МБОУ «Средняя общеобразовательная русско-татарская школа №111» Советского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420073, г. Казань, ул. Аделя Кутуя, д. 4а |
| Телефон: | +7(843)-295-66-16;+7(843)-272-14-05 |
| E-Mail: | S111.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Школа №111" |
| Руководитель: | Звездина Анастасия Яковлевна |
| Год основания учреждения: | 1968 |
| У нас учатся: | 710 учащихся (из них 27 - иностранные граждане) |
| У нас учат: | 42 учителя |
Новости школы №111
Сөмбелә
Опубликовано: 25.11.2016
23 нче ноябрь көнне мәктәбебезнең 1-4 нче сыйныф укучылары арасында “Сөмбелә” бәйрәме узды. Иң элек алып баручы – 7 нче сыйныф укучысы Гиниятова Азалия балаларны “Сөмбелә” бәйрәменең тарихы белән таныштырды. Әлеге чарада мәктәбебезнең иң уңган, иң чибәр һәм иң сәләтле укучылары катнашты. Бәйрәм чарасында укучылар чын күңелдән “Сөмбеләләр бәйгесе”, “Көз бизәкләре күргәзмәсе”, “Табышмак әйтәм – җавап көтәм!”, “Зирәкләр һәм тапкырлар”, “Оста рәссам” бәйгеләрендә ярышты. Үзләре ясап алып килгән эшләрен яклады. Бәйгеләргә нәтиҗә ясап, жюри әгъзалары 1нче сыйныф укучысы Гайсина Камиләне – “Иң зирәк Сөмбелә”, 2нче сыйныф укучысы Мөхетдинова Адиләне – “Иң сөйкемле Сөмбелә”, 3нче сыйныф укучысы Хәсәнова Адиләне – “Иң гүзәл Сөмбелә”, ә 4нче сыйныф укучысы Вәлиуллина Диләрәне “Иң зәвыклы Сөмбелә” дип игълан итте. Чарада шулай ук Сидоров Артур, Энҗе Әхмәтҗанова моңлы җырлары белән, “Кара энҗе” (“Черный жемчуг”) бию төркеме, яшь гимнастка Татьянкина Елизавета күз явын алырлык матур биюләре белән, Соменко Ксения, Рәхмәтуллина Айгөл музыка уен коралларында яңгыраткан көйләре белән чыгыш ясады. 3 нче сыйныф укучылары “Шалкан” әкиятен сәхнәләштереп, тамашачыларны куандырды.
Укучыларга шулай ук экранда “Сөмбелә” бәйрәменә багышланган электрон презентация күрсәтелде. Көзге муллык бәйрәменең «Йөзек кашы» – күргәзмә. Монда нинди генә төр геройлар юк! Урманнан кыргый җәнлекләр дә, йорт хайваннары да килгән! Шундый да оста, искитмәле зәвык белән эшләнгән әйберләр. Әйтик, ташбака – кабактан, җылы якның жирафы – кишердән, аю – бәрәңгеден, вертолет–кабакчыктан. Яшелчә, җиләк – җимешләрдән иҗат ителгән көзге сурәтләр күз явын алып тора.
Соңыннан истәлеккә күмәкләп фотога да төшелде. Көзге муллык бәйрәме бик күңелле үтте.
К списку новостей











