Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет ул. Советская, д. 30 |
Телефон: | +7(843)-624-50-48 |
E-Mail: | DsadRoma.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ - "Верхнесиметский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" |
Руководитель: | Шакирова Айгуль Айтугановна |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | 18 воспитанников |
У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 ( 117 ) 118 119 120 >>
-
Филиал яңалыклары. Саф һавада физиккультура 15.03.2019
-
Филиал яңалыклары. Урамда рәхәт. 14.03.2019
Яз җитә (Ф.Кәрим)
Кояш көлеп карый безгә,
Күзләр чагыла.
Елгалардан бозлар ага
Диңез ягына.
Яз, яз, яз җитә,
Тәрәзәне ачтылар.
Тып-тып-тып итә
Эре-эре тамчылар.
Агачка кунып чыпчыклар
Чыелдашалар.
Яшькелт-кара сыерчыклар
Әй җырлашалар.
Тиздән шаулап яфрак ярыр
Озын ак каен,
Ал чәчәкләр алып килер
Безгә май ае.
-
Филиал яңалыклары. Әвәләү эшчәнлеге. 14.03.2019
Тема: "Тылсымлы кошлар".
Әвәләп ясаганда, кош образаның күз алдына китереп, аны тәэсирле итеп чагылдыра белү сәләтен формалаштырырга ойрәнделәр. Балаларның пластилинны ике уч белән түгәрәкләп яки туры итеп тәгәрәтү,сузу, җәю, чеметкәләп кую күнекмәләрен ныгыттылар,әвәләп ясаган сынның кытыршы урыннарын тигезләргә өйрәнделәр. Төрле эш төрләрен берләштереп барырга өйрәнделәр
-
Филиял яңалыклары. "Гаилә бәйрәме". 12.03.2019
12 март көнне бакчабызда балаларыбызның әти-әниләре белән берлектә “Гаилә бәйрәме” булып узды. Балалар әти-әниләренә багышлап өйрәнгән җырларын, шигырьләрен башкарып үткәннән соң, бергәләп кызыклы уеннар уйнадылар, күңел ачтылар. Балалар үз куллары белән ясаган буләкләрен бүләк иттеләр. Бәйрәм бик күңелле узды.
-
Филиал яңалыклары. "Гаилә бәйрәме" күңелле уеннар. 12.03.2019
"Гаилә бәйрәме" кызыклы уеннар белән үрелеп барды.
-
8 март- Язның беренче бәйрәме. 08.03.2019
Энилэр белэн шундый рэхэт.
-
8 март- Язның беренче бәйрәме. 07.03.2019
Профсоюз исеменнән бакча хезмәткәрләрен Загриева Гөлнар бәйрәм белән котлады.
Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын – кызларда. Бәйрәмнең һәркайсы тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял алып килә. Шушы бәйрәм көне күңелләрегезгә шатлык, өегезгә иминлек алып килсен! Сезне барыгызны да язның беренче бәйрәме белән .
-
Филиал яңалыклары. Бәйрәм белән кадерле әниләребез, дәү әниләребез! 07.03.2019
Сезне язның тәүге бәйрәме - Халыкара хатын кызлар көне белән тәбрик итәбез. Хатын-кыз-ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы жылысы да сыйган.
Бүген хатын-кызларның күпчелеге эш белән мәшгуль. Ул балалар да үстерә, йорт-җирне дә карый - аны якты һәм җылы итә, өстәвенә, карьера ясый һәм шушы мең төрле мәшәкатьләргә чумып калмыйча, үзенең нәзакәтлелеген дә саклый белә. Боларны бары тик хатын-кыз гына булдыра ала.
Сезнен тормышыгыз яхшылык һэм яктылык, мәхәббәт, якыннарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белән тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде!
-
Филиал яңалыклары. Чаңгы шуабыз 05.03.2019
Шуабыз (Н. Мадъяров)
Чанада да шуабыз,
Чаңгыда да шуабыз.
Тимераякта очабыз,
Чыжлап тора шома боз.
Тауларга да барабыз,
Кырларга да чыгабыз.
Кар-буран дип тормыйбыз,
Шуабыз да шуабыз.
-
Ком һәм тоз белән тәҗрибә. 01.03.2019