МБДОУ «Верхнешицинский детский сад «Ак каен» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422067, Республика Татарстан, Сабинский район, д. Верхние Шитцы, ул. Ленина, д.31 |
| Телефон: | +7(843)-624-64-52 |
| E-Mail: | DsadKaen.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Верхнешицинский детский сад "Ак каен" |
| Руководитель: | Мусина Разиля Ризвановна |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 10 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагог |
МБДОУ «Верхнешицинский детский сад «Ак каен» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
"Иген кырында" 17.10.2014

Чайкала иген кырлары,
Уяна таң нурлары.
Киңлекләргә алып бара
Безнең басу юллары.
Игенченең уңганлыгы,
Игенченең хезмәт яме,
Игенченең тырышлыгы
Кырларыннан күренә.
-
"Көз күчтәнәчләре" 11.10.2014

Мин- Керпе, энәле Керпе.
Агач астында өем.
Алмаларны бик яратам,
Җырларым белән, бөтен урманны яңгыратам.
-
"Могъҗизалар тудырабыз" 11.10.2014

-
"Пингвиннар кунакта" 11.10.2014

Барың бергә яшәгәч
Күңелле була икән ул.
Дус- ишләрең күп булгач
Җиңел була икән ул.
-
"Көз күчтәнәчләре" 10.10.2014

Бу атна "Көз күчтәнәчләре" атналыгы булды.Балалар белән бу темага карата рәсемнәр ясалды, яшелчәләр, җиләк- җимешләр турында шигырьләр өйрәндек, табышмакларга җаваплар таптык. Көзге бакчага экскурсиягә чыктык.Табигый материаллардан әйберләр ясадык.
Карагыз әле бер генә,
Безнең күмәк эшләргә.
Карап -карап та туймаслык,
Мондый эшләр бер генә.
-
"Көзге муллык" 10.10.2014

Безнең бакча балалары
Яшелчәләр үстерә.
Бакчадагы туптан да зур,
Мәсәлән, мин, кәбестә.
Карагыз әле, бер генә
Менә миңа кабакка
Турап куйсагыз, мин сыймыйм
Хәтта тугыз табакка.
-
"Кабак бәйрәме" 10.10.2014

Мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Кабак" бәйрәмен үткәрдек. Балалар белән бергәләп кабаклардан төрле әйберләр ясадык. Шигырьләр , җырлар өйрәндек, күңелле уеннар уйнадык.
Күңелләргә якты нур өләшеп,
Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,
Үз муллыгы белән көзләр килә,
Йомгак ясап җәйге хезмәткә.Табындагы икмәк, сый-нигъмәтне
Күреп, ил картлары шатлана.
Муллык белән җиргә килә көзләр,
Көзге муллык кыла тантана.
Җиргә төшә сары, ал яфраклар,
Көз җиткәнен алар белдерә.
Алтын көзең синең, туган ягым,
Күңелемә якын, бер генә.Һәркайда да муллык, туклык,
Һәрбер җирдә көзге шатлыклар.
“Кара көз” дип сиңа беркем әйтмәс,
Кочагыңда муллык, байлыклар.Хәерле көн, якын дуслар,
Котлы булсын кабак бәйрәме!
Кичәбезгә олы ямьнәр биреп,
Бизәп торсын кабаклар бәйләме! -
"Бүләкләү" 10.10.2014

Югары Шытсу мәдәният йорты директоры Салихова Рушания балаларны "Кабак" бәйрәме белән котлап бүләкләр тапшырды.
Шатлыклар күңелебездә,
Ал кояш күгебездә.
Килегез дуслар кунакка,
Кабак бәйрәме бүген бездә.!
-
"Корбан бәйрәме" 08.10.2014

Әлхәмдүлилләһ , мөселманнарның олы бәйрәме - Корбан гаетен бәйрәм итәбез. Бу көннәрдә мөэмин- мөселманнар Аллаһка якынаю өчен корбан суялар, гаиләсен, туганнарын, фәкыйрьләрне, ятимнәрне сыйлыйлар. Моның өчен Аллаһ Тәгалә бик юмарт итеп бүләкләр, әҗер- саваплар бирә..
Дөньяда иң- иң яхшы дин,
Ул минем - Ислам динем.
Дөньяда иң- иң матур тел,
Ул- Коръән- Кәрим теле.
-
Корбан ашы ашыйбыз. 08.10.2014

Рәхмәт Сиңа, йә Раббым
Мине халык кылгансың.
Рәхмәт Сиңа, Аллаһ Тәгәлә
Безне ризыкландырасың.








