Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №2 «Лилия» общеразвивающего вида» Сармановского муниципального района Республики Татарстан. Татарстан республикасы Сарман муниципаль районы «Гомуми үстерү төрендәге «Лилия» №2 балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423350, Республика Татарстан, Сармановский район, с. Сарманово, ул. М.Джалиля, д. 73/ Татарстан Республикасы, Сарман районы, Сарман авылы, М.Жәлил урамы,73 йорт |
| Телефон: | +7(855)-592-52-85 |
| E-Mail: | Liliya2.Sarman@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ №2 «Лилия» |
| Руководитель: | Галиакберова Ильмира Музаккировна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 120 (иностранных граждан нет) |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад №2 «Лилия» общеразвивающего вида» Сармановского муниципального района Республики Татарстан. Татарстан республикасы Сарман муниципаль районы «Гомуми үстерү төрендәге «Лилия» №2 балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Балалар бакчасының зурлар төркемнәрендә тәрбияләнүче балалар Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеена экскурсиягә бардылар./ Воспитанники старшей группы побывали на экскурсии в музее Великой Отечественной войны и краеведения. 28.05.2025

Музей хезмәткәре Регина Всеслав кызы балаларны ачык йөз белән каршы алды һәм музей заллары буйлап төрле экспозицияләр белән кызыклы һәм мавыктыргыч экскурсия үткәрде, алар әби-бабайларыбызның көнкүрешен аңларга һәм күзалларга ярдәм итте. Бөек Ватан сугышы залы аеруча кызыксыну уятты, анда балалар сугыш елларында безнең якны фашист илбасарларыннан саклаган каһарманнар турында белделәр. Балалар рәхәтләнеп тыңладылар, экспонатларны кызыксынып карадылар һәм сораулар бирделәр. Музейга бару балаларга бик ошады! Туган як тарихы турындагы белемнәрен тулыландырып, балалар бакчасына кайткач, тәэсирләре белән озак уртаклаштылар.
Сотрудник музея Регина Всеславовна радушно встретила ребят и провела увлекательную экскурсию по залам музея с различными экспозициями, которые помогли понять и представить быт наших бабушек и дедушек. Особый интерес вызвал зал Великой Отечественной войны, где дети узнали о героях, защищавших наш край от фашистских захватчиков в годы войны.Детям очень понравилось посещение музея! Вернувшись в детский сад, они долго делились своими впечатлениями.
-
Бүген балалар бакчасында чыгарылыш иртәсе узды./ Сегодня в детском саду прошел выпускной утренник. 27.05.2025

Матур итеп бизәлгән зал да, тантаналы музыка да, кызларның берсеннән - берсе матур күлмәк-прическалары да, малайларның стильле киемнәре дә бәйрәм рухын тудырды. Балаларның шигырьләр сөйләүләре, җырлаулары, хушлашу вальсын башкарулары һәркемнең күңеленә хуш килде. Алар үзләрен уңган, зирәк, акыллы, кызыксынучан итеп, ягъни иң яхшылар итеп күрсәттеләр. Ә икенче кечкенәләр төркеме балаларының котлавы сюрприз булды. Алар безнең чыгарылыш төркем балаларына кайчандыр нинди кечкенә булуларын искә төшерделәр һәм мәктәптә шаярмаска, ә 4 һәм 5 билгеләренә генә укырга теләк теләделәр. Бәйрәмгә шаян 2ле һәм җитди 5ле билгеләре дә килделәр. Балалар күңел ачтылар, бераз моңсуланып та алдылар. Бу беренче чыгарылыш бәйрәме, һичшиксез, балаларның күңелендә шатлыклы тәэсирләре белән онытылмас эз калдырачак.
И красиво оформленный зал, и торжественная музыка, и красивые платья и прически девочек, и стильные наряды мальчиков создавали атмосферу праздника. Всем понравилось, как дети рассказывают стихи, поют, исполняют трогательный прощальный вальс. Они показали себя умными,смелыми, любознательными, то есть лучше всех. Сюрпризом стало поздравление детей второй младшей группы. Они напомнили ребятам выпускной группы, какие они когда-то были маленькие, и пожелали не баловаться в школе, а учиться только на отметки 4 и 5 . На праздник пришли веселая 2ка и серьезная 5ка. Дети веселились, немного грустили. Этот первый выпускной утренник обязательно оставит неизгладимый след в сердцах ребят.
-
«Экояз- 2025» экологик бәйгенең йомгаклау атнасы тәмамланды / Завершилась заключительная неделя экологического конкурса «Эковесна-2025» 23.05.2025

«Экояз -2025» республика бәйгесенең соңгы атнасы тәмамланды. Ул «Чиста су» девизы астында узды һәм яр буе территорияләрен чистартуга багышланган иде. балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бәйгедә актив катнаштылар һәм елга ярларын җыештырдылар.
Елга ярларын вакытында чистарту- суның пычрануын һәм аның сыйфаты начараюын кисәтә. Һәм бу бик игелекле эш.
Завершилась последняя неделя республиканского конкурса «Эковесна-2025». Он прошел под девизом «Чистая вода» и был посвящен очистке прибрежных территорий. Воспитанники детского сада приняли активное участие в конкурсе и провели уборку берегов рек.
Своевременная очистка берегов рек-предупреждение загрязнения воды и ухудшения ее качества. И это очень доброе дело.
-
«Аулак өй – көрәш» төбәкара бәйгедә катнаштык./ Приняли участие в межрегиональном конкурсе «Аулак өй – көрәш». 20.05.2025

