Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-272-36-42 |
| E-Mail: | G20.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" |
| Руководитель: | Арсланова Рахима Минвалиевна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 769 учащихся (в том числе 1 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский. |
| У нас учат: | 51 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
-
Инглиз теле атналыгы 10.02.2017

Инглиз теле атнасы.
Февральдә гимназиядә традиция буенча Туган тел айлыгы уза. Бу айда шулай ук инглиз теле атналыгы да аерым план буенча үткәрелә.Инглиз телендәге төрле чараларга гимназиянең барлык укучылары да җәлеп ителә.
3 нче “В” сыйныфында Ренат Зульфатович ачык дәрес уздырса, 4 нче “А” һәм “Б” сыйныфында “Брейнг-ринг” үткәрде. Балалар инглиз теле буенча тирән белемнәрен күрсәттеләр. 5 нче сыйныфлар исә “Англия иленә сәяхәт” викторинасында катнаштылар. Айгөл Рәисовна укучыларга төрле конкурслар, сораулар,биремнәр әзерләгән иде. 5 нче “А” сыйныф укучылары белемлерәк булуларын дәлилләделәр. 2 нче сыйныфларда “The ABC party” уңышлы үтте. Балалар инглиз телен өйрәнә генә башласалар да, инде телне яхшы белүләрен исбатладылар, онкурсларда актив катнаштылар. Гомумән алганда, укучылар инглиз теле дәресләрен кызыксынып өйрәнәләр. Әле бу чаралар белән генә инглиз теле атнасы тәмамланмады, дәвам итә. Укытучыларга да, укучыларга уңышлар теләп калабыз!
-
Юл йөрү кагыйдәләрен һәркем тиеш белергә 10.02.2017

Н.М.Айсина җитәкчелегендәге "ЮИД отряды" 1 нче сыйныф укучыларына каникулга китәр алдыннан юл йөрү кагыйдәләре буенча төрле чаралар үткәрделәр. Укучыларыбыз үзләре дә бу тема буенча район, республика күләмендәге төрле чараларда актив катнашалар.
-
Парламент дәресе "Татарстан-2030:республикага минем ярдәмем" 10.02.2017

10 нчы февраль көнне гимназиядә"Татарстан-2030: республикага минем ярдәмем" темасы астында парламент дәресләре узды. Укучылар төрле видеороликлар,фильмнар, презентацияләр аша депутаталарның эше, хезмәтләре белән таныштылар.
-
"Йолдызлык" 10.02.2017

Гимназиянең 5 "Б" сыйныфы укучысы Тимербаев Адел төрле чараларда актив катнаша. Әле яңа гына республика "Йолдызлык" фестивалендә катнашып, II нче урынга лаек булды. Аделне барлык коллектив исеменнән котлыйбыз һәм яңа үрләр яулавын телибез! Бу җиңүдә Аделнең җитәкчесенә Г.Т.Урманчеевага да рәхмәт белдерәбез!
-
"WorldSkills"чемпионатында җиңү 09.02.2017

Казанда 1-3 нче февраль көннәрендә "WorldSkills"чемпионатының "Яшь профессионаллар" дигән III төбәк этабы үтте. Биредә " JuniorSkills" буенча 19 компетенция тәкъдим ителгән. Бу чемпионатта Совет районы мәктәпләре укучыларыннан торган команда да катнашты. Командада безнең гимназиянең 9 нчы сыйныф укучылары : Чернышова Анна ( I дәрәҗә Диплом ) һәм Носова Нелли ( III дәрәҗә Диплом) дә бар иде. Укучыларыбыз бу җиңүгә үз өлешләрен кертүләре белән без чиксез горурланабыз һәм аларга яңа җиңүләр телибез!
-
Депутатлар белән очрашу. 08.02.2017

8 нче февраль көнне гимназия укучылары Казан шәһәре Думасы депутаты А.Ф. Ислаев белән очрашу үткәрделәр, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар. Очрашу бик эшлекле төстә узды.
-
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республика семинары узды 08.02.2017

