Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
| Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
| E-Mail: | Shikshi.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
| Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | Бездә укыйлар:70 |
| У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 ( 65 ) 66 67 68 69 70 >>
-
лагерьның 16 нчы көне 19.06.2019

Бүгенге көн "Юлда булсаң бул өлгер" темасы астында үтте. Укучылар белән очрашуга ГИБДД инспекторы Ягъафарова Г. Н. килде. Балалар велосипедта йөрү кагыйдәләрен ныгыттылар, сорауларга җавап бирделәр, видеоролик карадылар. Укучылар җәйге каникулга кирәкле кагыйдәләрне үтәргә сүз бирделәр. Төшке аштан соң "Су асты патшалыгында" рәсем конкурсы үтте. Рекордлар китабы ачылып, анда " иң -иң" нәр теркәлде. "Пчелка" хезмәт һәм ял лагеренда да күңелле уеннар белән беррәттән эш гөрләде.
-
Лагерьның 15нче көне 18.06.2019

Бүген лагерьда" ГТО" атналыгы башланды. Шул уңайдан укучылар спорт уеннары уйнадылар. "Хәзинә эзлә" конкурсы үткәрелде. Укучылар һәр утрауда да биремнәрне үтәп хәзинә таптылар. Уен бик күңелле булды. "Пчелка" хезмәт һәм ял лагерына да балалар бик теләп йөриләр.
-
Лагерьның 14нче көне 17.06.2019

Бүгенге көн "Тылсымлы дөньяга сәяхәт" дип аталды. Көннең беренче яртысында, укучылар Мишә елгасы буена балыкка бардылар. "Кем беренче?", "Кем иң зур балык тотучы?", "Кем иң кечкенә балык тотучы?", "Кем иң күп балык тотучы?" ярышлары оештырдылар. Җиңүчеләр билгеләнде. Төшке аштан соң театр атналыгы дәвамында өйрәнгән "Кәрлә мәктәпкә бара" спектаклен сәхнәләштерделәр. Укучылар бик оста уйнадылар. Иптәшләренә дә аларның рольләрне башкаруы бик ошады.
-
Лагерьның 13 нче көне 15.06.2019

Бүгенге лагерь көне "Артист буласым килә!" темасы астында үтте. Укучылар үзләре концерт программасы тәзеп, җырладылар, биеделәр, флешмоб оештырдылар. Үзләренә дә концерт бик ошады.
-
Лагерьның 12 нче көне 14.06.2019

Бүген лагерьдагы укучылар "Альберт" чишмәсенә экскурсиягә бардылар. Чишмә янындагы өйнең хуҗабикәсе Рәйсә ханым, балаларны әби-бабайларыбызның гореф-гадәтләре белән таныштырды. Балаларны мич коймагы белән сыйлады. Укучылар чишмә янында күңелле уеннар уйнадылар, авылыбыз табигате белән хозурландылар. Көндезге аштан соң төрле спорт уеннарында көч сынаштылар.
-
Лагерьның 11 нче көне 13.06.2019

"Кыңгырау" мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагеренда укучылар театр өйрәнә башлады. Шулай ук хәрәкәтле уеннар, өстәл уеннары уйнадылар. "Караоке батл" тамашасы да күңелле булды.
-
Лагерьның 10 нчы көне 12.06.2019

Россия көне уңаеннан, "Кыңгырау" мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагере, "Пчелка" хезмәт һәм ял лагере флешмоб оештырды. Шулай ук көн дәвамында театр биналары турында мәгълүмат бирелде,рәсемгә төшерелде, "Әлдермештән Әлмәндәр" театрыннан өзекләр күрсәтелде.
-
Лагерьның 9 нчы көне 11.06.2019

Бүген "Кыңгырау" мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагере, "Пчелка" хезмәт һәм ял лагере, Сатыш авылы мәдәрәсәсенә сәяхәткә бардылар. Сатыш авылы тарихы белән таныштылар. Мәдрәсәнең нәрсә икәнен күреп, аңлап, күп мәгълүмат туплап кайттылар.
-
Лагерьның 8 нче көне 10.06.2019

Лагерьда "Театр яктылыкка, нурга илтә!" атналыгы башланды. Шул уңайдан "Мин пародист" конкурсы оештырылды. Балалар артистларга, актерларга пародия күрсәттеләр. Шулай ук "Бу кайсы хайван?", "Уйла һәм тап" уеннарын уйнадылар. Укучылар үзләренең осталыкларына үзләре шаккатып, күтәренке күңел белән кайтып киттеләр. Көннең икенче яртысында "ТАССРга 100 ел" темасына әңгәмә, рәсем конкурсы үткәрелде.
-
Лагерьның 7 нче көне 07.06.2019

Лагерьда бүгенге көн кызлар һәм малайлар арасында ярышлар белән үрелеп барылды. Малайлар арасында, "Смелые пацаны", кызлар арасында "Стильные прически" конкурслары оештырылды. Шулай ук " Эшне бөтен кеше булдырырга мөмкин",- дигән максаттан чыгып, малайлар кызларга прическалар ясадылар һәм ул бик шәп килеп чыкты. Көннең икенче яртысында "Наркотикларсыз тормыш" темасына асфальтка рәсем ясау һәм спорт уеннары оештырылды.