Бүген «Сарман гимназиясе» базасында «Аулак өй – көрәш» төбәкара бәйгенең зона ярышлары узды. Бәйгенең төп максаты – милли мирасны баету һәм популярлаштыру, татарларның үзенчәлекле мәдәниятен пропагандалау һәм саклау.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасындагы узган бәйгедә Сарман авылының дүрт балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр командалары катнашты. Командалар үзләрен матур итеп тәкъдим итергә, «Габдулла Тукай иҗаты» темасына пазл җыярга һәм әкиятне сөйләргә, йоланы сәхнәләштерергә, «Йөзек салыш» уены биремнәрен үтәргә тиеш иде. Барлык командалар да яхшы әзерләнеп килгәннәр һәм үзләрен, булган белемнәрен күрсәттеләр.
Безнең балалар бакчасы командасы «Тапкырлар һәм зирәкләр» номинациясендә җиңүче булды.
Сегодня на базе «Сармановской гимназии» состоялись зональные соревнования межрегионального конкурса «Аулак өй – көрәш».
Целью конкурса является повышение интереса и вовлеченности подрастающего поколения в сохранение и развитие народа как культурное достояние, обогащение и популяризация национального наследия, пропаганда и сохранение татарской самобытной культуры, популяризация и укрепление профессиональных и культурных связей между творческими коллективами, поэтами, писателями, музыкантами и иными творческими объединениями. В конкурсе среди учреждений дошкольного образования приняли участие команды воспитанников четырёх детских садов села Сарманово. Команды должны были представить себя, собрать пазл на тему «Творчество Габдуллы Тукая», инсценировать обряд, выполнить задания игры «Йөзек салыш». Все команды интересно подготовились и хорошо продемонстрировали себя и свои знания.
Команда нашего детского сада победила в номинации «Тапкырлар һәм зирәкләр».
-
«Экояз - 2025» республика бәйгесендә катнашуны дәвам итәбез. /Продолжаем участвовать в республиканском конкурсе «Эковесна- 2025». 15.05.2025

«Экояз - 2025» республика бәйгесенең җиденче атнасы дәвам итә. Ул «Зоокайгырту» исеме астында уза. Бу атна безнең яраткан хайваннарыбызга багышлана. Безнең «Лилия» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар бу атнада актив катнашалар - хайваннарга карата кайгыртучанлык, хөрмәт һәм ярату күрсәтәләр. Бу атнаның девизы итеп Антуан де Сент-Экзюпериның «Нәни принц» китабындагы атаклы җөмләне кулланырга була: «Без кулга ияләштерелгәннәр өчен җаваплы». Ул бу атнаның мөһимлеген бик яхшы чагылдыра.
Продолжается седьмая неделя конкурса «Эковесна-2025». Она получила название «Зоозабота». Эта неделя посвящена нашим любимым животным. Воспитанники нашего детского сада «Лилия» активно принимают участие на этой неделе - проявляя заботу, уважение и любовь к животным. Девизом этой недели можно использовать знаменитую фразу из книги «Маленький принц» Антуана де Сент-Экзюпери: «Мы в ответе за тех, кого приручили». Она как нельзя лучше отражает важность этой недели.
-
Балалар бакчасында тәрбияләнүче Хәсәншина Мәрьям һәм Шәкүров Альмир «Акыллы Уеннар» проекты кысаларында өстәл уеннары буенча республика чемпионатында катнаштылар./ Воспитанники детского сада Хасаншина Марьям и Шакуров Альмир приняли участие в республиканском чемпионате по настольным играм в рамках проекта «Акыллы Уеннар» на базе IT-парка им. Б.Рамиева в г.Казань. 14.05.2025

Бәшир Рамеев исемендәге IT-паркта Татарстан Республикасының мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында «Акыллы уеннар» өстәл уеннары буенча уникаль турнир узды. Оештыручы булып «Бала-сити»халыкара мультилингваль балалар бакчалары челтәре чыкты. Чара Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов, татар телен һәм төбәк халыкларының туган телен саклау һәм үстерү комиссиясе, шулай ук ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы актив ярдәме белән узды.
Безнең балалар бакчасын Хәсәншина Мәрьям һәм Шәкүров Альмир тәкъдим итте.
В IT-парке имени Башира Рамеева прошёл уникальный турнир по настольным играм «Акыллы Уеннар» среди дошкольников республики Татарстан. Организатором выступила сеть международных мультилингвальных детских садов «Бала-Сити». Мероприятие прошло при активной поддержке раиса Татарстана Рустама Минниханова, Комиссии по сохранению и развитию татарского языка и родного языка народов региона, а также Министерства образования и науки РТ.
Наш детский сад представляли Хасаншина Марьям и Шакуров Альмир. -
Бәйге нәтиҗәләре буенча Ралина "Тамашачы мәхәббәтен яулаучы кыз" номинациясендә , ә Ризван "Иң зирәк малай" номинациясендә җиңү яулады./ По итогам конкурса Ралина победила в номинации "Тамашачы мәхәббәтен яулаучы кыз", а Ризван- в номинации "Иң зирәк малай". 13.05.2025

