Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
Район башлыгының Чыршы бәйрәме 07.01.2017

Буген 7 нче гыйнвар көнне, Лесхоз бистәсе мәдәният йортында Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы катнашында узган Чыршы бәйрәменә мәктәбебезнең уку алдынгылары, спортта, иҗатта һәм җәмәгать тормышында иң актив булган 9 укучы катнашты. Балалар әлеге чараны бик ошатып кайттылар. Оештыручыларга зур рәхмәт!
-
Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек 06.01.2017

-
Каникулның күңелле көннәре 05.01.2017

Бу көннәрдә укучыларның кышкы каникуллары дәвам итә. Балалар класс җитәкчеләре белән берлектә график буенча шугалакта тимераякта, тауда чана-чаңгыда шуалар.
-
Яңа ел тамашасы. 04.01.2017

4 нче гыйнвар көнне мәдәният йортында Шекше төп мәктәбе белән берлектә Яңа ел тамашасы узды. Бәйрәмдә Кар бөртеге төп рольне уйнады һәм балалар белән кунакларны каршы алды. Балалар бик теләп төрле биремнәр үтәделәр, конкурсларда катнаштылар, биеделәр, җырладылар. Кыш Бабай балаларны бәйрәм белән котлады, бүләкләрен таратты.
-
Лагерьда җиденче көн 31.12.2016

Бәйрәм алды күңел күтәренкелеге белән лагерьның үткәне сизелмәде дә. Укучылар бу сменада файдалы һәм күңелле ял итеп, көч туплап, сәламәтлекләрен ныгытып яңа 2017 елны каршы алырга әзерләнеп, һәр көнне бәйрәм итеп уздырдылар. Кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр! Сезне якынлашып килүче яңа ел белән котлыйбыз. Киләсе ел сезгә ныклы сәламәтлек, матур, бәхетле тормыш алып килсен!
Әкрен генә йомшак карлар ява,
Күңелләргә шатлык моң салып.
Яңа елда бәхет, шатлык килсен
Кышкы бураннарга уралып!
Күңелләрдә шатлык ташып торсын,
Сагышларга урын калмасын!
Алда туар көннәр якты булсын!
Ходай кайгылардан сакласын!
-
Лагерьда алтынчы көн 30.12.2016

Лагерьда алтынчы көн гимнастика белән башланып китте. Иртәнге туклыклы аштан сон балалар "Дело мастера боится" шөгылендә яңа ел открыткалары ясадылар. Кышкы саф һавада булу, тимерьаякта шуу балаларга бик ошый.
-
Лагерьда бишенче көн 29.12.2016

Лагерьның бишенче көнендә балалар котлау открыткалары ясап, лаеклы ялдагы укытучыларны Яңа ел белән котлап кайттылар. "Җырлыйк әле" караоке уенында татар халык җырларын башкардылар. Төшке аштан сон саф һавада уйнадылар.
-
Лагерьда дүртенче көн 28.12.2016

Лагерьда ял итүче укучылар 28 декабрь көнне Саба районы Әбрар Кәримуллин исемендәге үзәк китапханәсендә экскурсиядә булдылар. Яңа җиһазландырылган балалар залында шөгыльләнделәр. Район үзәгендәге шугалакта рәхәтләнеп шудылар.
-
Котлыйбыз!
28.12.2016
"Я-мастер" район конкурсының икенче этабында 7 нче класс укучысы Гзиянова Эльвира (укытучысы Гарипова А.Р.) катнашып 2 урынга лаек булды. Аларны зур уңышлары белән котлыйбыз, уңышлар телибез.
-
Приём граждан Уполномоченным по правам ребенка 28.12.2016

27 декабря 2016 года в Аппарате Уполномоченного по правам ребенка в Республике Татарстан по адресу: г. Казань, ул. К. Маркса, д. 61, 2 этаж, состоится совместный прием граждан Уполномоченным по правам ребенка в Республике Татарстан Г.Л.Удачиной и заместителем министра образования и науки Республики Татарстан - руководителем Департамента надзора и контроля в сфере образования МОиН РТ Г.З.Габдрахмановой по вопросам защиты прав несовершеннолетних в сфере образования.
Записаться на прием можно по телефону: (843)236-61-64











