МБОУ «Средняя общеобразовательная русско-татарская школа №111» Советского района г. Казани
Визитная карточка
Адрес: | 420073, г. Казань, ул. Аделя Кутуя, д. 4а |
Телефон: | +7(843)-295-66-16;+7(843)-272-14-05 |
E-Mail: | scho111@list.ru; S111.kzn@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Школа №111" |
Руководитель: | Звездина Анастасия Яковлевна |
Год основания учреждения: | 1968 |
У нас учатся: | 725 учащихся (из них 33 - иностранные граждане) |
У нас учат: | 44 учителя |
МБОУ «Средняя общеобразовательная русско-татарская школа №111» Советского района г. Казани - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Акция «Всё решают только знания: разберем со специалистом!». 09.12.2024
12 декабря для учащихся 9 классов и 18 декабря для учащихся 11 классов пройдёт акция «Всё решают только знания: разберем со специалистом!». Основные задачи акции не только познакомить выпускников 9 и 11 классов с основными особенностями проведения государственной итоговой аттестации в форме ОГЭ и ЕГЭ, но и попробовать учащимся свои силы в решении задач, проанализировать вместе с педагогами полученные результаты в ходе решения демонстрационной версии контрольно-измерительных материалов. Акция еще необычна и тем, что она организована в форме «деловой игры», где в качестве организаторов в аудитории и вне аудитории и общественных наблюдателей участвуют их младшие товарищи, которые будут сдавать экзамены только через год. Но уже сейчас можно понаблюдать за всеми особенностями «со стороны».
-
04.12.2024
Бүген мәктәбебездә Ситдыйкова Розалия Һадиулла кызы җитәкләүче «Сәхнә» театр коллективы Ф. Яруллинның «Зәңгәр күлдә Ай коена» әкиятен куйдылар. Катнашучылар 2-6нчы сыйныф укучылары - Сәйфетдинова Гүзәл, Насыйбуллина Руфинә, Әфләтунова Алия, Вәлиева Карина, Зингирова Ралинә, Каначкина Эмилия, Фәхретдинова Жасмин, Шәрипов Булат иде. Нәни артистлар әсәрне бик матур, аңлаешлы итеп уйнадылар. Бер сулышта сәхнәләштерелгән бу әкиятне тамашачылар бик тыныч һәм йотылып тыңлап утырдылар. Балаларының чыгышларын карарга килгән әти-әниләр дә бик канәгать калдылар, чын күңелдән кайнар алкышладылар.
-
03.12.2024
Завтра учащиеся 11 класса будут проходить испытание в виде итогового сочинения. За 3 часа 55 минут учащиеся должны раскрыть одну из предложенных тем в своём сочинении.
Список тем публикуют на сайте за 15 минут до начала написания итогового сочинения.
Для допуска к ЕГЭ выпускникам необходимо получить "зачёт" по итоговому сочинению. У учащихся, получивших "незачёт" или в случае неявки по уважительной причине, есть возможность сдать 5 февраля и 9 апреля.
Желаем удачи!
-
14.11.2024
Бүген мәктәбебездә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган викторина үткәрелде. Бу чарада 8нче сыйныф укучылары катнашты. Биремнәр кызыклы һәм уйландыргыч иде. Сораулар арасында авырлары да, җайлы гына тиз арада җавап бирә ала торганнары да булды. Укучылар бик канәгать калдылар. Аеруча балаларның күңелләренә рәсемнәр буенча шәһәрләрне һәм төбәкләрне табу биреме хуш килде. Викторина бер сулышта кызыклы үтте.
-
08.11.2024
Бүген мәктәбебездә дөньякүләм оештырылучы «Татарча диктант ЯЗ» акциясе булып үтте. Бу чарада төрле сыйныфларда укучы балалар, укытучылар, әти-әниләр, мәктәп хезмәткәрләре катнашты. Барлыгы 60 кеше катнашкан бу акция оешкан төстә узды. Катнашучылар әлеге зур чарада катнашуларына бик шат булдылар.
-
02.11.2024
4нче ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне! Без үзебезнең зур илдә – Россиядә яшәвебезне беләбез. Яшькә, дингә, һөнәргә, тормыштагы максатларыбызга карамастан, без илебез язмышы өчен җаваплылык тоеп яшәүче халык.Кешеләргә хезмәттә дә, иҗатта да, гомумән тормышта, үз мөмкинлекләрен гамәлгә ашыра алырлык ышанычлы,имин җәмгыять булуы зарури. Моны без бары тик бердәм, тату булган очракта һәм уртак тырышлык белән генә төзи алабыз.
Халыклар бердәмлеге көне белән сезне хөрмәтле укытучылар, кадерле әти-әниләр һәм укучылар! Ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык тулы озын гомер, иминлек, тынычлык телибез!
-
19.10.2024
Газиз кешеләр – хөрмәтле әтиләр! Сезне Әтилэр коне белэн ихлас котлыйбыз.Сезгә алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыгызның, оныкларыгызның, кардәш-туганнарыгызның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, иминлектә гомер итегез!
Сабыр холык, тынгы белмәс йөрәк,
Уңган куллар — әти куллары.
Әтиемә Ходай гомер бирсен,
Тигез булсын тормыш юллары!Сәламәт бул, кайгы-хәсрәт күрми,
Гомер көзен тыныч каршыла.
Рәхмәтемне әйтеп, газиз кешем,
Башым иям синең каршыңда!/Гөлара Шәрипова. “ Әтине туган көн белән котлау”/
-
10.10.2024
Бүген мәктәбебездә туган (татар) телдәге әдәбиятны үз телендә өйрәнүчеләр өчен мәктәп туры олимпиадалары булып үтте. Укучылар бик тырышып биремнәрне үтәделәр, тулы җаваплар белән язарга тырыштылар.Олимпиада биремнәре авыр, катлаулы иде. Укучылар бик тырышып эшләделәр, актив булдылар.
-
05.10.2024
Хөрмәтле укытучыларыбыз!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне белән котлыйбыз!
Бүгенге истәлекле көндә барлык педагогларга рәхмәт сүзләре белдерәсе һәм хөрмәт күрсәтәсе килә. Сезнең игътибарлы, таләпчән булуыгыз һәм күңел җылыгыз безнең балаларга сәләтләрен һәм талантларын ачарга ярдәм итә.
Кем генә булмасын, һәрбербезнең тормышында үз Укытучысы булган. Без барыбыз да, барыннан элек, кемнәрнеңдер укучылары, бездә булган яхшы сыйфатлар зирәк остазларыбыз хезмәте. Чын укытучы – ул белем бирүче генә түгел , ә укучыны шәхес итеп тәрбияләүче дә. Әлбәттә, укытучы хезмәте беркайчан да җиңел түгел. Ул зур түземлелек, даими камилләшү таләп итә. Укытучы – ул һөнәр генә түгел, укытучы булып туарга кирәк!
Мәктәптә үткәргән һәр көнегез балалар белән аралашудан шатлык китерсен! Укучылар үз белемнәре белән куандырсын, ә мәктәпне тәмамлаучылар туган мәктәпләрен һәм яраткан мөгаллимнәрен онытмасын!
-
05.10.2024
Бүген мәктәбебездә туган (татар) телне үз теле буларак өйрәнүчеләр өчен мәктәп туры олимпиадалары булып үтте. Укучылар бик тырышып биремнәрне үтәделәр, фикерләрен туплап, тулы җаваплар белән эшләрен тулыландырдылар. Биремнәрдә тест өлеше, җөмләләрне тулыландыру эше, кечкенә хикәя төзү биреме дә бар иде.