Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Азалаковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423371, РТ, Сармановский муниципальный район, с. Азалаково, ул. Зеленая, 8 / ТР, Сарман муниципаль районы, Азалак авылы, Зеленая урамы 8нче йорт |
| Телефон: | +7(855)-594-80-58 |
| E-Mail: | Azalak.Sar@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Азалаковская ООШ" |
| Руководитель: | Гайнутдинов Фирдавис Магданурович |
| Год основания учреждения: | 1971 |
| У нас учатся: | 25 учащихся и 2 воспитанника дошкольной группы |
| У нас учат: | 9 учителей и 1 воспитатель дошкольной группы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Азалаковская основная общеобразовательная школа» Сармановского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 138 139 ( 140 ) >>
-
Балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә 97 ел 16.01.2015 14 нче январьдә Россия Федерациясенең Балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә 97 ел булды. Быел бу дата беренче тапкыр бөтен ил күләмендә билгеләп үтелә. 16 нчы январьдә район Башкарма комитеты каршында эшләп килүче балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә дә бу уңайдан тантаналы утырыш үткәрелде. Анда комиссия әгъзалары, аңа эшчәнлек барышында ярдәм итүче оешмалар вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, ветераннар һәм башкалар катнаштылар. Алдынгылар, балигъ булмаганнар белән эшләүдә зур уңышларга ирешүчеләр бүләкләнде.

-
Аттестация нәтиҗәләре 13.01.2015 Аттестация нәтиҗәләре буенча безнең мәктәптән 2 укытучы - Биктимерова Д.В. һәм Гайнетдинова В.М. 1 нче категорияне расладылар , Шафигуллина Г.Ф. 1 нче категориягә лаек булды. Аларны уңышлары белән котлыйбыз!

-
Золотой каблучок 12.01.2015 Мәктәбебезнең "Шатлык" бию коллективы "Золотой каблучок" республика конкурс - фестивалендә катнашып I нче дәрәҗә дипломга лаек булды.

-
Хуш киләсең ,Яңа ел! 27.12.2014 Килсен Яңа ел,килсен, Ак бәхетләр алып килсен! Шул бәхетне барыбызга, Тигез итеп бүлеп бирсен.

-
Яңа ел залы безне көтә! 26.12.2014 Бәйрәм үткәрү өчен барыбыз бергә матур итеп зал бизәдек.

-
Чисталык дәресләре 25.12.2014 Мәктәптә чисталык дәресләре үтте.Өлкән инспектор Асадов Айдар Зиннатуллович белән очрашу булды.

-
Әдилә олимпиада призеры булды 23.12.2014 9 нчы класс укучысы Асадова Әдилә татар теле фәненнән үткәрелгән олимпиаданың район турында призер булды. Әдиләне һәм аның укытучысы Габдрахманова Рәмзия Кагаповнаны уңышлары белән котлыйбыз!

-
Яңа елны каршылыйбыз! 17.12.2014 Яңа елны каршылап, матур кар сыннары ясадык.

-
9 декабрь- Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне 09.12.2014 Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль ассамблеясе 9 декабрьне Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне дип игълан итте. Шул уңайдан мәктәптә коррупциягә каршы рәсем конкурсы оештырылды. Мәктәп китапханәсендә «Коррупцияне танып-белергә кирәк!», «Коррупция үтерә!», «Законнан һәм әхлактан тыш» дигән темаларга тематик китаплар күргәзмәләре куелды. «Нәрсә ул яхшы һәм нәрсә ул начар?», «Коррупция һәм без», «Нәрсә ул ришвәт?», «Балачактан ук коррупциясез». темаларга класс сәгатьләре үтте.

-
9 декабрь-Ватан Геройлары көне 09.12.2014 9 декабрь-Ватан Геройлары көне.Ул Россиядә билгеләнеп үтүче мөһим бәйрәм. Әлеге истәлекле дата РФ Дәүләт думасы карары нигезендә 2007 елда билгеләнгән. Ватан Геройлары көнен билгеләү тарихы 1917 елга барып тоташа. Бу көнне Георгий кавалерлары батырлыкларын хөрмәтләгәннәр. РФ Дәүләт Думасы кабул иткән карарда РФ Геройларын гына түгел, шулай ук, Советлар Союзы геройларын да, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын да хөрмәтләүне тәкъдим итә.Шул уңайдан без сугыш ветераны, күп медальләр һәм орденнар иясе булган Рамазанов Вилдан Рамазановичның кызы- Энҗе апа белән очраштык.













