Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №2 «Лилия» общеразвивающего вида» Сармановского муниципального района Республики Татарстан. Татарстан республикасы Сарман муниципаль районы «Гомуми үстерү төрендәге «Лилия» №2 балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. М.Джалиля, д. 73/ Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, М.Жәлил урамы,73 йорт |
Телефон: | +7(855)-592-52-85 |
E-Mail: | d.sad.liliya@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ №2 «Лилия» |
Руководитель: | Галиакберова Ильмира Музаккировна |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | 120 (иностранных граждан нет) |
У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №2 «Лилия» общеразвивающего вида» Сармановского муниципального района Республики Татарстан. Татарстан республикасы Сарман муниципаль районы «Гомуми үстерү төрендәге «Лилия» №2 балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
10.04.2025
-
«Макулатура тапшыр-агачны коткар» акциясендә катнашабыз./ Принимаем участие в акции «Сдай макулатуру-спаси дерево» 09.04.2025
«Экояз 2025» республика бәйгесенең икенче атнасы башланды. Безнең балалар бакчасы макулатура җыюны оештырып, экологик киләчәк өчен көрәшкә актив кушылды. Көн саен безнең балалар әти-әниләре белән бергәләп өйләреннән макулатура алып киләләр. Макулатура җыю урманнарны кисүне киметергә һәм табигать ресурсларын экономияләргә мөмкинлек бирә. «Экояз » бәйгесенда катнашу- ярыш кына түгел, әйләнә-тирә мохитне саклауга үз өлешеңне кертү, үсеп килүче буында табигатькә сакчыл караш һәм аңлы рәвештә куллану тәрбияләү мөмкинлеге дә ул. Без бергәләп дөньябызны чистарак һәм яхшырак итә алачагыбызга ышанабыз!
Началась вторая неделя республиканского конкурса «Эковесна 2025». Наш детский сад активно включился в борьбу за экологическое будущее, организовав сбор макулатуры. Каждый день наши воспитанники вместе с родителями приносят из дома макулатуру. Сбор макулатуры позволяет сократить вырубку лесов и сэкономить природные ресурсы. Участие в конкурсе «Эковесна » - это не только соревнование, но и возможность внести свой вклад в охрану окружающей среды, воспитать у подрастающего поколения бережное отношение к природе и осознанное ее использование. Мы верим, что вместе сможем сделать наш мир чище и лучше!
-
«Экояз-2025» республика бәйгесендә катнашабыз/Участвуем в республиканском конкурсе «Эковесна- 2025» 03.04.2025
1 апрельдә «Экояз - 2025» республика бәйгесе старт алды. Балалар бакчасы коллективы, балалар һәм аларның әти-әниләре бәйге кысаларында уздырыла торган чараларда актив катнашалар. Бәйгенең беренче атнасы "Канатлы дусларга ярдәм ит" исеме астында уза. Балалар әти-әниләре белән бергә кошлар өчен җимлекләр һәм сыерчык оялары ясадылар, аларны йортлар янына һәм балалар бакчасы территориясенә элеп куйдылар.
1 апреля стартовал республиканский конкурс «Эковесна- 2025». Коллектив детского сада, воспитанники и их родители принимают активное участие в мероприятиях, проводимых в рамках конкурса. Первая неделя конкурса проходит под названием "Помоги пернатым". Дети вместе с родителями сделали кормушки и скворечники для птиц и развесили их возле домов и на территории детского сада.
-
Юлда куркынычсызлык кагыйдәләре/ Правилах безопасного поведения на дороге 26.03.2025
«Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ нең Сарман профилактика бүлеге начальнигы Ситдикова Алсу Разин кызы балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән язгы чорда юлда куркынычсызлык кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрде. Шулай ук «Сакла» мәгариф порталыннан мультипликацион фильмнар карау оештырылды. Ә очрашу азагында Алсу Разиновна балаларга бүләккә кызыклы кисеп ябыштыру китаплары таратты.
