Отдел образования Исполнительного комитета Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Куйбышева, д. 31 / 423350, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Куйбышев урамы 31 нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-592-52-21 |
| E-Mail: | Imc.Sar@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | Отдел образования ИкСМР |
| Руководитель: | Исмагилова Гульназ Талгатовна |
| Год основания учреждения: | 2010 |
Отдел образования Исполнительного комитета Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
«Ин яхшы әйдаман» республика конкурсының муниципаль этабы үтте 14.02.2019

Сарман гимназиясендә «Ин яхшы әйдаман» республика конкурсының муниципаль этабы үтте. Ә кем соң ул Әйдаман? Әйдаман ул – балаларга әти-әни кебек кадерле кеше, кирәк чакта күңел ачтыручы, уен оештыручы позитив кеше, бөтен бәйрәмнәрне дә алып баручы оста, һәр яктан сәләтле, һәрдаим балалар ялын файдалы һәм күңелле итеп үткәрү турында уйланучы укучы ул. Әлеге бәйгедә районыбызның төрле мәктәпләрендә белем алучы иң актив 16 укучы бала катнашты.
Бәйге 3 этаптан торды. Беренчесендә әйдаманнар үзләре турында презентацияләр аша тулырак сөйләделәр. Икенче өлештә алар “Дөнья – әйдаман күзлегеннән” исемле видеоролик күрсәттеләр. Өченче этапта иң яхшы әйдаман исеменә дәгъва кылучылар үзләре үткәрәчәк чараны тәкъдим итәргә, ягъни аудитория белән эшләү сәләтләрен күрсәтергә тиешләр иде. Катнашучыларның һәрберсе дә бирелгән биремнәрне үтәп, жюри әгъзалары алдында үзләренең бар осталыкларын да күрсәттеләр.
“Җәлил гимназия”сеннән Альфира Гарипова, абсолют җиңүче булып, «Иң яхшы әйдаман» республика бәйгесендә безнең район данын яклаячак. Барлык очколарны исәпләгәннән соң урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 1 урын - Петровка мәктәбеннән Аделина Плеснякова, 2 урын – Җәлил беренче номерлы урта мәктәбеннән Элиза Дәүләтгәрәева, 3 урын – Саклаубаш мәктәбеннән Язилә Сахабиева. "Иң эрудицияле әйдаман” – Сарман гимназиясеннән Лилия Латипова, "Иң энергияле әйдаман” – Нөркәй мәктәбеннән Гүзәл Димеева, "Иң янып торучы әйдаман (Самый яркий)” – Иске Кәшер мәктәбеннән Гөлшат Рамазанова, "Иң иҗади әйдаман” – Сарман урта мәктәбеннән Миләүшә Ибраһимова, "Иң заманча әйдаман” –Сарайлы мәктәбеннән Валентин Нигматуллин, "Иң игелекле һәм ярдәмчел әйдаман” – Әлмәт мәктәбеннән Айзилә Сәгыйтова, “Иң яшь әйдаман” –Мортыш-Тамак мәктәбеннән Рәмилә Хөсәенова.
Җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды.
-
12 февраля в Казани подвели итоги Года добровольца и волонтера в Республике Татарстан \ Татарстан Республикасында иреклеләр һәм Волонтер елына йомгак ясалды 14.02.2019
12 февральдә Казанда Татарстан Республикасында иреклеләр һәм Волонтер елына йомгак ясадылар. ТР Яшьләр эшләре министрлыгы "ТР Иреклеләр үсеше үзәге" Төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы белән берлектә Республика иҗтимагый палатасы ярдәме белән Татарстан муниципалитетлары җитәкчеләрен, шулай ук яшьләрнең ирекле һәм волонтерлык хәрәкәтенә зур өлеш керткән активистларны билгеләп үтте. Чарада "Дөньяның барлык төсләре", "Доброгород", "Җиңү волонтерлары" һәм "Сәламәтлек сессиясе" кебек проектларга йомгак ясадылар һәм иң актив катнашучыларны бүләкләделәр. ТР Яшьләр эшләре министрлыгының актлар залында барган бу тантанада Сарман районыннан Петровка Завод мәктәбе “Елмаю” отряды активистлары бүләкләнде.Министерство по делам молодежи РТ совместно с Региональной молодежной общественной организацией «Центр развития добровольчества РТ» при поддержке республиканской Общественной палаты отметили руководителей татарстанских муниципалитетов, а также активистов, внесших значительный вклад в добровольческое и волонтерское движение молодежи. На мероприятии подвели итоги таких проектов, как «Все краски мира», «Доброгород», «Волонтеры Победы» и «Сессия здоровья», и наградили самых активных участников.Среди приглашенных на награждение был и добровольческий отряд МБОУ "Петровскозаводская СОШ",который участвовал в реализации республиканского проекта " ДоброГод".Представителями от школы приняли участие командир школьного отряда "Волонтеры Победы" и педагог организатор. -
Прошло заседание ММО учителей истории и обществознания \ тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының методик берләшмә утырышы узды 13.02.2019

