тагын бер кат күздән кичереп, шагыйрьнең иҗатына сокландык.
8 нче “А” һәм 8 “В” сыйныфлары арасында брейн- ринг уздырылды. Сораулар Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты нигезендә төзелгән иде. Укучылар бердәм команда буларак, хезмәттәшлеккә нигезләнеп, актив булдылар. Дәресләрдә дә, дәрестән тыш эшчәнлектә алган белемнәренә таянып, биремнәрне бик җиңел башкардылар. Бәйге 8а сыйныфы укучыларының җиңүе белән тәмамланды. Афәрин, укучылар, барыгызга да -
Турнир по мини-футболу "Мирас-наследие" 16.02.2022

Обучающиеся 4-х классов нашей гимназии приняли участие в турнире по мини-футболу "Мирас-наследие" среди команд юношей 2011-2012 года рождения и заняли 3 место! Поздравляем ребят с отличным результатом! Благодарим учителей физической культуры!
-
Фәнис Яруллин исемендәге II республика фәнни-гамәли конференциясе 15.02.2022

Бүген, 15 нче февральдә, Фәнис Яруллин исемендәге "Мин тормышка гашыйк" исеме астында республика фәнни-гамәли конференциясендә гимназиябезнең укучылары: Мифтахова Адилә,(8а), Мөхетдинов Марсель,(6 а), Әхтәмова Ильвина, (4 а) сыйныфы укучылары актив катнашып, призлы урыннарга лаек булды. Конференция татар әдәбиятын, мәдәниятен, сәнгатен һәм Фәнис Яруллинның ижади мирасын, киңрәк өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан үткәрелә.
Барлык укучыларыбыз да язучы иҗатын тирәнтен өйрәнеп, эзләнү эшләрен югары дәрәҗәдә тәкъдим иттеләр.Укучыларыбызны әзерләгән укытучыларыбызга олы рәхмәтебезне белдереп, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз -
Муса Җәлил – герой шагыйрь 15.02.2022

Гимназиябездә туган телләр атналыгы башланып китте. Бүгенге чаралар герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган иде. 1-2 сыйныфлар арасында шагыйрь иҗатын яктырткан рәсем бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Иң-иң яхшылары Муса Җәлилгә багышланган күргәзмәгә куелды. Бәйрәм яраткан шагыйребез Муса Җәлилнең иҗатына багышланган викторина белән дәвам итте. Бәйгедә 8 нче сыйныф укучылары көч сынашты.Укучылар Муса Җәлил иҗватын яхшы белүләрен күрсәттеләр.Чара күтәренке рухта үтте.
Бәйгеләрдә катнашкан барлык укучыларга да олы рәхмәтебезне белдерәбез, алга таба да уңышлар теләп калабыз! -
Конкурс рисунков "Для дружбы нет границ" 15.02.2022

В начальных классах младшие школьники приняли участие в конкурсе рисунков "У дружбы нет границ". В своих творческих работах ребята с удовольствием рассказали о себе, о семье, об окружающих людях, о природе родного края, словом, обо всем, с чем хотелось бы им поделиться! Ваши работы прекрасны, ребята! Молодцы!
-
Выставка традиций и культуры народов Татарстана 15.02.2022

В рамках Недели родного языка и литературы в библиотеке гимназии прошла выставка традиций и культуры народов Татарстана. Обучающиеся 5-10 классов подготовили стендовые доклады и экспонаты народных промыслов. Такие мероприятиям, безусловно, формируют у школьников культуру уважения к традициям разных народов, воспитывают в детях любовь к родине, творчеству, красоте, искусству.















