Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-272-36-42 |
| E-Mail: | G20.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" |
| Руководитель: | Арсланова Рахима Минвалиевна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 769 учащихся (в том числе 1 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский. |
| У нас учат: | 51 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 ( 66 ) 67 68 69 70 >>
-
"Фәнгә беренче адым- Первый шаг в науку" 27.02.2017

Район күләмендә уза торган " Фәнгә беренче адым" исемле фәнни- гамәли конференциядә ел саен башлангыч сыйныф укучылары актив катнаша. Февраль уртасында узган конференциядә укучыларыбыз түбәндәге нәтиҗәләргә ирештеләр:
Мозаффарова Язилә,2 нче сыйныф укучысы- III урын ( укытучысы- Сәгъдиева И.М.)
Дәүләтшин Азат, 3 нче сыйныф укучысы-II урын ( укытучысы- Хакимова Ф.Н.)
Котлыйбыз!
-
1нче сыйныф укучылары да бәйгеләрдә сынатмый 27.02.2017

1 нче сыйныф укучылары да гимназия тормышында актив катнашалар.Алай гына да түгел, олимпиадаларда да сынатмыйлар.1 нче А сыйныфы укучысы Габдрахманова Азалия ( укытучысы-Җаббарова Алсу Фоатовна) "Живое слово - Җанлы сүз" һәм " Мин кулыма китап алам" исемле республика олимпиадаларында катнашып, призлы урынга лаек булды.
-
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан волейбол ярышы 22.02.2017

22 февраль көнне Ватанны саклаучылар көне уңаеннан гимназиядә укытучылар ( капитаны- директорыбыз Рәхимә Минвәлиевна Арсланова) һәм укучылар командасы арасында волейбол ярышлары узды. Ярыш бик кызу барды.Җанатарлар да уенны кызыксынып карап, уенчыларга көч биреп тордылар. Укучылар мондый ярышлар ешрак узсын иде дигән теләктә калдылар. Исәп түбәндәгечә булды:
I урын- укытучылар командасы
II нче урын- 11 нче сыйныф
III нче урын- 10 нчы сыйныф
-
21 нче февраль- Туган тел көне 22.02.2017

Болын гөл-чәчәкләрнең төрлелеге белән матур булган кебек, Җир шары дә төрле милләт халыкларының дуслыгы һәм бердәмлеге белән күркәм.18 ел элек ЮНЕСКО тарафыннан 21 нче февраль-Туган тел көне дип игълан ителде. Бу көнне ел да гимназиядә төрле чаралар, бәйрәм концертлары уза.Бүген дә Туган тел көне уңаеннан бездә " Халыклар дуслыгы" фестивале узды. Төрле милләт балалары гаиләләре белән бергә милли киемнәрдән киенеп үз халыкларының гореф-гадәтләре, ризыклары һәм мәдәнияте белән таныштырдылар, җыр-биюләрен башкардылар.Фестваль гимназиягә бәйрәм рухы кертеп, халыклар дус-тату яшәргә тиешлеген исбатлады.
-
" Ел укытучысы-2017" бәйгесе 21.02.2017

" Ел укытучысы-2017" бәйгесендә Галиева Гөлназ Шамилевна катнашып "Татар теле укытучысы" номинациясендә җиңү яулады. 20 нче февраль көнне барлык финалистларны Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Һадиуллин И.Г. котлады һәм укытучыларга республика бәйгесендә дә уңышлар теләде.
-
15 нче февраль- Муса Җәлил туган көн. 21.02.2017

Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп уздык. Бәйрәмгә "Безнең мирас" журналыннан шагыйрь Марат Закир һәм драматург Рәдиф Сәгъди килде. Бу чара бәйге формасында узды. Укучылар Муса Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, җырларын җырладылар. Бәйгедә җиңгән укучылар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
-
Республика фән олимпиадасы призерлары 21.02.2017

Миндубаева Исламия, 10 нчы сыйныф укучысы ( укытучысы - Хафизова Л.А.) рус теленнән, Габдулхаева Элина, 7 нче Б сыйныфы укучысы, Фаттахова Алисә, 11 нче сыйныф укучысы ( укытучысы- Лебедева Л.В.) рус әдәбиятыннан узган республика олимпиадаларында катнашып, призлы урыннарга лаек булдылар.. Котлыйбыз!!!
-
"Безопасное колесо-2017" 21.02.2017

Гимназиянең Н.М. Айсина җитәкчелегендәге ЮИД отряды "Куркынычсыз тәгәрмәч-2017" район чарасында катнашып 1 урынга лаек булды. Котлыйбыз! Алга таба да аларга уңышлар теләп калабыз!
-
Укытучылар Спартакиадасы 21.02.2017

18 нче февраль көнне Актанышта укытучылар арасында спорт төрләре буенча республика Спартакиадасы узды. Совет районы данын гимназия укытучылары да яклады. Физика укытучысы Хабибуллин А.Н бу ярышларда катнашып, III урын яулап кайтты.Котлыйбыз, Алмаз Нурхатович!
-
Шәһәр предмет олимпиадасы нәтиҗәләре 15.02.2017

Гимназия укучылары ел дәвамында төрле бәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып призлы урыннар яулыйлар. Әле яңа гына узган шәһәр предмет олимпиадаларында да укучыларыбыз сынатмады, алар түбәндәге нәтиҗәләргә ирештеләр:
Җәмгыять белеме:
Гобәйдуллина Л.,, 9 кл.- призер
Миндубаева И.,10 кл.- җиңүче
Математика, биология:
Галимуллина А.,9 кл.-призер
Физика:
Валиуллина И.,9 кл.-призер
Татарстан тарихы:
Гобайдулина Л., 9 кл.-призер
Сиразиев Р., 9 кл.-призер.










