Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-272-36-42 |
| E-Mail: | G20.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" |
| Руководитель: | Арсланова Рахима Минвалиевна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 769 учащихся (в том числе 1 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский. |
| У нас учат: | 51 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
Язгы лагерь! 02.04.2018

Укучыларыбыз 3 нче чирекне уңышлы гына тәмамлап, сөенеп - шатланып гимназиябезнең "Тылсым иле" лагеренә йөрделәр. Йөрмәслек тә түгел, тылсымлы шул безнең лагеребыз! Беренче көн тимбилдинг, караоке-батл белән башланды. Башка көннәрне театрга барып "Күңелле кәҗә" әкиятен карадылар, актерлык серләренә төшенеп, үзләре дә спектакльләр куйдылар. Гимназиябезгә кунакка МЧСтан, ГИБДДдан килеп төрле тематик мультфильмнар күрсәтеп, блиц-опрос оештырып, балаларны төрле ситуациядән ничек чыгарга икәнен сөйләп, аңлатып киттеләр. "Замандаш" оешмасының активлары экологик чара оештырдылар. Гомумән алганда, балаларның яллары уен-көлке, җыр-биюләр белән күңелле һәм файдалы үтте.
-
Путешествие в страну Здоровья 29.03.2018

Ежегодно 24 марта по инициативе ВОЗ проводится Всемирный день борьбы с туберкулезом. В 2018 году этот день прошел под девизом «Требуются: лидеры для мира, свободного от туберкулеза. Внеси свой вклад в историю. Останови туберкулез».
В честь этого дня, во время лагеря в нашей гимназии, прошли конкурсы рисунков, также конкурсы театрализованных детских коллективов. Были проведены "Уроки здоровья", "Веселые старты", книжные выставки.
Берегите себя и своих близких!
-
Бөтенроссия " Иң яхшы татар теле укытучысы-2018" 27.03.2018

12- 15 мартта безнең гимназиядә " Иң яхшы татар теле укытучысы-2018" Бөтенроссия бәйгесенең регион этабы узды. Мөгаллимнәр 3 көн буе безнең укучылар белән дәресләр, мастер-класслар, педагогик киңәшмә утырышлары уздырдылар.
Бәйге нәтиҗәләре буенча регионнарда эшләүче укытучылардан I нче урынга Уфадан Венера Садыйкова, II урынга - Төмәннән Халидә Кирамова, III урынга - Дилбәр Гарифуллина лаек булдылар. Бу уңышларда безнең өлешебез дә булуына ышанып, җиңүчеләрне ихлас күңелебездән тәбрик итәбез.
-
Җыр фестивале 21.03.2018

"Җыр – ул кешенең юлдашы,
Җырлый алу – бик яхшы,
Берәү җырлый эшендә,
Берәү җырлый төшендә,
Берәү – күңеле тулганда,
Берәү – эше уңганда".
Нәкъ шундый шигъри сүзләр белән безнең алып баручыларыбыз башлап җибәрде "Җыр фестивален". Укучыларыбыз ел буена өйрәнгән җырларын укытучыларга, әти-әниләренә тәкъдим иттеләр. Җырлар ике телдә яңгырады. Араларында оригиналь җырчылар, җырлар да бар иде. Конкурс нәтиҗәләре буенча, башлангыч сыйныфлар арасында Гран-прины 4 нче Г сыйныфы укучылары, ә 5-7 нче сыйныф укучылары арасында 7 нче Б сыйныф укучылары лаек дип табылды. Кадерле укучыларыбыз, шулай һәрвакыт җырлап яшәгез, тырышып укыгыз һәм тәртипле булыгыз!
-
Наши успехи! 17.03.2018

