Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шикши ул.Школьная д.4а |
| Телефон: | 8(843)6246-1-21 |
| E-Mail: | Dsad.Shikshi@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Газизова Алиса Фанилевна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 20 детей ,в филиале 5 детей |
| У нас учат: | 2 педагога ,в филиале 1 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Шикшинский детский сад «Акчарлак» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 ( 126 ) 127 128 129 130 >>
-
"Чәчәкле алан" 24.05.2013

-
11.05.2013

Һәр көн алсу таңнар атсын,
Күңелне куандырып.
Таңнарда кошлар сайрасын,
Бар җиһанга кушылып.
Сугыш уты җирдә кабынмасын,
Гөрләп үссен игеннәр.
Матур тормыш өчен көрәш барсын,
Ишәймәсен гарип – ятимнәр.
Хушлашырга вакыт җитте,
Тәмамланды кичәбез.
Мондый бәйрәмнәр еш булыр
Сез бик теләп килсәгез.
Бүгенгенең гүзәл бер мизгеле
Күңелләрдә калсын уелып.
Соңгы кабат булмас язган булса,
Гөрләшербез кабат җыелып.
-
09.05.2013

Җиңү бәйрәмнәре ел саен авылыбызда зурлап үткәрелә.Бөек Ватан сугышында катнашкан бабайлар инде авылда берәү генә калды.Бакчага йөрүче балалар мәдәният йортында үткән бәйрәм чарасында катнашып,әбиләрен,бабайларын җиңү бәйрәме белән котладылар.
-
08.05.2013

Җиңү көне!
Халык бәйрәм итә.
Яз төренгән янар комачка.
Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,
Йөз балкытып карый кояш та.
-
Өмәдә 27.04.2013

Эш табыла кемгә дә
Энҗе Мөэминова
Бөтен кеше эштә бүген,
Бөтен кеше өмәдә.
Өмә булгач, өмә инде,
Эш табыла кемгә дә.
Гөр-гөр килеп күгәрченнәр,
Биеп йөри тирәдә.
Алсу белән Гүзәлия
Аларга җим сибәләр.
Әтиләр түтәл күтәрә,
Гөл утырта әниләр.
Арбадагы бәбиләрне
Тирбәтәләр әбиләр.
Бабайлар өйрәтеп тора:
Чокыр казый малайлар.
Агач утырта урамга
Олы-олы агайлар.
Бөтен кеше эштә бүген,
Бөтен кеше өмәдә.
Өмә булгач өмә инде,
Эш табыла кемгә дә.
Өмәне көтеп алалар
Көткән кебек бәйрәмне.
Нинди көн соң өмә көне?
Эш көнеме? Бәйрәмме?
-
"Шигъри викторина" 23.04.2013

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Шушы юлларны җырлап, көйләп инде ничәмә-ничә буын үсте.23 нче апрель көнне безнең ясле бакча балалары да, бу юлларның авторы булган, бөек Тукай абыйлары алдында баш иеп, аның истәлегенә багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Авторның балалар өчен язылган шигырьләрен дә белгәнлекләрен күрсәттеләр, “ Шигъри викторина” да сынатмадылар. Балаларның чыгышын яраткан әбиләре тамаша кылды. Бәйрәм ахырында әбиләр дә оныклары, оныкчыклары белән бергә татарның гимнына әйләнгән “ Туган тел” җырын башкардылар.
-
“Шигырьләрдә күңел канатлары” 13.04.2013

Район күләмендә уздырылучы “Шигырьләрдә күңел канатлары” дип исемләнүче конкурста безнең бакча балалары да катнашты. Алар шигырь, проза һәм мәсәл жанрларындагы әсәрләрне сәнгатьле, матур, рольгә кереп башкардылар. Җиде кешедән торган жюри составы катнашучылар арасыннан Амиров Камилне, Гибадуллина Камиләне, Гилязитдинов Инсафны һәм Хайртдинова Таңсылуны җиңүче исеменә лаек дип тапты. Җиңүчеләр рамота белән бүләкләнде, ә катнашучыларга истәлек бүләкләре тапшырыды. Финалга узучы балалар 16 нчы апрель көнне Иштуган мәдәният йортында чыгыш ясаячаклар. Аларга уңышлар һәм җиңүләр телибез.
-
" Космоска юл" 13.04.2013

Балаларны мавыктырыйм, кызыксындырыйм дисәң, алар белән галәм, космос, ракеталар турында сөйләшергә кирәк. Бу атна темасы нәкъ шундый иде. Ул “Космоска юл” дип аталды. Без балалар белән үзебез ясаган ракеталарга утырып, галәм киңлекләренә сәяхәткә чыктык, бүтән планеталарны, йолдызларны күзәттек. Серле тәлинкәләрне күрдек.
Бакчабызга кайткач, Юрий Гагаринның беренче очышы, космонавтика көненең тарихы турында сөйләштек.
Шулай ук, балалар әти – әниләре белән берлектә өйдә дә әзерләнеп, мәгълүматлар туплап килделәр һәм иптәшләре белән белгәннәрен бүлештеләр.
-
"Серле алан" математика эшчәнлеге 16.03.2013

Зурлар төркеме тәрбиячесе Шавалиева Фарида Басировна балаларны математика иленә алып барды.Алар атна көннәрен санадылар, тәртип буенча, кирегә санадылар."Серле чәчәк " уены балаларга бигрәктә ошады. Геометрик фигураларны әйтеп, төсләрен санап чагыштырдылар.Телдән мәсьәләләр чиштеләр, язып мисаллар эшләделәр.Балалар кызыксынучан, игътибарлы,оешкан, иҗади булдылар, сорауларга дөрес җавап бирделәр, иптәшләренең җавабына өстәргә омтылдылар.Тәрбияче шөгыльдә уен алымы, логик фикер йөртү,үстерелешле уеннар үткәрде, нәтиҗәсе аңлаешлы булды.
-
"Мәктәп белән балалар бакчасы бердәмлеге" айлыгы 16.03.2013

" Мәктәп белән балалар бакчасы бердәмлеге " айлыгы уңаеннан без бакчабызга Шекше урта мәктәбе укыту эшләре буенча урынбасар Гөлирә Равилевна һәм киләсе елга 1 нче классларны кабул итүче Энҗе Шайхуллинаны кунакка чакырдык.Мәктәпкә әзерлек төркемендәге балалар белән математика һәм сөйләм телен үстерү шөгыле күрсәтелде.Коллегаларыбыз шөгыль караганнан соң үз фикерләрен белдерделәр, алга таба эшләү дәверендә кулланырлык киңәшләр бирделәр.



