Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет ул. Советская, д. 30 |
Телефон: | +7(843)-624-50-48 |
E-Mail: | DsadRoma.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ - "Верхнесиметский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" |
Руководитель: | Шакирова Айгуль Айтугановна |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | 18 воспитанников |
У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 121 122 123 ( 124 ) 125 126 127 128 129 130 >>
-
Филиал яңалыклары. Физкультура эшчәнлеге.
08.11.2018
“Сәламәтлек” (Шамсуаров Т.)
Иртә әле, вакыт бар дип,
Озак йоклап ятма син.
Кояштан алда уян да,
Физзарядка яса син.
Сәламәт, таза булуың
Синнән тора икән бит.
Дөньда иң-иң кадерле –
Исәнлек, тик исәнлек!
-
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне.
04.11.2018
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Әйе, уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без - көчле халык. Иң мөһиме - кыйблабыз ачык, туры булсын. Аңлашып яшәсәк кенә тормышыбыз рухи һәм икътисади яктан алга китәр.
-
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне.
04.11.2018
Татарстан, бала чагыбыздан
Күңел синең өчен шатлана.
Туган илгә чиксез мәхәббәтем
Синең исемең белән башлана.
Татарстан – бердәм дәүләт булып ,
Мәңге яшә , азат, шат илдә,
Татар халкың биеклектә булсын,
Аяз булсын туасы иртә.
-
Филиал яңалыклары. 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге.
04.11.2018
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. “Бердәмлек“ төшенчәсе туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халкыбызга элек-электән хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарга каршы торырга ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән.
Ноябрь ае бәйрәмнәргә бай. Шуның берсе – Бердәмлек көне уңаеннан барлык райондашларны чын күңелдән котлыйм. Безнең халыкта бик мәртәбәле бер әйтем бар: бердәмлектә – көч. Әйе, бердәм булсак, бер-беребезгә авыр чакта ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин, милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, шул чагында без – көчле халык. Иң әһәмиятлесе – кыйблабыз ачык, туры булсын.
-
Филиал яңалыклары. Танып белү - математика эшчәнлеге.
02.11.2018
Саннарның ничек барлыкка килгәннәрен өйрәнәбез.
-
Филиал яңалыклары. Әвәләү эшчәнлеге.
01.11.2018
Матур крушка, чынаяклар ясап кунакларны каршы алабыз.
-
Филиал яңалыклары. Рус теле эшчәнлеге.
01.11.2018
Расскажу тебе, дружок,
Про чудесный колосок.
Тот, что зреет на полях -
Попадёт на стол в хлебах.
Сушки, плюшки и батон -
Хлеб приходит в каждый дом.
Был он зёрнышком в земле -
Вот, красавец, на столе!
Как случилось превращенье
Из колосьев в угощенье?
Руки добрые растят:
Сеют, мелют, молотят,
Выпекают из муки
Кренделёчки, пироги,
Хлеб ржаной, батон пшеничный...
С ним любой обед - отличный!
В хлебе - всё тепло полей.
Берегите труд людей! -
Кисеп -ябыштыру эшчэнлеге.Татар орнаментларын кулланып алъяпкыч ябыштыру.
31.10.2018
Алъяпкычнын бизэге
Әллә кайдан куренә
Матур лалә чәчәк төшкән
Бик ошады үземә.
-
Кисеп -ябыштыру эшчэнлеге. Татар орнаментларын кулланып алъяпкыч ябыштыру
31.10.2018
Балаларны татар халкының милли сәнгать әсәрләре, аларга төшерелгән орнаментлары (лалә чәчәге, ак чәчәк, яфрак) белән таныштыру (сөлге, читек, калфак, алъяпкыч, түбәтәй). Шаблон буенча кисеп, бизәкләрне завык белән тиешле эзлеклелектә ябыштырырга өйрәтү, матурлыкны күрә белергә, аның белән соклана белүләренә, чиста, пөхтә эшләүләренә ирешү.
-
Филиал яңалыклары. Рәсем эшчәнлеге.
30.10.2018
Тема: "Купшы күлмәк".
Балалар милли орнаментларны төшереп татар кызының күлмәген ясадылар.