МБДОУ «Верхнешицинский детский сад «Ак каен» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422067, Республика Татарстан, Сабинский район, д. Верхние Шитцы, ул. Ленина, д.31 |
| Телефон: | +7(843)-624-64-52 |
| E-Mail: | DsadKaen.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Верхнешицинский детский сад "Ак каен" |
| Руководитель: | Мусина Разиля Ризвановна |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 10 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагог |
МБДОУ «Верхнешицинский детский сад «Ак каен» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 ( 99 ) 100 >>
-
Табигать кочагында 13.05.2013

Артышлы тауга сыенган
Туган авылым Шытсуым.
Кайларда гына булсам да
Онытылмас җир - суың.
-
"Җиңү бәйрәме белән"! 08.05.2013

"Җиңү алып килгән яз" атналыгында, балаларның җиңү бәйрәме турындагы белемнәре киңәйтелде. Шигырьләр, җырлар өйрәндек, презентацияләр карадык. " Бәйрәм салюты"- балалар рәсемнәреннән күргәзмә оештырылды." Кирәкми безгә сугыш!"- дигән балалар иртәсе үткәрелде.
" Кирәкми безгә сугыш!"
Кирәкми безгә кан кою,
Кирәкми безгә сугыш!
Безнең теләк якты, матур,
Тыныч хезмәт һәм тормыш.
-
Өмә 02.05.2013

2 нче май көнне бакчабызда өмә үткәрелде.
-
" Табигатьне саклыйк ,яклыйк! 29.04.2013

Бакчабызда экология айлыгы бара. Балалар табигать кочагында матур итеп рәсем ясадылар.
Матур җәй кил безгә
Кил, кил, кил, тизрәк син безгә.
Гөлләр белән бизәп җирне
Чәчәкләр бир син безгә.
-
27 апрель - барыбыз да өмәгә! 27.04.2013

"Май чүлмәге - тышыннан, булыр кеше - эшеннән" дигәндәй 27 апрель шимбә көнне, безнең бакча хезмәткәрләре тирә - якны чистартуда актив катнаштылар.
-
"Балаларны төрле куркыныч җинаятьләрдән саклау Һәм булдырмау өчен алдан кисәтү эшләре алып бару" 26.04.2013

Балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм әти-әниләр арасында балаларны яклау һәм сәламәтлекләрен саклау эше буенча төрле җинаятьләрне булдырмау максатыннан аңлату эшләре алып барылды.
-
"Тукай безнең күңелләрдә" 26.04.2013

Бүген - бәйрәм! Татар шигърияте күгендә балкып янган иң зур йолдызыбыз - бөек Тукаебыз туган көн бүген. Безнең бакчабызда да башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә ,Тукай туган көнгә багышланган әдәби - музыкаль кичә үткәрелде. Балалар Тукайның тормыш юлына багышланган презентация карадылар, шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар.
Яз килә җиргә, яз килә,
Җыр, шигырь булып.
Тирә -юньне моңга күмеп,
Тукайлы булып.
Юк, үлмәдең, Тукай, син мәңге яшь,
Син мәңгегә безнең арада.
Мәңге колач, шат шигырьләреңнән
Туган халкың көдрәт, көч ала.
-
"Бала белән күбәләк" 26.04.2013

Әйт әле ,Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр күп очып
Армыйсың син ничек?
Мин торам кырларда,
Болында, урманда;
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда.
-
"Шигырьләрдә күңел канатлары" 24.04.2013

Район күләмендә уздырылучы " Шигырьләрдә күңел канатлары" дип исемләнүче конкурста безнең бакчадан Хидиятуллин Гадел дә катнашты. Ул шигырь һәм мәсәл жанрларындагы әсәрләрне сәнгатьле һәм матур итеп башкарды.
-
"Экология айлыгы" 21.04.2013

Җиһанда яз хакимлек итә. Табигать матурлыгына ияреп безнең бакчада да " Экология айлыгы" бара. Балалар матур итеп туган ягыбызга кайтучы кошларны каршы алдылар. Тирә - ягыбызны чистарту эшендә дә бик актив катнаштылар.
И күңелле җәй көнендә -
Табигать кочагында!
Менә шуны истә тоту
Кирәктер шул чагында!
Агачларны сындырмагыз,
Кош оясын ватмагыз,
Суларны да пычратмагыз,
Пыяла, чүп атмагыз.
Эссе чакта, коры чакта
Урманда ут якмагыз.
Табигать ул - безнең әни,
Табигатьне саклагыз!