Җәлил бистәсенең «Каенкай» балалар бакчасында узган «Татар малае, татар кызчыгы-2025» муниципаль бәйгесендә безнең балалар бакчасыннан Шакурова Ралина һәм Гайнетдинов Ризван катнашып уңышлы чыгыш ясадылар. Ралина "Тамашачы мәхәббәтен яулаучы кыз" номинациясендә, ә Ризван "Иң зирәк малай" номинациясендә жиңүче дип табылды. Балаларны котлыйбыз! Алга таба да зур уңышлар телибез!
В муниципальном конкурсе «Татар малае, татар кызчыгы-2025», который прошел в детском саду «Березка» поселка Джалиль, приняли участие воспитанники нашего детского сада Шакурова Ралина и Гайнетдинов Ризван. Ралина была признана победителем в номинации "Тамашачы мәхәббәтен яулаучы кыз", а Ризван- в номинации "Иң зирәк малай". Поздравляем! Желаем дальнейших успехов!
-
«Экояз - 2025» республика бәйгесендә катнашуны дәвам итәбез./Продолжаем участвовать в республиканском конкурсе «Эковесна- 2025». 02.05.2025

«Экояз - 2025» республика бәйгесе дәвам итә. Бәйгенең һәр атнасы ниндидер яңа һәм кызыклы әйбер китерә. Бу атна "Тынычлык, Хезмәт, Май" исеме астында уза. Бу атнада территорияне җыештыру чараларына аерым игътибар бирелә. Безнең балалар бу чараларда бик теләп катнашалар. Алар йорт яны территорияләрен җыештырдылар, җыелган чүп-чардан һәм былтыргы яфраклардан арындырдылар. Бакчалардагы коры үләннәрне җыеп алдылар, агач ботакларын кистеләр һәм аларның кәүсәләрен агарттылар. Мондый уртак хезмәт гаилә традицияләрен формалаштыра. Без балаларыбызның әйләнә-тирә мохитне саклауга керткән өлешләре белән горурланабыз һәм аларның үрнәге башкаларны да табигать турында кайгыртырга рухландырыр дип өметләнәбез.
Продолжается республиканский конкурс «Эковесна- 2025». Каждая неделя конкурса приносит что-то новое и интересное. Эта неделя проходит под названием "Мир, Труд, Май". Особое внимание на этой неделе уделяется мероприятиям по уборке территории. Наши воспитанники с удовольствием участвуют в этих мероприятиях. Они убрали придомовые территории, избавились от скопившегося мусора и прошлогодней листвы. В садах убирали сухую траву, срезали ветки деревьев и побелили их стволы. Такой совместный труд формирует семейные традиции. Мы гордимся вкладом наших воспитанников в защиту окружающей среды и надеемся, что их пример вдохновит других заботиться о природе.
-
Бөтенроссия өмәсе/ Всероссийский субботник 26.04.2025

Безнең балалар бакчасы Бөтенроссия өмәсенә кушылды. Өмә-ул хезмәт коллективларын һәм гаиләләрне берләштерүче яхшы традиция генә түгел, ә һәр кешегә тирә-юнь турында кайгырту һәм файдалы эш башкару мөмкинлеге дә. Безнең балалар бакчасы хезмәткәрләре экологик хәлне яхшырту максатыннан авылыбыз урамын чүп-чардан һәм пычрактан чистартуда актив катнаштылар.
Наш детский сад присоединился к Всероссийскому субботнику. Субботник - это не только хорошая традиция, объединяющая трудовые коллективы и семьи, но и возможность каждому человеку проявить заботу об окружающей среде и сделать что-то полезное. Сотрудники нашего детского сада приняли активное участие в очистке улиц нашего села от мусора и грязи с целью улучшения экологической обстановки.
-
«Лилия» балалар бакчасында бәйрәм иртәсе узды/ В детском саду «Лилия» прошел праздничный утренник. 24.04.2025

«Лилия» балалар бакчасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган бәйрәм иртәсе узды. Яраткан шагыйребезнең тууына 139 ел тулуга багышланган бәйрәм иртәсендә Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштык, әкиятләр сәхнәләштердек, шигырьләр сөйләдек. Бәйрәм иртәсе татар халкының гимнына әверелгән «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.
В детском саду «Лилия» прошел праздничный утренник, посвященный дню рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая. В ходе праздничного утренника, посвященного 139-летию со дня рождения любимого поэта познакомились с жизнью и творчеством Габдуллы Тукая, инсценировали сказки, рассказывали стихи. Праздничный утренник завершился исполнением песни «Туган тел», ставшей гимном татарского народа.