7 нче февраль көнне гимназиядә татар мәктпләрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларының " Эшлекле метод технологиясе нигезендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен проектлау" темасы буенча республика семинары узды.Чарада Галиева Г.Ш.,Сәгъдиева И.М.,Ефимова Л.Г., Зарипова М.Г.,Фатыйхова Л.Р., Гизатуллина Л.Ф., Хөснетдинова Г.Г. ачык дәресләр һәм мастер-класслар күрсәттеләр. " Алиш варислары", " Милли мирас", " Мәңгелек хәтер" музейларында гимназия укучылары үз эшчәнлекләрен күрсәттеләр, кунакларга бик күп кызыклы мәгълүмат җиткерделәр.Түгәрәк өстәл артында фикер алышканда семинарда катнашучылар чарага югары бәя бирделәр.
-
" Ел укытучысы-2017" бәйгесе финалисты 03.02.2017

" Ел укытучысы" - мөгаллимнәр арасында уза, бик зур осталык,әзерлек таләп итә торган һөнәри бәйге. Быел бу чарада безнең иң нәтиҗәле,иҗади эшләүче укытучыларыбызның берсе - Галиева Гөлназ Шамил кызы да катнашты. Ул татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән ярышып, район турында җиңүче булды һәм шәһәр бәйгесендә катнашу хокукына иреште. Бу этапта да уңышлы гына чыгыш ясап, зона турына узды.
Гөлназ Шамилевна, без Сезне гимназиянең бөтен коллективы исеменнән ихлас күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур уңышларга ирешеп, җиңү яулавыгызны телибез!!!
Фотода: Гөлназ Шамил кызының укучылары гимназиядә " Милли мирас" музей-кабинетын ачу тантанасында катнашалар.
-
Без ШТК уйныйбыз, ә сез? 30.01.2017

“Бүген ШТК ( КВН) була
Гаҗәп күңелле уен.
Укучылар көч сынаша,
Менә була тамаша!” – дип башланып китте 27 нче гыйнвар көнне безнең ШТК уены.
5-7 нче сыйныф укучылары рәхәтләнеп катнаштылар, зирәклектә һәм тапкырлыкта " көч" сынаштылар. Берәүләре 20нче гимназия футболкаларыннан булса, икенчеләре кызыл гастуктан, өченчеләре бейджиклар тагып чыккан. Һәрбер команда үзенчә креатив, заманча итеп киенгән. Күренеп тора, юморның барлык нечкәлекләрен дә беләләр. Хәер, моны үз күзләрең белән күрү, ишетү күпкә күңеллерәк һәм кызыклырак. Жюри әгъзалары исә укучыларның чыгышын төрле номинацияләр буенча да бәяләделәр, ә иң-иңнәренә урыннар билгеләделәр. 3 нче урынны - 7 нче “Б”, 2 нче урынны - 5 нче “В”, 1 нче урынны - 6 нчы “Б” сыйныфы укучылары яулады. Арада ШТКның иң оста уенчысы да билгеләнде. Ул – Талипов Камиль булып чыкты. Укучыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз! Киләчәктә район, республика күләмендә дә урын яулауларын теләп калабыз!
-
1 нче сыйныфка кабул итү башланды 27.01.2017
Вниманию родителейбудущих первоклассников!С 1 февраля по 30 июня 2017 годасостоится прием детей в первые классы, проживающих в закрепленных за школой микрорайонах .
С 1 июля 2017 года и до момента заполнения свободных мест состоится прием детей в первые классы, не закрепленных микрорайонов.Запись в 1 классы в приемной:пн-пт: - с 9.00 до 17.00;сб.- с 9.00 до 13.00.Необходимые документы:Оригинал и копия свидетельства о рождении;Свидетельство о регистрации ребенка по месту жительства или по месту пребывания (или справка из ЖЭУ).