С каждым днем у нас становится все больше и больше побед! На днях наша ученица 10 класса Нурутдинова Алина (рук. - Лебедева Лидия Владимировна) получила 3 диплома: в региональном научно-исследовательском конкурсе она получила диплом II степени, на всероссийском конкурсе творческих работ "Родной язык - великий язык" - I степени, а на Международном конкурсе "Экология России" заняла III место.
На конкурсе "Дулкыннар" ансамль "Сәйлән" (рук.- Урманчеева Гульнур Тагировна) занял III место в номинации "Ансамбль интрументальных оркестров". В этом же конкурсе ученица 4 "А" класса Музафарова Язиля (рук.- Сагдиева Ильсияр Миргазизовна) получила II место в номинации "Рәсем".
Поздравляем всех победителей! Вы - молодцы!
-
Татар кызы - 2018! 14.03.2018

Бүген, гимназия күләмендә, башлангыч сыйныфлар арасында "Татар кызы-2018" бәйгесе үтте. Укучыларыбыз җырлап-биеп, гимнастика күрсәтеп, курай, кубызда, гитарада уйнап, сәнгатьле итеп шигырь сөйләп шаккатырдылар. Гимназиябездә иң талантлы, иң сөйкемле татар кызлары укуына тагын бер тапкыр инандык. Жюри әгъзалары 1 нче һәм 2 нче сыйныфлар арасында Гран-прига 2 нче А сыйныф укучысы Габдрахманова Зәринәне лаек дип тапты. I нче урынны 1 "В" сыйныф укучысы, чибәр кызыбыз, Әсхадуллина Иллария, 2-3нче урыннарны Шакирҗанова Зилә белән Галиева Аделина яуладылар. 3 нче һәм 4 нче сыйныфлар арасында Гран-прины 4 нче В сыйныф укучысы Закирова Эльза, I нче урынны 3 "Б" сыйныф укучысы Васильева Самирә, II нче һәм III че урыннарны Сафиуллина Сафинә һәм Заляева Әминә бүлештеләр. Афәрин, кызлар!
-
Якутия кунаклары
13.03.2018
12 нче март көнне безнең гимназиягә Якутиядән бер төркем делегация килде. Алар милли гимназиянең укыту-тәрбия торышы белән таныштылар, ачык дәресләр, мастер-класслар карадылар, үзләре дә бик теләп чараларда катнаштылар. Аеруча, кунакларны музейлар эшчәнлеге кызыктырды.Очрашу эшлекле төстә узды.
-
Джалиловские чтения 09.03.2018

Поздравляем наших учениц 4 "А" класса Мударисову Сюмбель и Музаффарову Язилю (руководитель Сагдиева Ильсияр Миргазизовна), получивших диплом 3 степени на Межрегиональном Джалиловском чтении. Желаем дальнейших успехов и новых побед!
-
Абдулла Алиш әкиятләре илендә 07.03.2018

Бу көннәрдә гимназиядә язучы Абдулла Алишның 110 - еллык юбилее уңаеннан 1 нче сыйныфлар арасында ярыш узды. "Алиш варислары" берлегенә кабул иткәндә, аларга язучының әкиятләрен укырга дип өй эше бирелгән иде. Балалар бер-берсен узыша-узыша, үзләре ясаган рәсемнәрне күрсәтеп төрле әкиятләр сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр.
Ярыш нәтиҗәләре буенча, 1 нче урынны - 1 нче "Б" сыйныф укучылары, 2 - 3нче урыннарны 1 "А" Һәм "В" сыйныфы укучылары бүлеште.
-
Мин киләчәкне сайлыйм!/ (Я выбираю будущее!) 02.03.2018

18 нче мартта булачак Президент сайлаулары уңаеннан, безнең гимназиядә "Мин - киләчәкне сайлыйм" дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Барлык укучыларыбыз да актив катнашты. Араларында иң-иңнәрен сайлап алып, урыннар да билгеләнде. I нче урынны- 2 нче В һәм 4 нче Б сыйныф укучылары, II нче урынны- 2 нче Б һәм 4 нче Г сыйныфлары, III нче урынны- 1 нче В белән 4 нче А сыйныфлары бүлеште. Иң эчтәлекле, оригиналь рәсемнәр район конкурсына җибәрелде. Афәрин, балалар, уңышлар сезгә!