12 февраль көнне Карашай - Саклау мәктәбендә тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының методик берләшмә утырышы узды. Укытучылар дәресләр, мастер-класслар карадылар, чыгышлар тыңладылар һәм фикер алыштылар. Алда көтеләчәк имтиханнарга әзерлекне туктатмаска, яхшы нәтиҗәләргә ирешергә дигән максатлар куелды.
12 февраля на базе филиала МБОУ “Большенуркеевская СОШ”- “Карашай-Сакловская ООШ” прошло заседание ММО учителей истории и обществознания. Учителя посмотрели уроки, мастер-классы, послушали выступления, делились опытом работы. Поставили цель: подготовить учащихся к экзаменам и добиться лучших результатов.
-
Прошел муниципальный литературно-творческий конкурс \ И.А.Крылов иҗатына багышланган муниципаль әдәби-иҗади конкурс узды 12.02.2019

12 февраля 2019 года на базе МБОУ «Джалильская гимназия» прошел муниципальный литературно-творческий конкурс «Поэт и мудрец в нем слились воедино»,посвященный 250-летию со дня рождения И.А.Крылова среди учащихся начальных классов общеобразовательных организаций Сармановского муниципального района. Учащиеся соревновались в 4-х номинациях: Рисунок «Басни дедушки Крылова», Поделки «В мире басен Крылова», «Литературная гостиная», «Инсценировка басни”.
Җәлил гимназиясендә И.А.Крылов иҗатына багышланган муниципаль әдәби-иҗади конкурс узды. Башлангыч сыйныф укучылары 4 номинациядә чыгыш ясады – рәсем, кул эшләре, мәсәл сөйләү һәм сәхнәләштерү. Укучылар барысы да югары әзерлектә килгән иде. Афәрин!!!
-
“Ел укытучысы-2019” Бөтенрәсәй һөнәри конкурсының зона этабы үтте \ Зональный этап Всероссийского конкурса профессионального мастерства “Учитель года – 2019” 11.02.2019

9 февраль көнне Мөслим районында “Ел укытучысы-2019” Бөтенрәсәй һөнәри конкурсының зона этабы үтте. Зона этабында 5 районнан иң яхшы укытучылар үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. Безнең район укытучылары да бик матур дәрес һәм мастер-класслары белән җюри әгъзаларын шаккатырдылар.
9 февраля в Муслюмовском районе состоялся зональный этап Всероссийского конкурса профессионального мастерства “Учитель года – 2019”. На зональном этапе приняли участие учителя из 5 района. Учителя нашего района удивили членов жюри своими выступлениями, уроками, мастер-классами.
-
Апробация итогового собеседования / Йомгаклау әңгәмәсенең апробациясе 07.02.2019
Согласно Порядку проведения итогового собеседования в 2019 году с 24 января по 5 февраля на базе восьми средних школ прошла апробация итогового собеседования по русскому языку для обучающихся 9 классов общеобразовательных организаций района.2019 елда йомгаклау әңгәмәсен үткәрү тәртибенә нигезенләнеп 24 гыйнвардан 5 февральгә кадәр сигез урта мәктәп базасында районның гомуми белем бирү оешмаларының 9 нчы сыйныф укучылары өчен рус теле буенча йомгаклау әңгәмәсенең апробациясе утте. -
Муниципальный этап Всероссийского конкурса профессионального мастерства "Педагог-психолог-2019" \ "Педагог-психолог-2019" Бөтенрәссәй һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы узды 07.02.2019

07 февраля на базе МБОУ "Сармановская гимназия" прошел муниципальный этап Всероссийского конкурса профессионального мастерства "Педагог-психолог-2019". Конкурс проводится в целях повышения профессионального уровня и наиболее полной реализации творческого потенциала педагогов-психологов системы образования. Победителем муниципального этапа стала педагог-психолог МБДОУ "Джалильский детский сад №6 "Теремок" Хасанова Файруза Гаптелхамитовна.
07 февраль көнне Сарман гимназиясе базасында "Педагог-психолог-2019" Бөтенрәссәй һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы узды. Конкурс һөнәри дәрәҗәне күтәрү һәм мәгариф системасы педагог-психологларының иҗади потенциалын тулысынча тормышка ашыру максатыннан үткәрелде. Җәлил бистәсенең гомуми үсеш төрендәге 6-нчы "Теремкәй" балалар бакчасы педагог-психологы Хәсәнова Фәйрүзә Гаптелхәмит кызы муниципаль этапның җиңүчесе булды.
-
Аттестация үтүчеләрнең һөнәри тестированиесы үткәрелде \ Прошло профессиональное тестирование заявителей на аттестацию 07.02.2019

