муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет ул. Советская, д. 30 |
Телефон: | +7(843)-624-50-48 |
E-Mail: | DsadRoma.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ - "Верхнесиметский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" |
Руководитель: | Шакирова Айгуль Айтугановна |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | 18 воспитанников |
У нас учат: | 1 педагога |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
Сабантуй бәйрәме 01.06.2023
Сабантуй - ул хезмәт бәйрәме, Сабантуй - ул дуслык бәйрәме, Сабантуй - ул һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. 1 июнь көнне әти-әниләребез, бакча хезмәткәрләре белән берлектә балаларыбызга Сабантуй оештырдык. Балаларыбыз матур җырларын башкардылар, барлык уеннарда актив катнашып, төрле бүләкләр җиңделәр. Шулай ук әти-әниләребез дә уеннарда бик теләп катнаштылар һәм бүләкләнделәр.
-
Сабантуйга бирнә җыю. 30.05.2023
Балалар бакчасында да милли тәрбия бирү безнең төп бурычыбыз. Шул исәптән, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен дәвам итеп, бакчабызда Сабантуй бәйрәмен “Бирнә җыю” белән башлап җибәрдек. Балалар татар халык киеменнән, “Сабантуй” җырын җырлап “бирнә” җыеп йөрделәр. Балаларга әби-бабаларыбыз “бирнә” гә күкәй, яулык, чиккән сөлге, тастымал, төрле тәмле әйберләр бүләк иттеләр. Балаларга бу күренеш бик ошады.
-
Филиал яңалыклары. Сабантуй! 30.05.2023
1 июнь - Балаларны яклау көне уңаеннан балалар белән Сабантуй бәйрәме уздырдык.
Сабан туе
Авылларда милли бәйрәм
Сабан туе – тантана!
Кыр батырлары хезмәте
Сабантуйда мактала!Җырга, биюгә бик оста
Гомердән безнең халык.
Йотлыгып тыңлый кунаклар
Моңнарны хәйран калып.Милли уеннар гөр килә
Туган җир кочагында.
Халкыбызның яшәрлеген
Инандырып тагын да!Җитезләр һәм көчлеләр
Мәйданнар уртасында.
Ярышларда гына түгел
Җиңәрлек яу кырында!..Сабантуйлар узып китәр
Хатирәләр калдырып.
– Бәхетле Илдә яшик без,
Кайгыларны яндырып!Роберт Шаймарданов
-
Филиал яңалыклары. Табигать кочагына экскурция. 29.05.2023
Хәерле көн, агачлар,
Хәерле көн, кошлар,
Хәерле көн, табигать,
Хәерле көн дуслар!
-
Филиал яңалыклары. "Эковесна 2023" конкурсында филиаллар арасында 2 урынны яуладык 29.05.2023
"Эковесна 2023" конкурсында филиаллар арасында 2 урынны яуладык.
-
"Сау бул, бакча!" 29.05.2023
Бакчабызда "Сау бул, бакча!" дип аталган чыгарылыш кызларыбызның бәйрәме булып узды. Алар матур шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр, әни-әниләренә, бакча хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Кызларыбызга мәктәптә уңышлар теләп калабыз.
-
Рәсем эшчәнлеге 26.05.2023
Әлеге шөгыльдә балалар җәй турында хикәяләр төзеп сөйләделәр, "Җәйнең иң гүзәл көне" темасына рәсемнәр ясадылар.
-
Әвәләү эшчәнлеге 25.05.2023
Әлеге шөгыльдә балалар чәчәкләр әвәләделәр. Аларның кәрзиннәрен бик матур,төрле төстәге чәчәкләр бизәп тордылар.
-
Режим вакытында уйнау 23.05.2023
-
Филиал яңалыклары. Тиздән җәй! 22.05.2023
Табигатькә экскурсиягә чыктык. Суда балыклар, бөҗәкләрне, чәчәкләрне күзәттек.