МБДОУ «Верхнешицинский детский сад «Ак каен» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422067, Республика Татарстан, Сабинский район, д. Верхние Шитцы, ул. Ленина, д.31 |
| Телефон: | +7(843)-624-64-52 |
| E-Mail: | DsadKaen.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Верхнешицинский детский сад "Ак каен" |
| Руководитель: | Мусина Разиля Ризвановна |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 10 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагог |
МБДОУ «Верхнешицинский детский сад «Ак каен» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 97 98 99 ( 100 ) >>
-
"Һөнәр - зур хәзинә" 19.04.2013

Дөньяда бик күп төрле һөнәр бар. Менә шушы һәнәрләр белән балаларны атна дәвамында таныштыру эше алып барылды. Мәкальләр өйрәндек, шигырьләр укыдык.Алган белемнәребезне тагын да ныгыту максатыннан экскурсияләргә дә бардык.
Балачакны ташлап китәр чаклар
Сизелми дә килеп җитәчәк.
Балачаклар кире кайтмас
Алда юллар сезне көтәчәк.
Алда юллар - кайсын сайларга?
Төрле уйлар баштан үтәчәк.
Дөрес юллар сайлаганда гына
Көтәр сезне матур киләчәк.
-
" Космоска юл" 13.04.2013

Атна дәвамында балалар белән күк җисемнәрен, планеталарны, космонавтларны өйрәндек. Рәсемнәр ясадык, кисеп ябыштырдык, әвәләп тә карадык..
Барган җирдән тукталам да
Күк йөзенә карыйм мин,
Бик озак итеп карыйм мин,
Ниләр барын таныйм мин.
Юк дисеңме, ышанмыйсың,
Ялганлый, дип көләмсең?
Исемнәрен белмәсәң дә,
Җисемнәрен күрәсең.
-
"Космоска кунакка" 13.04.2013

Бакчабызда космонавтика көненә багышланган балалар иртәсе үткәрелде. Шигырьләр сөйләнде , җырлар җырланды, табышмаклар әйтелде. Кичә бик күңелле үтте.
Күктәге йолдызларны
Тизрәк тотасы килә.
Галәмдәге серләрне
Бик тиз беләсе килә.
-
12 апрель - Космонавтика көне. 12.04.2013

1961 елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган " Восток" космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше - очучы космонавт Ю. А. Гагарин. Балаларны аның тормыш юлы белән таныштырылды.Презентацияләр каралды.
-
Китапханәгә сәяхәт 06.04.2013

Китапханә ул - серле дөнья. Балаларны кечкенәдән үк китапханә белән таныштыру, аларда китапка карата мәхәббәт тәрбияләү максатында үткәрелә.
-
"Китапханәдә кунакта" 06.04.2013

Авылыбыз китапханәсендә бик күп еллардан бирле Загидуллина Вәсимә апа эшли. Китапханәбез бик матур. Вәсимә апа балаларны яңа китап- җурналлар, әкиятләр белән таныштырды. Укылган әкиятләр буенча викторина үткәрелде.
-
"Кошлар көне" 30.03.2013

30 нчы март көнне кошлар көненә багышланган балалар иртәсе үткәрелде. Балалар кошларга багышланган шигырьләр сөйләделәр, рәсемнәр ясадылар.
Бөре чуклары белән
Сыерчыклары белән
Яз килә, яз килә
Яз ишекләрдән керә
Яз тәрәзәдән керә.
Яз кошлар белән кайта,
Язны һәркем ярата.
-
"Карга боткасы" 28.03.2013

28 нче март көнне " Карга боткасы" үткәрелде. Олысы - кечесе бергәләп ботка өчен җыеп алынган дөге, тары, карабодай, май, сөт, йомыркаларны туплап зур казан астылар.
Карга әйтә карр,карр,
Туем җитте, барр, барр?
Ярма , күкәй алып бар,
Сөт- маеңны алып бар,
Ипи- итен алып бар
Карр,карр,карр!!
-
"Ботка бик тәмле"" 28.03.2013

Ботка ашап, самовардан тәмле үлән чәйләре эчеп, тәм -томнар ашап сыйландык.
-
"Күңел ачабыз" 28.03.2013

Рәхәтләнеп җырлап, шигырьләр сөйләп күңел ачабыз.








