Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Азалаковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423371, РТ, Сармановский муниципальный район, с. Азалаково, ул. Зеленая, 8 / ТР, Сарман муниципаль районы, Азалак авылы, Зеленая урамы 8нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-80-58 |
| E-Mail: | Azalak.Sar@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Азалаковская ООШ" |
| Руководитель: | Гайнутдинов Фирдавис Магданурович |
| Год основания учреждения: | 1971 |
| У нас учатся: | 25 учащихся и 2 воспитанника дошкольной группы |
| У нас учат: | 9 учителей и 1 воспитатель дошкольной группы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Азалаковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 141 ) 142 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
В рамках акции "Час Кода в России" уроки "Час кода" 09.12.2014 9 декабря в нашей школе в рамках акции «Час кода в России» для учащихся 8 класса был проведен урок «Час кода». Все учащиеся получат сертификаты .

-
Әниемнең җылы кочагы. 27.11.2014 Әни, әнкәй… Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, жыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч - дәрт бирүче, гомер буена кайгы – шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызнын бизәге, таянычы, акыллы уй – фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул. Кадерле әниләребезгә багышлап мәктәптә "Әниләр көне" уздырдык.Балалар үзләренең матур җырларын,биюләрен әниләргә бүләк иттеләр.

-
Очрашу! 26.11.2014 26 нчы ноябрь көнне Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстан республикасы пенсия фондының Сарман муниципаль районы булекчәсе җитәкчесенең урынбасары Баһманова Л.А. белән очрашу булды.Ул укучыларны һәм укытучыларны пенсия өлкәсендәге узгәрешләр белән таныштырды.

-
Рус теленнән диагностик тест 22.11.2014 Бүген 9 нчы класс укучылары рус теленнән диагностик тест эшләделәр.

-
Директор янында киңәшмә 22.11.2014 Бүген директор янында киңәшмә булды.Район олимпиадаларында катнашу,район спорт ярышларында катнашу,математикадан диагностик тест эшләү,ЭЖ да темалар һәм өй эшләренең тутырылышы,укучыларның йөреше,ГТО нормаларын тапшыруның торышы ,мәктәптә антикоррупцион эшнең торышы, тәрбия эшләре буенча нәтиҗәләр ясалды.Һәм башка оештыру эшләре буенча сораулар каралды.Киләсе атнага эш планы кабул ителде.

-
Парламент дәресләре 17.11.2014 9 нчы класста "Законнар кайда туа?" темасына парламент дәресе үтте. "Наш дом Татарстан" темасына рәсем конкурсы үткәрдек.

-
Математика фәненнән диагностик тест 15.11.2014 9 нчы класс укучылары математика фәненнән диагностик тест үттеләр.

-
"Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" 13.11.2014 Татарстанда "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" проекты старт алды. Хәзер беренче класс укучысы мәдәният учакларында үтә торган төрле чараларга, тарихи, мәдәни объектларга экскурсиягә барганда мәдәни көндәлеген кыстырып барырга, анда билге куйдыртырга, кайткач, алган тәэсирләре, хатирәләрен көндәлеккә язарга тиеш була. Көндәлекләрне авыл китапханә мөдире Раупова Ильмира тапшырды, балаларга көндәлекне тутырганда уңышлар теләде.

-
Единый урок безопасности в сети Интернет 30.10.2014 Интернет куркынычсызлыгына багышлап классларда тәрбия дәресләре үтте.

-
Сак бул!Юка боз! 30.10.2014 Сулыклар юка боз белән капланды.Шуңа күрә укучыларга бозда уйнауның куркыныч булуын искәртү максатыннан класс сәгатьләре үткәрдек.













