Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-272-36-42 |
| E-Mail: | G20.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" |
| Руководитель: | Арсланова Рахима Минвалиевна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 769 учащихся (в том числе 1 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский. |
| У нас учат: | 51 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 ( 38 ) 39 40 >>
-
Әни,әнкәй,әнием шәһәр бәйгесе 27.11.2019

26 ноябрь көнне безнең гимназия базасында Казан шәһәре мәгариф идарәсе белән берлектә Бөтендөнья татар хатын-кызлары"Ак калфак" иҗтимагый оешмасының Казан бүлеге "Әни, әнкәй, әнием" шәһәр бәйгесе уздырды. Бу чарада башкалабыз мәктәпләрендә укучы балаларның әниләре катнашты. Алар барысы да район этапларында узган бәйге җиңүчеләре иде. 8 әни җыр-биюдә генә түгел, кул эшләре белән шөгыльләнүдә, бишек җырларын башкаруда көч сынаштылар.
Бу бәйгедә гимназиябезнең 7 А сыйныфы укучысының әнисе Сираҗиева Зөлфия Шәяхмәт кызы 3 нче урынга лаек булды.
-
" Әни, әнкәй, әнием" 25.11.2019

18.11.2019 " Дәрвишләр" балалар иҗат үзәгендә узган " Әни,әнкәй,әнием" шәһәр бәйгесенең район турында Сираҗеева Зөлфия Шәяхмәт кызы, 7 а сыйныфы укучысының әнисе, Гран-при яулап, шәһәр турына чыкты. Уңышлар телибез!
-
Спортсменнар белән җанлы аралашу 08.11.2019

07.11 көнне гимназиянең 7-8 нче сыйныф укучылары УНИКС ның Баскетбол клубы үткәргән чарада булдылар. Монда балалар мастер-классларда катнаштылар, Баскет-холл буенча экскурсия уздылар, тренажер залларында булдылар, спортсменнар белән аралашып кына калмадылар, алар белән баскетбол да уйнап алдылар. Аралашу рус- инглиз телләрендә барды.Чара балаларның күңелендә бик җылы тәэсирләр калдырды. Укучылар спортның уен гына түгел, көч, тырышлык таләп итә торган җитди һөнәр икәненә һәм кеше тормышында бик әһәмиятле урын алуына тагын бер кат төшенеп кайттылар.
-
"Яшьармия" сафларына кабул итү 29.10.2019

29.10. көнне гимназиядә 5 нче сыйныф укучыларын " Юнармия- Яшьармия " сафларына кабул итү тантанасы узды. Чарада РФ ның Эчке эшләр идарәсе полковнигы Шишкин С.И. һәм капитан Куприянов Д.С.катнаштылар.
-
Мини-футболда II урын 29.10.2019

Октябрь азагында башкалабыз мәктәпләре арасында мини- футбол ярышы узды. Физкультура укытучысыТимерханов Рөстәм Хәнифович җитәкчелегендәге гимназиянең 8 нче сыйныф укучы малайларыннан тоган команда район бәйгесендә җиңеп,шәһәр турына чыкты һәм II урынга лаек булды. Бу безнең өчен зур җиңү һәм горурлык!
-
" Алиш варислары" сафларына кабул итү 28.10.2019

28.10 көнне гимназиябезнең 1 нче сыйныф укучыларын " Алиш варислары" сафларына кабул итү тантанасы узды. Чара укучыларның җыр-биюләре белән үрелеп барды.Балалар Алиш исеменә лаек булып, тырышып укырга, тәртипле булырга сүз бирделәр.
" Алиш исеменә лаек булып,
Уңган, тырыш булып үсәрбез.
Алиш кебек батыр булсак әгәр,
Космоска да барып җитәрбез".
-
"Калфаклы сандугач" 26.10.2019

23.10. узган танылган татар композиторы Сара Садыйкова исемендәге " Калфаклы сандугач" X төбәкара фестиваль- конкурста Гөлнур Урманчеева җитәкчелегендәге гимназиябезнең " Сәйлән" курайчылар ансамбле III дәрәҗә Дипломга ия булдылар.
-
Районда узган " Сөмбелә" бәйгесе 24.10.2019

23.10.2019 " Дәрвишләр" балалар иҗат үзәгендә " Сөмбелә" шәһәр бәйгесенең район туры узды. Бу чарада гимназиянең 6 А сыйныфы укучысы Кәбирова Азалия дә катнашты. Ул матур гына чыгыш ясап, 18 кыз арасыннан мәртәбәле I урынга лаек булды.
-
" Татарча диктант" 21.10.2019

19.10 көнне гимназия коллективы Бөтендөнья " Татарча диктант" акциясенә кушылды. Бу чарадан ата-аналар да читтә калмады. Гимназиянең 10 аудиториясендә диктант язу оештырылган иде. Укытучыларга текстны А.Алиш премиясе лауреаты, шагыйрә Йолдыз Шәрәпова укыды.7 А сыйныфы укучылары бәйрәм рухы кертү максатында милли баш киемнәре киеп яздылар.
Бу акциягә Бөтендөнья татар хатын-кызларының Казан бүлеге дә кушылды.Алар белән бергә Абдулла Алишның туганы Гөлшат апа Сөнкишева, Г.Исхакыйның иҗатын берәмтекләп өйрәнгән Лена Гайнанова, сугыш чоры баласы Мансура апа Гыйлметдинова, парлап килгән 78 яшьлек Нәсимә ханым белән 81 яшьлек Рәфкать Ибраһимовлар да диктант яздылар. Гимназиядә иң яшь диктант язучыга 12 яшь булса, иң олысына 93 яшь иде. Зөмәрә Халикова,танылган татар режиссеры К.Тумашеваның кызы, олы яшьтә булуына кармастан, башкалардан калышмыйча, диктантны тулысынча язып чыкты.
Гимназиядә узган " Татарча диктант" акциясе турында " Шәһри Казан" газетасының 23.10.2019 № 118 нче санында( 4 нче бит) укып була.
-
М.Җәлил музеенда 21.10.2019

18.10 көнне 7 нче сыйныф укучылары Галеева Гөлназ Шамил кызы җитәкчелегендә М.Җәлил музеенда күренекле шәхесләр, артистлар белән бергә узган музыкаль- әдәби кичәдә катнаштылар. Бу чара балалар өчен кызыклы гына түгел, бик кирәкле һәм файдалы булды. Кичәдән соң безнең укучыларыбыз музей белән танышып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да таптылар.










