Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет ул. Советская, д. 30 |
Телефон: | +7(843)-624-50-48 |
E-Mail: | DsadRoma.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ - "Верхнесиметский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" |
Руководитель: | Шакирова Айгуль Айтугановна |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | 18 воспитанников |
У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
24.11.2018
" Светофор дусларын җыя" дип исемләнгән район конкурсының " Иң яхшы фотоколлаж" номинациясендә катнашып III урынга лаек булган Гатауллин Азаматны котлыйбыз. Афәрин Азамат!!!
-
Ин кадерлем - ӘНИЕМ! 24.11.2018
Әни! Бу сүздә күпме наз, җылылык, сөю һәм серле көч! Әни – һәркем өчен дә иң кадерле, иң сөйкемле зат ул.
Әни күзләре... алар шундый мөлаем һәм ягымлы!
Әнкәйнең куллары – иң йомшак, иң җылы, иң кадерле куллар! Шул куллар кагылуга, башыңнан бер сыйпауга, бөтен кайгыларың югала.
Бүген - әниләр бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
Әниләрнең бәйрәменә
Куана шулай алар.
Әниләрне котлый бүген
Җирдә барлык балалар.
Бәйрәм белән газиз ӘНИЕМ!
-
Филиал яңалыклары. "Шатланып яшә, Әнием!" 23.11.2018
Әни булу-бәхет ул
Иң зур бәхет бит ул әни булу,
Сөеп,назлап карау балаңа.
Сабыеның көләч йөзен күрү,
Иң зур шатлык бит ул анага.Әннә,- диеп нәни кулын сузса,
Кочагыңа назлап сыенса.
Шул түгелме бәхет әни өчен,
Сабыена карап сөенсә.Тик бәхетләр тели баласына,
Әни бит ул үзе изге җан.
Рәнҗетергә шуңа хакыбыз юк,
Әниләрне безгә һич кайчан.Әни булу бәхетеннән ходай,
Аермасын иде беркемне.
Һәр хатын-кыз тоеп ул бәхетне,
Булсын иде һәрчак сөйкемле. -
Саф һавага чыктык. 20.11.2018
Менә салкын кыш җитте
Җиргә ап – ак кар сипте.
Без кышны күптән көттек
Ак карны сагынып беттек.
Бөтен дөнья ак булган
Әйтерсең, ап – ак юрган.
Агачлар да ак мамыктай
Бәсле шәлен ябынган.
Куана бала – чага
Кыш килүгә шатлана.
Чана – чаңгылар алып
Алар баралар тауга.
-
Беренче кар! 20.11.2018
Ап-ак карым яу, яу!
Көрт өелсен тау-тау!
Шугалаклар эшләрбез,
Син булмасаң нишләрбез?
Ап-ак карым яу, яу!
Көрт өелсен тау-тау!
“Балачак тиз үтә” дип
Бала-чага көтә бит.
Ап-ак карым яу, яу!
Көрт өелсен тау-тау! - дип балалар карнын тагында кубрәк яуганын теләделәр.
-
Рэсем эшчәнлеге. Минем - Әнием! 19.11.2018
Минем әнием дөньядагы иң матур әни. Ул иң яхшы әни! Аның исеме дә үзенә бик килешле — Алинэ. Бөтен Җир шарындагы назны үзенә туплаган ул.Шулай ук гөлләр үстерергә дә ярата. Кыш көне өебез гөлләргә күмелсә, җәй көне бакчабыз шау чәчәктә утыра. Мин әниемне бик яратам. Ул уңган, сабыр, тырыш кеше. Олыларны олыларга, кечеләрне кече итәргә куша. Мин әниемне хөрмәт итәм, аның йөзенә кызыллык китермәм, олыгайган көндә терәге булырмын. – ди узенен энисе турында Закирова Замирэ.
-
Филиал яңалыклары. Конкурска рәсем ясадык 15.11.2018
Конкурс детского рисунка, посвященному Всероссийскому физкультурно-спортивному комплексу "Готов к труду и обороне" (ГТО) - "ГТО глазами рибенка".
Фатихов Румиль с родителями нарисовали рисунок.
-
Рәсем эшчәнлеге. Автобус. 13.11.2018
Балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итү;
җәмәгать транспортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту;
юл йөрү билгеләрен өйрәнүен дәвам итү;
иптәшләренә ярдәмгә килү теләге , дуслык, бердәмлек хисләре тәрбияләү
урамда юлда үзеңне дөрес тоту турындагы белемнәрен ныгыту;
балаларның игътибарлылыгын,мөстәкыйль эзләнүен,иҗади сәләтләрен үстерү.
Арбасы бар, арты юк,
Тәртә-мазар заты юк.
Тоткасына кулың тисә,
Атны да узып китә. ( Автобус)
-
Математика эшчэнлеге. 12.11.2018
1 дән 10 га һәм кирегә санау күнекмәләрен үстерү, 8 санының составын ике кечкенә сан аша күрсәтә белүне ныгыту, шакмаклы дәфтәр битендә ориентлаша белүне камилләштерү, предметларның санын цифр аша күрсәтү, атна көннәре турындагы белемнәрне тирәнәйтү, логик фикерләүне ныгыту, игътибарлылык тәрбияләү.
-
Филиал яңалыклары. Аппликация эшчәнлеге. 08.11.2018
Милли татар орнамент бизәкләрен кисеп алъяпкыч бизәдек.