Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-272-36-42 |
| E-Mail: | G20.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" |
| Руководитель: | Арсланова Рахима Минвалиевна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 769 учащихся (в том числе 1 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский. |
| У нас учат: | 51 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
Шагыйрь Ленар Шәех белән очрашу 25.01.2018

Бүген гимназиядә язучы Абдулла Алишның 110 - еллык юбилее уңаеннан яшь шагыйрь, Абдулла Алиш, Муса Җәлил премияләре лауреаты Ленар Шәех белән очрашу узды. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен ,табышмакларын яттан сөйләделәр. Ленар әфәндегә бик күп сораулар биреп, аның иҗаты белән тагын да тирәнрәк таныштылар, шагыйрь абыйлары белән фотога төштеләр. Үзләре дә Л.Шәехкә осталыкларын күрсәттеләр, җырладылар, биеделәр. Очрашу бик күңелле узды!
-
Өстәл теннисында без алда! 23.01.2018

Гимназия укучылары ел дәвамында Спартакиада уеннарында актив катнашалар. Әле яңа гына өстәл теннисы уенында катнашып, II нче урын, шахматтан - III нче урын, футболдан - III нче урыннарны яулап кайттылар. Афәрин! Котлыйбыз сезне, укучылар! Алга таба да призлы урыннар лаек булсын сезгә.
-
Дәвамчанлык эше һәм 1 нче сыйныфка кабул итү 22.01.2018

22 нче гыйнвар көнне 206 нчы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме безнең гимназия белән танышырга килде. "Абдулла Алиш", "Милли мирас" , "Мәңгелек хәтер" музейларында һәм китапханәдә, сыйныф бүлмәләрендә, ашханәдә, спорт залында булдылар балалар. Безнең гимназиябезне нәниләр бик ошатып киттеләр. Хәтта " Тизрәк монда укырга килергә иде !"- дигән теләк тә белдерделәр.
Әти-әниләр өчен!
Микрорайон буенча 1 нче сыйныфка кабул итү 1 нче февральдән башланачак. Киләсе уку елында 4 сыйныф ачу күздә тотыла.
-
" Әдәби карта"республика бәйгесе 20.01.2018

" Мәгариф" , " Гаилә һәм мәктәп" журналлары берлектә 2017 елның декабрь аенда укытучылар, тәрбиячеләр арасында " Әдәби карта" исемле республика иҗади бәйгесе үткәрде. Бу чарада безнең директорыбыз Рәхимә Минвәли кызы Арсланова катнашып, II урынга ия булды. Без аны ихлас күңелебездән котлыйбыз!
-
1 нче сыйныф укучылары китапханәдә! 18.01.2018

Бүген 1 нче сыйныф укучыларын китап укучылар сафына кабул итү бәйрәме булды. Китапханәче Римма Илдус кызы балаларны китапханә, китап уку кагыйдәләре белән таныштырды, кызыклы уеннар уздырылды. Бу чарадан балалар бик канәгать калдылар.
-
" Ак калфак" оешмасының җыелышына чакырабыз 12.01.2018

“Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы милли йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне саклауда, аны киләчәк буынга җиткерүдә зур эш алып бара.
19.01. 2018 14.00 сәг. Казан шәһәре буенча Бөтендөнья татар хатын-кызларының « Ак калфак» иҗтимагый оешмасының җыелышы узачак.
Бу чарага башкалабызның һәрбер мәктәбеннән, балалар бакчаларыннан, оешмалардан 1 вәкил чакырыла ( башында калфак булуы хуплана).
Үткәрү урыны: Казан шәһәре Вахитов районының 27 нче гимназиясе, Назарбаев урамы,48 йорт
-
Студентлар очрашуы 10.01.2018

Хөрмәтле студентлар!
Сезне "Студентлар көне" уңаеннан гимназиябезгә очрашуга чакырабыз!Вакыты: 2.02.2018 ел. сәг 13.00
Адресыбыз: Пионерлар урамы, 10 -
Хуш киләсең, Яңа ел! 26.12.2017

Яңа ел бәйрәме уңаеннан, безнең гимназиядә чаралар гөрләп үтә. Бүген 3 нче һәм 4 нче сыйныф укучылары арасында "Бию марафоны" узды. Иң оста биючеләр булып 4 нче "Г" сыйныф укучылары булып чыкты. Алар үзләренең биюләре белән һәрбер тамашачының күңеленә хуш килеп, Гран-при яулады. 1 нче урынга 4 нче А укучылары, 2 нче урынга 4 нче Б һәм 4 нче В укучылары, 3 нче урыннарга 3 нче А һәм 3 нче Б укучылары лаек булды.
-
Яңа ел бию марафоны 25.12.2017

Бүген гимназиябездә Яңа ел бәйрәме уңаеннан бию марафоны узды. Бу бәйрәм алды чарасы гимназиябезне ямьләндереп , күңелләргә күтәренке рух кертте. Чараны Кыш бабай белән Кар кызы алып бардылар. Һәрбер сыйныф үзләренең бию осталыкларын күрсәтте. "Кавказ" биюен милли киемнәрдә биеп, 6 нчы В сыйныф укучылары Гран-при яуладылар. 5 нче А һәм 6 нчы А сыйныф укучылары татар халык биюен күрсәтеп, 1 нче урынны бүлешсә, 2 нче урыннны 7 нче А сыйныфы, 3 нче урынны 7 нче Б сыйныф укучылары алды. Шулай ук параллель рәвештә "Безнең сыйныф" видеоконкурсы да барды. Монда Гран-прины 10 нчы сыйныф укучылары яулады. Без барлык укучыларны да җиңүләре белән котлыйбыз!
-
"Хокук хәзерге җәмгыятьнең нигезе-Право как основа современного общества" 22.12.2017

22 нче декабрь көнне гимназиядә " Хокук хәзерге җәмгыятьнең нигезе - Право как основа современного общества" исемле югары сыйныф укучылары һәм студентлар арасында IV Бөтенроссия фәнни-гамәли конферециясе узды. Бу чараны без ел да Россиянең хокук университеты белән берлектә үткәрәбез. Конференциядә катнашучылар саны елдан-ел арта, географиясе киңәя. Быел Воронеж, Түбән Новгород һәм Ульяновск шәһәрләреннән дә катнашучылар булды.