-
Петровка – Завод урта мәктәбендә директорлар киңәшмәсе узды \ На базе МБОУ «Петровскозаводская СОШ» состоялось семинар-совещание директоров школ 06.02.2019

Петровка – Завод урта мәктәбендә 6 нчы февраль көнне директорлар киңәшмәсе узды. Анда Район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Фәйзрахман улы Мөхәммәтгәрәев, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарыИндира Рәис кызы Сәхипова, “Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее” җитәкчесе Дания Мәмдүх кызы Кашипова, Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссариаты вәкиле өлкән прапорщик Ленар Хәмбәл улы Һадиуллин, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Зиятдин улы Сабиров, методистлар һәм мәктәп директорлары катнашты. Мәктәп белән танышкач, музей ачылды, аның эшчәнлеген яктырттылар. Патриотик темага багышланган укучылар чыгышы карап үтелде. Әлеге мәктәптә укучы 8 милләт балалары үзләренең җыр – биюләрен күрсәттеләр, театраль тамаша да күңелгә ятышлы булды. Җыелышта көн тәртибендәге мәсьәләләргә тукталдылар.
6 февраля на базе МБОУ «Петровскозаводская СОШ» состоялось семинар-совещание директоров школ. На семинаре присутствовали руководитель Исполнительного комитета Сармановского муниципального района Мухаметгараев А.Ф., заместитель руководителя Исполнительного комитета Сармановского муниципального района по социальным вопросам Сахипова И.Р., представитель военного комиссариата старший прапорщик Хадиуллин Л.Х. , руководитель районного музея Кашипова Д.М. Директор школы Сафиуллин Л.Ф. провел экскурсию по школе. Состоялось открытие школьного музея, руководителем которого является преподаватель ОБЖ Иванов Д.А.
После основных мероприятии посмотрели композицию учащихся на гражданско-патриотическую тему.
-
“Йөрәгемне балаларга бирәм” һәм “Кеше тәрбияләү” һөнәри конкурсларының район туры үтте \ прошел профессиональный конкурс педагогических работников “Сердце отдаю детям” и “Воспитать человека” 05.02.2019

5 нче февраль көнне Сарман гимназиясендә “Йөрәгемне балаларга бирәм” һәм “Кеше тәрбияләү” һөнәри конкурсларның район туры үтте. Педагогик осталыкны билгели торган традицион конкурс класс җитәкчеләренең, педагог-организаторларның һәм өстәмә белем бирү педагогларының һөнәри осталыгын камилләштерү һәм аларның иҗади мөмкинлекләрен тулырак тормышка ашыру максатында үткәрелде. Быел конкурсантлар жюри игътибарына үзләре белән таныштыру, программа яклау, ачык чара күрсәттеләр. Һәр катнашучы үзенең чыгышын мөмкин булганча үзенчәлекле итеп оештырырды. “Йөрәгемне балаларга бирәм” конкурсының җиңүчесе – Әлфия Шәйхетдинова, призеры – Назифа Шәнгараева. “Кеше тәрбияләү” һөнәри конкурсының “Класс җитәкчесе” номинациясендә Гүзәл Ханнанова (Сарман урта мәктәбе), прзеры – Венера Гәрәева (Җәлил гимназия). Ә “Педагог организатор” номинациясендә җиңүче -Аида Залилова (Җәлил 1 нче мәктәбе), призер – Гүзәл Бариева – Саетгараева Җәлил 2 нче мәктәбе
5 февраля на базе МБОУ “Сармановская гимназия” прошел профессиональный конкурс педагогических работников “Сердце отдаю детям” и “Воспитать человека”. Свое педагогическое мастерство продемонстрировали классные руководители, педагоги-организаторы и педагоги дополнительного образования.
Победитель в номинации “Классный руководитель” стал классный руководитель 5акласса МБОУ “Сармановская СОШ” Ханнанова Г.З., победителем в конкурсе “Сердце отдаю детям” стал педагог дополнительного образования МБОУ “Джалильская гимназия” – Шайхутдинова А.Л., в номинации “Педагог организатор” лучший результат показал педагог-организатор МБОУ “Джалильская СОШ №2” Шангараева Н. Заместитель начальника отдела образования Исполнительного комитета Сармановского муниципального района Габидуллин Г.А. всем победителям, призерам вручил грамоты.