Начальник Сармановского отделения профилактики ГБУ «Безопасность дорожного движения» Ситдикова Алсу Разиновна провела беседу с воспитанниками детского сада о правилах безопасного поведения на дороге в весенний период. Так же был организован просмотр просмотр мультипликационных фильмов из образовательного портала «Сакла». А в конце встречи дети получили в подарок интересные книжки-аппликации.
-
Инновацион мәйданчык утырышы/ Заседание инновационной площадки 25.03.2025
«Лилия» балалар бакчасында муниципаль база мәйданчыгы эше кысаларында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әйдәп баручы эшчәнлек төре буларак уен аша билингваль үсеше» темасына семинар-практикум узды. Семинарда районның балалар бакчалары педагоглары катнашты. Семинарда катнашучыларны зурлар төркемдә тәрбияләнүче балалар сәламләде. Семинар-практикум кунаклары зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә балалар белән педагогик чаралар карадылар. Педагоглар шулай ук мастер-класслар күрсәттеләр, семинар темасы буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Семинар җылы, эшлекле атмосферада узды.
В рамках работы муниципальной инновационной площадки в детском саду «Лилия» состоялся семинар-практикум на тему «Билингвальное развитие дошкольников через игру, как ведущую детскую деятельность». На семинаре приняли участие педагоги детских садов района. Участников семинара приветствовали воспитанники старшей группы. Гости семинара-практикума посмотрели педагогические мероприятия с детьми в старшей и подготовительной к школе группах. Педагоги также провели мастер-классы, поделились опытом работы по теме семинара. Семинар прошел в теплой, деловой атмосфере.
-
Нәүрүз бәйрәме/Праздник Науруз 21.03.2025
Язның беренче ае март. Бу ай элеке заманнарда яңа елның беренче ае булып йөргән. Язның көн белән төн тигезләшкән вакыты 21 март – Нәүрүз бәйрәме буларак билгеләнеп үтелгән. Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме. Нәүрүз сүзенең мәгънәсе фарсыча яңа көн (яңа ел) дигәнне аңлата. Бу көнне өйдән-өйгә кереп, теләк теләп, сый-бүләк җыеп йөргәннәр. Йорт хуҗаларына яңа елда саулык-иминлек, кырларга бай уңыш, кешеләр бер-берсенә озын гомер теләгәннәр.
Гореф –гадәтләрне искә төшерү максатыннан безнең «Лилия» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән Нәүрүз бәйрәме үткәрдек. Музыка җитәкчесе Герейханова Ф.Г. балаларга «Нәүрүз» бәйрәме турында аңлатканнан соң, Яз кызы- Нәүрүзбикә киле. Балалар Нәүрүзбикә белән бергә уеннар уйнадылар. Уен кызып барганда бәйрәмгә Кыш бабай киде. Нәүрүзбикә белән Кыш бабай көч сынашырга булдылар, чөнки Кыш бабабызның үзенең урынын Нәүрүзбикәгә бирәсе килми иде. Алар җитезлектә көч сынашып кашыкка йомырка салып йөгерделәр, көчләрен үзара аркан тартып та сынадылар. Нәүрүзбикә Кыш бабайны бу ярышларда җиңеп чыкты. Кыш бабай матур теләкләрен әйтеп китеп барды. Нәүрүзбикә бәйрәмгә буш кул белән килмәгән иде,ул балаларны тәмле коймаклар белән сыйлады һәм матур теләкләр теләде. Балалар бәйрәмнән бик канәгать булып калдылар.
Март - первый месяц весны. Раньше этот месяц считался первым месяцем Нового года. День весеннего равноденствия отмечался 21 марта как праздник Новый год. Навруз-праздник, который проводится в преддверии весенне-полевых работ. Слово "Навруз" в переводе с персидского означает Новый день (Новый год). В этот день ходили по домам, загадывали желания, собирали подарки. Хозяевам дома желали в Новом году здоровья и благополучия, урожая на полях, долгих лет жизни.
