Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №2 «Лилия» общеразвивающего вида» Сармановского муниципального района Республики Татарстан. Татарстан республикасы Сарман муниципаль районы «Гомуми үстерү төрендәге «Лилия» №2 балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. М.Джалиля, д. 73/ Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, М.Жәлил урамы,73 йорт |
| Телефон: | +7(855)-592-52-85 |
| E-Mail: | Liliya2.Sarman@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ №2 «Лилия» |
| Руководитель: | Галиакберова Ильмира Музаккировна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 120 (иностранных граждан нет) |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №2 «Лилия» общеразвивающего вида» Сармановского муниципального района Республики Татарстан. Татарстан республикасы Сарман муниципаль районы «Гомуми үстерү төрендәге «Лилия» №2 балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
20.12.2017

Бүген Минзәлә шәһәрендә татар шагыйрәсе Эльмира Шәрифуллинаның 70 - еллыгына багышланган "Әдәби туган як" республика фестивале үткәрелде . Безнең балалар бакчасының уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче Ганиева Рания фестивальда катнашып “Иҗадилык” номинациясендә жиңү яулады. Ранияны зур җинүе белән котлыбыз!
-
19.12.2017

Сарман авылының 4 нче санлы «Сандугач» балалар бакчасында район балалар бакчалары командалары арасында “Шаяннар һәм тапкырлар клубы” узды. Бәйгедә безнең балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балаларыннан торган “Йолдызчыклар” командасы уңышлы чыгыш ясады. Балаларга район мәгариф бүлегенең грамотасы һәм бүләкләр тапшырылды.
-
15.12.2017

Сарман үзәк ял паркын бәйрәмгә әзерләүдә балалар бакчалары да катнаша.
-
14.12.2017

Сарман районы балалар бакчалары арсында “Тылсымлы мәйданчык” бәйгесе игълан ителде. Бәйге кышкы чорда тәрбия-белем бирү процессының нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан оештырыла. Бәйгегә балалар бакчасы коллективы бик тырышып әзерләнде.
-
07.12.2017

Сарман районы балалар бакчалары арасында «Ел тәрбиячесе -2018» һөнәри осталык бәйгесе тәмамланды. Районның 12 балалар бакчасыннан килгән педагоглар иҗади презентациядә методик һәм практик күнекмәләргә ия булу дәрәҗәсен, педагогик тәҗрибәсен ачтылар. Бәйгедә безнең балалар бакчасыннан Гөлназ Мөсәвир кызы Бекмурзина катнашып уңышлы чыгыш ясады.
-
06.12.2017

Сарман авылының 3нче санлы «Ләйсән» балалар бакчасында район балалар бакчалары арасында «Ел тәрбиячесе- 2018» һөнәри осталык бәйгесе уза. Бүген бәйгенең практик өлеше узды. Сарман районының 12 балалар бакчасыннан педагоглар иҗат темаларын чагылдырган эшчәнлекләрен тәкъдим иттеләр. Безнең балалар бакчасының физик тәрбия инструкторы Гөлназ Мөсәвир кызы Бекмурзина «Диңгез патшалыгында » темасына эшчәнлек күрсәтте.
-
01.12.2017

Балалар бакчасында “Боз өстендә сак бул!” исеме астында рәсем бәйгесе узды. Бәйгедә уртанчылар,зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре катнашты.
-
30.11.2017

Иртәнге гимнастика – ул организмның һәр күзәнәген йокыдан уята,көн буена җитәрлек көч бирә. Шуңа күрә безнең балалар бакчасында көн иртәнге гимнастика белән башлана.
-
24.11.2017

Бәйрәм бүләксез булмый ул.
Барыгыз да беләсез.
Безнең ничек тырышканны,
Хәзер менә күрерсез!
Нәни кулларым белән мин
Тик сиңа, диеп кенә.
Әзерләдем бүләгемне
Бик зур көч куеп менә.
-
22.11.2017

Бүген балалар бакчасында “ МББ ФДББСна туры китереп элементар математик күзаллаулар формалаштыру” темасы астында база мәйданчыгы утырышы узды.









