МБОУ «Средняя общеобразовательная русско-татарская школа №111» Советского района г. Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420073, г. Казань, ул. Аделя Кутуя, д. 4а |
| Телефон: | +7(843)-295-66-16;+7(843)-272-14-05 |
| E-Mail: | S111.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Школа №111" |
| Руководитель: | Звездина Анастасия Яковлевна |
| Год основания учреждения: | 1968 |
| У нас учатся: | 710 учащихся (из них 27 - иностранные граждане) |
| У нас учат: | 42 учителя |
-
Татарча диктант 24.04.2026

Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2026нчы ел татар дөньясы өчен Габдулла Тукай елы дип игълан ителде. Шул уңайдан агымдагы елның 24-26 нчы апрель көннәрендә унберенче тапкыр уздырылачак Дөньякүләм «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланачак.
Бүген мәктәбебездә шул уңайдан “Татарча диктант”акциясе уздырылды. Чарада 60 кеше үзенең көчен сынады. Өлкән һәм урта сыйныф укучылары, укытучылар, әти-әниләр бик теләп катнаштылар. Дөньякүләм уздырылучы әлеге чараның мөһимлеге һәрбарчасына мәгълүм.Бөек шагыйребез Габдулла Тукай истәлегенә багышлап үткәрелүе күңелне аеруча хушландырды.
Текст алдыннан татар халкының гимнына әверелгән «Туган тел»не язу башкарылды, аннары исә төп текстка күчелде. Һәр катнашучы бик төгәл, дөрес, матур язарга тырышты.
Шагыйребезнең тормышы, иҗаты, халкыбызның тормышындагы тоткан урыны тагын бер кат искә төшерелде.
-
24.04.2026

Бүген мәктәбебездә Махсус хәрби операциядә катнашучы якташыбыз, мәктәбебезне 2014 нче елда тәмамлаган укучыбыз Ситдиков Данис Дамир улы белән очрашу булды. Очрашу җылы, дулкынландыргыч мөхиттә узды. Укучылар үзләрен кызыксындырган бик күп сорауларга җавап алдылар, рәхмәтләрен белдерделәр. Кече сержант укучыларга гаиләне, туган илне яратырга, хөрмәт итәргә, якларга һәм сакларга кирәклеген аңлатты. Илебезне саклаучы батырларыбыз белән горурланабыз! Аларга ныклы сәламәтлек, җитезлек һәм кыюлык, бетмәс көч-дәрман, озын гомер телибез!
-
Внимание!!! 20.04.2026

25 апреля (суббота) в 9:00 в актовом зале школы №111 состоится собрание для родителей будущих первоклассников.











