• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Отдел образования Исполнительного комитета Сармановского муниципального района РТ / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге

Визитная карточка

Адрес: 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. Куйбышева, д. 31 / 423350, Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, Куйбышев урамы 31 нче йорт
Телефон: +7(855)-592-52-21
E-Mail: Imc.Sar@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: Отдел образования ИкСМР
Руководитель: Исмагилова Гульназ Талгатовна
Год основания учреждения: 2010

Новости

«Ин яхшы әйдаман» республика конкурсының муниципаль этабы үтте

Опубликовано: 14.02.2019

 

Сарман гимназиясендә «Ин яхшы әйдаман» республика конкурсының муниципаль этабы үтте. Ә кем соң ул Әйдаман? Әйдаман ул – балаларга әти-әни кебек кадерле кеше, кирәк чакта күңел ачтыручы, уен оештыручы позитив кеше, бөтен бәйрәмнәрне дә алып баручы оста, һәр яктан сәләтле, һәрдаим балалар ялын файдалы һәм күңелле итеп үткәрү турында уйланучы укучы ул. Әлеге бәйгедә районыбызның төрле мәктәпләрендә белем алучы иң актив 16 укучы бала катнашты.

Бәйге 3 этаптан торды. Беренчесендә әйдаманнар үзләре турында презентацияләр аша тулырак сөйләделәр. Икенче өлештә алар “Дөнья – әйдаман күзлегеннән” исемле видеоролик күрсәттеләр. Өченче этапта иң яхшы әйдаман исеменә дәгъва кылучылар үзләре үткәрәчәк чараны тәкъдим итәргә, ягъни аудитория белән эшләү сәләтләрен күрсәтергә тиешләр иде. Катнашучыларның һәрберсе дә бирелгән биремнәрне үтәп, жюри әгъзалары алдында үзләренең бар осталыкларын да күрсәттеләр.

 “Җәлил гимназия”сеннән Альфира Гарипова, абсолют җиңүче булып, «Иң яхшы әйдаман» республика бәйгесендә безнең район данын яклаячак. Барлык очколарны исәпләгәннән соң урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 1 урын - Петровка мәктәбеннән Аделина Плеснякова, 2 урын – Җәлил беренче номерлы урта мәктәбеннән Элиза Дәүләтгәрәева, 3 урын – Саклаубаш мәктәбеннән Язилә Сахабиева. "Иң эрудицияле әйдаман” – Сарман гимназиясеннән Лилия Латипова, "Иң энергияле әйдаман” – Нөркәй мәктәбеннән Гүзәл Димеева, "Иң янып торучы әйдаман (Самый яркий)” – Иске Кәшер мәктәбеннән Гөлшат Рамазанова, "Иң иҗади әйдаман” – Сарман урта мәктәбеннән Миләүшә Ибраһимова, "Иң заманча әйдаман” –Сарайлы мәктәбеннән Валентин Нигматуллин, "Иң игелекле һәм ярдәмчел әйдаман” – Әлмәт мәктәбеннән Айзилә Сәгыйтова, “Иң яшь әйдаман” –Мортыш-Тамак мәктәбеннән Рәмилә Хөсәенова.

Җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды.



К списку новостей