Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Петровскозаводской детский сад" Сармановского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы "Петровка Завод балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423364, РТ, Сармановский район, с.Петровский Завод, ул. Декабристов, д.19. |
| Телефон: | 885559(4-41-65) |
| E-Mail: | P.Zavod.Sar@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Петровскозаводской детский сад" |
| Руководитель: | Хабибуллина Гюзель Азгатовна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 29 |
| У нас учат: | 3 |
-
Ата-аналар җыелышы — бакча тормышында бик мөһим вакыйга, бигрәк тә зурлар төркемендә. Бу чорда балаларны мәктәпкә әзерләү, аларның мөстәкыйльлеген үстерү һәм төрле иҗади, танып-белү чараларына җәлеп итү кебек мөһим мәсьәләләр карала. Җыелышны балалар бакчасы Хабибуллина. Г. А. башлап җибәрде, ул ата-аналарны бакча тормышы белән таныштыру рәвешендә узды. Балалар бакчасы эшчәнлегенә кагылышлы сорауларны ата-аналар белән карап үтте. Тәрбияче Шаехова. Г. Ф., балаларның көндәлек режимы, уку-укыту һәм тәрбия эшләре турында чыгыш ясады. -Төркем тормышындагы агымдагы мохтаҗлыклар яки кагыйдәләр турында сөйләшенде. Салкын тию, көз һәм кыш айларында бу тема аеруча актуаль, шәфкать туташы Карпова. Э. Х. грипптан саклану чаралары турында сөйләп үтте. Шулай ук зурлар төркемендә, ата-аналар комитеты сайланды. #МБББДПетровкабалаларбакчасы 29.10.2026

-
Балалар бакчасында бию түгәрәге оештыру һәм балалар белән эшләү — нәниләрнең физик, зур һәм вак сөяк-мускул системасын, координациясен һәм иҗади сәләтен үстерү өчен иң нәтиҗәле юлларның берсе. Балалар бакчасында бию түгәрәге-ул балалар өчен иң яраткан шөгыльләрнең берсе. Балалар бик хәрәкәтчән, алар бик озак бер урында утырып тора алмый, шуңа да бию белән бик теләп шөгыльләнәләр. Шөгыльләр күңелле музыка астында уза һәм балаларга бик тә ошый. 27.10.2026

-
Кызыл китап — ул Җир шарындагы бик сирәк калган һәм бөтенләй юкка чыгу куркынычы астында булган үсемлекләр белән хайваннар исемлеге. Нәни балаларга Кызыл китапның нәрсә икәнен гади һәм кызыклы итеп аңлату өчен бүген без балалар белән: әңгәмә үткәрдек: «Кызыл китап нәрсә ул?» дигән темага. «Балалар, сез беләсезме, ни өчен бу китап нәкъ ТӨСЛЕ дип атала? Чөнки кызыл төс — куркыныч һәм „Тукта!“ дигәнне белдерә. Светофорның кызыл уты кебек үк, ул безне: „Туктагыз! Бу хайваннарга һәм үсемлекләргә зыян салмагыз, алар бик аз калды!“ — дип кисәтә. Бу гади китап түгел, аның битләре дә төрле төстә: кара, кызыл, сары, яшел. Кызыл китап темасы балаларда табигатькә карата йомшаклык һәм җаваплылык хисен тәрбияләү өчен бик мөһим. Бүген балалар белән бергәләшеп презентация карап үттек, белемнәребезне тагында арттырдык. Соңыннан балалар ясаган рәсемнәрдән кечкенә "Кызыл китап" күргәзмә ясадык. Бу аларның үз эшләренә карата горурлык хисен уятачак. #МБББУПетровказаводбалаларбакчасы #КраснаяКнигаРоссии 27.10.2026