Чтобы напомнить о традициях, мы с воспитанниками нашего детского сада «Лилия» провели праздник Навруз. Музыкальный руководитель Герейханова Ф. Г. рассказала детям о празднике «Навруз», после чего пришла дочь весны - Наурузбика. Она организовала с детьми веселые игры. Когда игры были в самом разгаре, на праздник пришел Дед Мороз. Наврузбика и Дед Мороз решили посоревноваться. Ведь Дед Мороз не хотел уступать свое место Наврузбике. Они соревновались в ловкости, пробовали свои силы в перетягивании каната. Наврузбика победила Деда Мороза на этих соревнованиях. Дед Мороз ушел, сказав добрые пожелания. Наврузбика пришла на праздник не с пустыми руками, она угостила детей вкусными блинами. Дети остались очень довольны этим праздником.
-
Ачык шөгыль / Открытое занятие 14.03.2025
Тәҗрибә уртаклашу атналыгы кысаларында тәрбияче Гайнемова Сирина Ринат кызы икенче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча «Минем гаиләм» темасына ачык шөгыль уздырды.
В рамках недели обмена опытом воспитатель Гайнемова Сирина Ринатовна провела открытое занятие по развитию речи во второй младшей группе на тему: «Моя семья».
-
Тәҗрибә уртаклашу атналыгы/Неделя обмена опытом 12.03.2025
Бүген балалар бакчасында, тәҗрибә уртаклашу атналыгы кысаларында, тәрбияче Һадиева Миләүшә Әзһәр кызы сөйләм телен үстерү буенча «Дустың булсын яныңда» темасына ачык шөгыль уздырды. Шөгыльдә мәктәркә әзерлек төркеме балалары Абдулла Алишның «Чукмар белән Тукмар» әкиятендәге әбинең төрле биремнәр үтәү аша белемнәрен күрсәттеләр һәм әтәчләргә дуслар булып калырга ярдәм иттеләр.
Сегодня в рамках недели обмена опытом в детском саду воспитатель Хадиева Миляуша Азгаровна провела открытое занятие по развитию речи на тему: «Пусть друзья будут рядом». На занятии дети подготовительной к школе группы продемонстрировали свои знания, выполнив различные задания бабушки из сказки Абдуллы Алиша «Чукмар и Тукмар» и помогли петухам остаться друзьями.
-
Бәйрәм иртәсе/Праздничный утренник 03.03.2025
Балалар бакчасында 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм иртәләре башланды. Бүген икенче кечкенәләр төркемендә "Әниемнең бәйрәме" дип исемләнгән бәйрәм иртәсе узды. Балалар кадерле әниләрен, әбиләрен, апаларын бәйрәм белән котладылар, җырлар җырладылар, әниләр һәм әбиләр турында шигырьләр сөйләделәр, биеделәр һәм күңелле уеннар уйнадылар, үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Кунаклар бәйрәмнән күтәренке кәеф алып киттеләр.
В детском саду начались праздничные утренники в честь Международного женского дня 8 марта. Сегодня во второй младшей группе прошёл праздничный утренник "Праздник моей мамы". Дети поздравляли дорогих мам, бабушек, сестер с праздником, пели песни, рассказывали стихи о мамах и бабушках, танцевали и играли в веселые игры, вручали подарки, сделанные своими руками. Гости ушли с праздника в приподнятом настроении.
-
Искиткеч күргәзмә/Замечательная выставка 28.02.2025
Ватанны саклаучылар елы кысаларында безнең балалар бакчасында хәрби тематикага кул эшләре бәйгесе узды. Балалар әти-әниләре белән бергә агачтан, пластиктан, кәгазьдән, картоннан, губкадан һәм башка ташландык материаллардан хәрби техника һәм коралларның кызыклы авторлык модельләрен ясадылар. Безнең бакчада бу иҗади эшләрнең искиткеч күргәзмәсе пәйда булды. Бәйгедә катнашучы гаиләләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
В рамках Года защитника Отечества в нашем детском саду прошел конкурс поделок на военную тематику. Дети вместе с родителями сделали интересные авторские модели военной техники и вооружения из дерева, пластика, бумаги, картона, губки и других бросовых материалов. В нашем саду появилась замечательная выставка этих творческих работ. Выражаем огромную благодарность семьям, участвующим в конкурсе.