Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани
Визитная карточка
| Адрес: | 420029, г. Казань, ул. Пионерская, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-272-36-42 |
| E-Mail: | G20.kzn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" |
| Руководитель: | Арсланова Рахима Минвалиевна |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 769 учащихся (в том числе 1 иностранных гражданина) Язык обучения- татарский. |
| У нас учат: | 51 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Гимназия №20 имени Абдуллы Алиша" с татарским языком обучения Советского района г.Казани - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
"Милли мирас" бәйгесе. 31.01.2020

31.01.көнне гимназиядә танылган дизайнер Флера апа Калмурзинаның 91 - еллыгына багышланган " Милли мирас" бәйгесен йомгаклау кичәсе узды. Бу бәйгегә укучылар кул эшләнмәләре, рәсемнәр тәкъдим иткән иделәр. Флера апаның туганнарыннан, дусларыннан торган комиссия бу эшләнмәләргә үз бәяләрен бирделәр, җиңүчеләргә бүләкләр, Флера Калмурзина премиясен тапшырдылар.Чара Ф.Калмурзина исемен йөрткән 7 А сыйныфы укучыларының
( җитәкчесе - Галеева Гөлназ Шамил кызы) фольклор чыгышы, җыр- биюләре белән үрелеп барды, бик матур һәм оешкан төстә узды.
-
" Школа героев" . 31.01.2020

Гимназиябез 2015 нче елдан язучы, җәлилче Абдулла Алиш исемен йөртә. Шул уңайдан инде берничә ел " Школа героев" республика фәнни- гамәли конференциясендә катнашабыз. Быел да укучыларыбыз нәтиҗәле чыгыш ясадылар: Сәгъдиев Сәед - 3 нче урын, Сәгъдиева Язилә - 2 нче урынга лаек булдылар. Укытучыларыбыз да бу чарадан читтә калмады: Фәрхетдинов Илназ Мансурович- 2 нче урын яулап кайтты.
-
Әдәби - квест уены. 30.01.2020

Гимназия укучылары мәктәптә уза торган чараларда гына түгел, ә шәһәр күләмендә уздырыла торган чаралардан да читтә калмыйлар.
29.01 көнне 9 нчы Б сыйныфы укучылары "Татар китабы йорты" үткәргән " Әбүгалисина" әдәби квестында катнаштылар. Чарадан соң Ш.Камал музеенда булдылар.
-
" Без туган илдә яшибез!" 29.01.2020

Бүгенге көндә экология проблемасы җир йөзендә иң актуаль проблемаларның берсе булып кала. Шуңа күрә гимназиябездә экологик темага зур игътибар бирелә, төрле чаралар, бәйгеләр уза.
Менә 28.01 көнне " Без туган илдә яшибез" дигән экологик конференциядә 2- 11 нче сыйныф укучылары катнашты. Балаларның экологик катастрофаны булдырмауга үз карашлары,фикерләре, кызыклы тәкъдимнәре бар.Алар табигатьнең чисталыгына гына түгел, ә кешеләрнең битарафлыгына да борчуларын белдерәләр,проблеманы чишү юлларын күрсәтәләр.
Конференция 4 секциядә оешкан төстә узды.
-
Инглиз телендә узган район бәйгесе. 22.01.2020

20.01.2020 көнне район күләмендә узган инглиз телендә шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә 5 нче Б сыйныфы укучылары Бариев Даниэль белән Коткова Арина ( укытучылары- Габбасова А.Н.) катнашып, I урынга лаек булдылар.
-
Педагогик киңәшмә. 22.01.2020

21.01.2020 көнне узган педагогик киңәшмәдә Татарстанның халык артисты, профессор Миңгол ага Галиев катнашты. Ул укытучыларны балаларның иҗади сәләтен үстерүгә юнәлтелгән алымнар, тавышны көйләү, иммунитетны күтәрә торган күнегүләр белән таныштырды, мастер-класс күрсәтте.
-
Прием детей в 1 класс. 16.01.2020

В период с 1 февраля по 30 июня текущего года начинается прием детей в первый класс, проживающих на территории, за которой закреплена гимназия.
Для детей, не проживающих на закрепленной территории, прием заявлений в первый класс начинается с 1 июля текущего года до момента заполнения свободных мест, но не позднее 5 сентября текущего года.
-
Яңа ел алды " Бию фестивале". 26.12.2019

26.12 көнне гимназиябездә традицион Яңа ел алды "Бию фестивале" узды. Бу чара инде быел VI тапкыр үткәрелә. Укучыларның чыгышлары елдан-ел камилләшә. Балалар төрле халык, эстрада биюләре белән бергә татар халык биюләрен дә бик яратып, матур итеп башкардылар. Кыш бабай белән Кар кызы да бу чарадан читтә калмады, алар балаларны котладылар, бүләкләр тараттылар.Чара гимназиябезгә чын бәйрәм рухы кертте.
-
"Әти,әни, мин - спорт гаиләсе". 23.12.2019

20.12. көнне гимназиядә " Әти,әни, мин-спорт гаиләсе" дигән ярыш узды. Бу чарада,аеруча, башлангыч сыйныф укучыларының гаиләләре активлык күрсәтте. Балалар әти-әниләре белән бергәләп ярышның төрле этапларын үттеләр. Һәрбер сыйныфның җанатарлары да бик актив булды, алар чарада катнашучыларга плакатлар, төрле шигарьләр белән көч өстәп тордылар. Бәйрәм алды спорт ярышы бик кызыклы һәм файдалы узды." Хәрәкәттә-бәрәкәт"- ди бит халык мәкале дә.
-
Якутия делегациясе бездә кунакта. 16.12.2019

16.12.2019 көнне гимназиядә Якутия делегациясе булып китте. Алар дәресләр, мастер- класслар карадылар, тәнәфестә уйнала торган милли уеннар, музей педагогикасы белән таныштылар. Бу очрашу тәҗрибә уртаклашу максатында гимназия коллективы өчен дә кызыклы һәм файдалы булды.










