Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет ул. Советская, д. 30 |
Телефон: | +7(843)-624-50-48 |
E-Mail: | DsadRoma.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ - "Верхнесиметский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" |
Руководитель: | Шакирова Айгуль Айтугановна |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | 18 воспитанников |
У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 28 ( 29 ) 30 >>
-
Иртәнге гимнастика. 10.03.2023
Балалар иртәнге гимнастиканы бик яратып эшлиләр, чөнки гимнастика баланың физик һәм уйлау-фикерләү сәлатен үстерә, аларга яхшы кәеф бүләк итә. Гимнастика вакытында табаннарыбызны да онытмыйбыз, аларга да массажлар ясыйбыз.
-
Филиал яңалыклары. Гаилә бәйрәме 09.03.2023
Гаилә – тормышыбызның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Матур гаилә корып, бер – береңне хөрмәтләп, бер – береңә ярдәмләшеп яшәү- һәрберебезнең изге бурычы. Безнең бүгенге бәйрәмебез дә юкка гына “Безнең гаилә – тату гаилә” дип аталмый. Тату гаиләләрдә генә тырыш, уңган, тәүфыйклы, акыллы балалар үсә.
Бәйрәмдә балалар өйрәнгән шигерьләрен сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Әти-әниләр белән кызыклы уеннар уйнадылар.
-
Филиал яңалыклары. Кисеп-ябыштыру эшчәнлеге 09.03.2023
Айдан, кояштан кадерле
Син ул, әнием.
Иң ягымлы, иң сөекле
Син ул, әнием.
Ышан, әнием, минем сүземә,
Тап төшермәм синең йөзеңә.
-
Саф һавада 07.03.2023
Саф һавада балалар төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар һәм малайларыбыз участокны кардан чистарттылар.
-
8 март-Халыкара хатын-кызлар көне! 06.03.2023
6 март көнне Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, клубта Югары Симет "Ромашка" балалар бакчасы балаларының бәйрәм концерты булып узды. Бәйрәмдә балалар шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, матур жырлар жырладылар.Шулай ук әниләр белән балалар төрле кызыклы уеннар уйнадылар. Ахырдан балалар әниләренэ, әбиләренә бүләкләрен тапшырдылар.
Хөрмәтле әниләр, дәү әниләр, әбиләр, кызлар!
Сезне ихлас күңелдән ямьле яз бәйрәме белән котлыйбыз! Яз сулышы гаиләгезгә муллык, күңелләрегезгә сабырлык, тәннәрегезгә саулык китерсен.Ходай сезне үз рәхим-шәфкатеннән ташламасын, теләкләрегезне тормышка ашырырга ярдәм итсен, өстәлләрегез мул, аш-суларыгыз тәмле, көннәрегез ямьле булсын! -
Рәсем эшчәнлеге 03.03.2023
Балалар әниләренә чәчәк бәйләмнәре ясадылар. Аларның бик матур рәсемнәр килеп чыкты. Молодцы!
Гүзәл чәчәкләр җыйдым мин,
Әнием, синең өчен,
Чәчәкләрдәй һәрбер иртәң, елмаеп торсын өчен!
-
Филиал яңалыклары. Физкультура эшчәнлеге 02.03.2023
Тигезлекне тотарга өйрәнәбез.
-
Кисеп-ябыштыру эшчәнлеге 02.03.2023
Тиздән 8 март-Халыкара хатын-кызлар көне, шул уңайдан балалар әниләренә чәчәк бәйләмнәре кисеп ябыштырдылар.
-
Филиал яңалыклары. Танып белү - Математика эшчәнлеге 01.03.2023
Геометрик фигураларны танырга һәм әйләнә-тирәдә аларга ошаган предметларны табарга өйрәнәбез.
-
Музыка эшчәнлеге 01.03.2023
Музыка эшчәнлегендә балалар 8 март бәйрәменә әзерләнәләр, төрле матур җырлар, биюләр өйрәнәләр.