Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет ул. Советская, д. 30 |
Телефон: | +7(843)-624-50-48 |
E-Mail: | DsadRoma.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ - "Верхнесиметский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" |
Руководитель: | Шакирова Айгуль Айтугановна |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | 18 воспитанников |
У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 111 ( 112 ) 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Филиал яңалыклары. Гаилә көне белән! 15.05.2019
Бүген 15 май "Гаилә көне". Шул уңайдан балалар белән аларның гаиләләре турында сөйләштек. "Минем тату гаиләи" дип семләнгән рәсем ясадык.
Л.Бәдретдинова “Безнең гаилә”
Безнең гаиләдә дүрт кеше –
Әти, әни, мин, энем.
Матур яшәүнең бар сере,
Татулык дип мин уйлыйм.
Җир йөзендә бар гаилә дә
Яшәсен иде тату.
Шул чагында булмас иде
Ятимлек ачысын тату.
Минем бүген бер теләгем –
Гаиләмнең бердәмлеге.
Бердәм гаилә, тату гаилә –
Милләтнең күркәмлеге.
-
Филиал яңалыклары. Рус теле эшчәнлеге. 15.05.2019
Тема: Скоро в школу.
Сегодня мы повторяли как надо вести себя в школе,и каким должын быть ученик. Какие вещи должен взять собой ученик в школу.
-
15 май - Гаилә көне. 15.05.2019
15 май – Халыкара гаилә бәйрәме. Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне саклап, хөрмәтләп яшәргә кирәк.
-
Филиал яңалыклары. Режим вакыты 14.05.2019
Воздушный пластилиннардан хайваннар, агачлар һәм чәчәкләр ясадык. Бу уен балаларга бик ошады.
-
Филиал яңалыклары. Абдулла Алиш иҗаты белән танышу. 14.05.2019
Абдулла Алиш (Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев) 1908 елның 15 сентябрендә урта хәлле крестьян гаиләсендә туа.
Абдулла алты-җиде яшьләрендә әтисеннән укырга-язарга өйрәнә, авылда башлангыч белем ала, ә 1917 елда әтисе аны үзләреннән 15 чакрымдагы Ямбакты мәдрәсәсенә илтә. А. Алиш аны 1919 елда тәмамлап, 1921 елга чаклы Бураково авылындагы яңа ачылган совет мәктәбендә, 1927 елга кадәр Спас (хәзерге Куйбышев) педагогия техникумы каршындагы җидееллык рус мәктәбендә укый. Шушы елларда ул әдәби иҗат өлкәсендә каләмен сыный башлый.
Ул балалар өчен бик кызыклы һәм шул вакытта мәгънәле әкиятләр яза. Безнең балалар бик яратып аның әкиятләрен тыңлыйлар һәм сәхнәләштерәләр.
-
А. Алиш иҗаты белән танышу. 13.05.2019
Алиш абый, сиңа олы рәхмәт,
Туган җирне мин дә бик сөям.
Моңа мине син бит, син өйрәттен,
Хөрмәт белән сиңа баш иям.
Балаларны ярата, алар белән аралаша, алар белән сөйләшә, аларның телен, теләкләрен, дөньяга үзенчәлекле карашларын яхшы белә торган кеше ул - Абдулла Алиш. Аның әкиятләрен яратып укымаган кеше юктыр бу дөньяда. Әкиятләрен укыган саен укыйсы гына килеп тора. Кызык та, аңлаешлы да язган ул әкиятләрен.
-
Филиал яңалыклары. Лепбук по ПДД 11.05.2019
ЮЙК буенча эшләнгәп Лепбук белән танышабыз. Аның кагыйдәләрен өйрәнеп, дидактик уеннарын уйнадык.
-
9 май- Жиңү көне! 08.05.2019
9 май - Җиңү көне уңаеннан үткәрелгән митингта катнаштык. Әби - бабайларны бәйрәм белән котладык.
-
Филиал яңалыклары. Җиңү бәйрәме! 08.05.2019
Ветераннар, ветераннар
Сезгә хөрмәт, ихтирамнар,
Сез булганда матур булып,
Алсу булып ата таңнар.
Сугышта булып арыслан,
Ватанга җиңү яулаган,
Тыныч хезмәттә дан алган,
Һәр ветеран – чын каһарман.
-
Филиал яңалыклары. Хезмәт төбе-хәзинә. 05.05.2019
Бу атнаның темасы: "Хезмәт төбе-хәзинә" - дип аталды. Шул уңайдан без авылыбызда эшләүче кибеткә кердек. Безне анда сатучы булып эшләүче Энҗе апа каршы алды. Ул балалрга кибетченең ничек эшләвен һәм үлчәү белән ничек эшләргә кирәклеген күрсәтте.